Күрше подъездда яшәүче бер ирне ияртеп кергәндә, өй ишеге шыр ачык, ә Илдустан җилләр и...
Күрше подъездда яшәүче бер ирне ияртеп кергәндә, өй ишеге шыр ачык, ә Илдустан җилләр искән иде. Зифа бүлмә эчен күздән кичерде. Улы телевизор өстендә торган видеомагнитофонны алып киткән... Илдус өченче тәүлек үтеп төн якынлашканда гына кайтты. Кайтты да, мескен кыяфәт чыгарып, әнисе каршына килеп утырды. — Әни, җаным, миңа үпкәләмә инде, зинһар. Начар килеп чыкты бугай теге көнне. Әллә ничек кенә булды шунда, үзем дә аңламыйча калдым... Нишләргә икән миңа?... Табибка барыргамы?... Син мине кума инде, яме, кая барыйм инде мин тагын... Теге көнге галәмәтләрен, башка кеше булса, кичермәгән дә булыр иде, билгеле. Зифа да башта Илдусны өенә бүтән аяк та атлатмаска ант итте. Тик... газиз баласының ялварулы сүзләре ана кешенең каткан бәгырен җебетте дә куйды... ...Редакция эшләре Зифаны күрше шәһәргә алып килде. Аз гына буш вакыт табып, ул килене Ирина белән оныгы Айзат яшәгән фатирга кереп чыгарга булды. — Мөгаен, мин Айзатны үземә алырмын, Ирочка, — диде Зифа, фатирларында ниндидер зур гәүдәле ир-ат кочагында эреп утыручы исерек килененә. — Ул сиңа комачау гына ясый, ахры. — Комачаулый шул, — дип килеште элекке каенанасы белән Ирина һәм кул гына селтәде. — Ал, ал! — Мин аны Илдус янына алып кайтам. Анда урын күп. — Ярар, әни. — Ирина чираттагы сөяркәсе белән икәүдән-икәү генә калырга ашыга иде, сөйләшеп торырга вакыты юк. Әбисе оныгын үзләренә алып кайтты. Үзе тагын, эш чыгып, чит шәһәргә китте. Тик малай анда озак тормады. Көнлек наркотик дозасы турында гына уйлаучы «ата»га бала кирәк түгел иде. Көне-төне үз иркендә, ач-ялангач, урамда трай тибәргә мәҗбүр булды Айзат. Ахыр чиктә, әтисе аны җитәкләп ятим балалар йортына илтеп тапшырды. Берничә көннән, азык-төлек тулы зур-зур сумкалар күтәреп, Зифа кайтты. Айзатның өйдә түгеллеген абайлап алгач, аты-юлы белән улын тирги башлады. — Хәзер үк Айзатны кире монда алып кайт, хайван! — дип җикерде Зифа. «Кире алып кайт!» Әйтүе генә җиңел. Рәсмиләштерелгән, документлар тутырылган, малай тулаем дәүләт карамагына күчкән. Илдус шыңшый ук башлады: — Әни, ярар инде, аңа шулай рәхәтрәк бит... Зифа улын тиз күндерде. — Бар, күземнән югал, җирбит, инде хәзер үз балаңны сатып җибәрергә дә күп сорамыйсың син. Йа Ходай, нинди бәдбәхет үстергәнмен бит... Алып кайт оныгымны!... Әнисенең үксеп-үксеп елавына түзә алмыйча, Илдус өйдән чыгып китте. Айзатны бер ай чамасы үткәч кенә алып кайттылар. Менә шушы балалар йортында үткәргән бер ай малай тормышындагы иң бәхетле, иң рәхәт мизгелләр булды. Айзатның гыйбрәтле язмышы турында Зифаның бик якын ахирәте, ишетеп, беркөн аның шәһәрдәге фатирына килде. — Зифа, баланы миңа бир, мин аны ашатам, тәрбиялим, укытам, кеше итеп үстерәм. Зифа башын гына селкеде: — Юк, бирмим, Айзатик минем үземә дә бик кирәк. — Үтенеп сорыйм! — Ничек бирим инде мин аны сиңа, үзең уйлап кара. Минем оныгым бит ул... Балалар бакчасы белән дә килештем инде... ...Зифа беркөн кабат Ирина янына китте. — Айзатикны миңа бөтенләйгә бир әле, Ирочка! — Ул болай да синеке бит инде. — Юк, син аны рәсми рәвештә миңа тапшыр. — Ничек ул? — Ирина аңышмыйча каенанасының күзләренә төбәлде. — Шулай. Мин аның опекуны булам... Хәзер шулай дип атала бугай... Яшь ана бераз аңлый башлады: — Мин нишләргә тиеш? — дип сорады ул. — Рәсми рәвештә бу «баладан баш тарту» дип атала. «Баш тарту»... Бу җирәнгеч, коточкыч сүзне ишеткәч, Ира тетрәнеп куйды. Башын селкеде. — Соң, кызым, син бит балаңны түгел, үзеңне дә туендыра алмыйсың, — дип, киленен битәрли башлады ана. — Нәрсәгә өмет итәсең соң син? Берничә көннән, ниһаять, Зифа Иринаны баласыннан баш тартырга күндерде. Элекке килене язган гаризаны кат-кат укып чыкты да: — Ярый! — дип, пөхтә итеп икегә бөкләде дә сумкасына салып куйды. — Хәзер мин синең Айзатыңны ашатырмын, киендерермен, үз баламдай иркәләп үстерермен. Хатын җиңел сулап куйды: — Кара инде шунда, әни... Кыйммәтле кәгазь салынган сумкасын култык астына кыстырып, Зифа үз фатирына кайтып китте.