телефон номерын җыйды. Йорты хакында, Сарбай турында сорады. Рауза картны кызганды − Ри...
телефон номерын җыйды. Йорты хакында, Сарбай турында сорады. Рауза картны кызганды − Римманың Сарбайны үтергәнен, ә теге вакытта Әбүзәр карт аңламыйча-белмичә кул куйган кәгазьләр буенча йортны сатарга йөргәнлеген картка әйтмәде. Кичен Әбүзәр гадәттәгечә Гаптуш карт белән озак кына сөйләшеп утырды. Арыган, таушалган, күпне үткәргән йөрәге кысып-кысып, кайнар хәнҗәр кадаган кебек кадап, калак сөягеме, кай җиредер тын алдырмый сызлый башлагач, бераз ятып алды. Бүлмәдә тартырга ярамаса да, форточканы ачып, баеп килгән кояшка тәрәзә аша төбәлеп, ике карт, уйлана-уйлана, берешәр "Беломор"ны суырып алдылар. Сиделкалар аеруча теләми башкарган эшне Әбүзәр карт үз җилкәсенә алды – Гаптуш картка "үрдәк" куйды, берсүзсез чыгарып түкте. Бүген нигәдер Гаптушның да күңеле нечкәреп китте. Ул Әбүзәрнең кулларын ирләрчә булдыра алганча каты итеп кысты: "Рәхмәт, туган..." Төнлә Әбүзәр төшендә Мәфрүзәсен күрде. Күкчәчәкләр төшкән алъяпкычына тәлкәшләп җиләк җыя... Күзләре дә сукыр түгел. Аннан Әбүзәргә борыла да кулын изи. Әбүзәр аның кулына тотына. Икәү нечкә генә күпердән атлап баралар... Курыкмыйча, тыныч кына атлыйлар... Иртән гәүдәсе суынган Әбүзәрнең кулында сары гәрәбә муенса һәм соңгы васыяте язылган кәгазь кисәге таптылар: "Хатыным Мәфрүзә янына күмегез".