Мансур, әкрен генә Фирүзәнең кулыннан тотып:
Мансур, әкрен генә Фирүзәнең кулыннан тотып: – Әйдә, беренче таң нурларын икәү генә каршылыйбыз! – дип, аның кулын кысып куйды. Фирүзәнең уенда да шул иде. Алар, иптәшләренә сиздермәскә тырышып кына, тауның икенче яртысына таба йөгерделәр. Фирүзә, алданрак йөгереп барып, тауның кыялы җиренә басты да аның артыннан йөгереп килүче Мансурга, кочагын ачып, кулларын сузды. Егет бер мәлгә тукталып калды. Сызылып килгән таң нурлары астында ап-ак кофтасына, җилкәләренә төшеп таралган чем-кара чәчләр, кыска ак джинсы итәкләре тагын да озынрак итеп күрсәтүче туры аяклар, шаян елтыраган күзләр, көлемсерәп торган бәләкәй генә алсу иреннәр – әкиятләрдә генә сөйләнелә торган гүзәллекнең иясе аны үзенә чакырып ымсындыра иде. Мансур яңадан ук кебек кызның кулларына атылды һәм ул аларны, эләктереп, үзенең кочагына алды. Бу минутларда алар беренче тапкыр моңарчы булмаган ниндидер сәер тойгы сизделәр. Моны берничек тә үзләренең генә күңелләрендә калдырып булырлык түгел иде. Шашып типкән йөрәкләре, бер-берсенә үрелеп барган, моңарчы әле берсе дә татымаган кайнар хисләре бу минутларда тәннәрен аңлата алмаслык рәхәтлеккә күмде. Икесе дә үзләрен төштәге кебек хис итте... Иптәшләре калган җиргә әйләнеп килгәндә, анда беркем дә юк иде инде. Кайчандыр күкләргә очкын чәчрәтеп янган учак кына, таң җилендә яңадан ялкынланырга омтылып, пыскып утыра. Фирүзә, кулына бер чыбык алып, таралып яткан кисәүләрне бер урынга җыеп куйды. Учак дәртләнеп, кисәүләрендә ялкыннар уйнатып яңадан яна башлады. Иртәнге салкын һаваны тагын да салкынайтып, ара-тирә таң җиле дә исеп куя иде инде. Кыз, җиңелчә генә туңа башлаганын сизеп, Мансурга сыенды. Егет тә аны, кочаклап алып, үзенең күкрәгенә кысты. Аларга шулай җылы да, рәхәт тә иде. Фирүзәнең бу минутларны озаккарак сузасы, авылга таба бөтенләй атлыйсы килмәде. Шулай бераз басып торганнан соң, яңадан аңлата алмаслык җылылык, йөрәкләрендә ниндидер дулкыннар, икесен бергә бәйли торган хисләр уяна башлаганын тойдылар. Бу хисләргә, дулкыннарга, шашып типкән йөрәкләр тудырган рәхәтлеккә буйсынып, Фирүзә Мансурның муеныннан кочып, иреннәренә үрелде. Мансур, кочаклаган килеш, акрын гына кызны үзенең пиджагы яткан җиргә салды. Ул Фирүзәнең күзләрен, битләрен, куллары белән аралап, күкрәкләрен шашып үбә башлады. Кызга рәхәт иде, ул бернигә дә карышмады... Икенче көнне Мансур милиция мәктәбенә укырга китеп барды. Ә ике көн узгач, Фирүзәләр өенә ферма мөдире Муззакир абый килеп керде. – Сине авылда каласың икән дип ишеттем. Дөрес эшлисең! Авылда да яшиләр, әниеңә ярдәм итәрсең. Минем бер савымчы авыртып китте, әллә килеп эшли башлыйсыңмы? Син болай да, әниең авырганда, аның урынына эшли торган идең. Хәзергә шулай ял бирерсең, ә кышка таналар җыярсың! – диде ул. – Ярар, рәхмәт инде, Муззакир абый! Авылда фермадан кала тагын нинди эш бар инде?! – Әй кызым, – дип кушылды аңа әнисе. – Син дә фермада черерсең микән инде? Мин сине укытырмын дип уйлаган идем, булмады, гаепләмә! Нишлибез соң инде, әбиең дә урын өстендә. Хәерле булсын, безгә шулай язгандыр шул. – Син, Әсма, бик борчылма! Хәзер яшьләр өчен фермада эш әллә ни каты түгел. Яшьләргә хәзер хезмәт хакын да артыграк түлиләр. Бик көяләнмә әле! Үзең кебек тырыш булса, әзрәк җайлангач, читтән торып укырга керер. – Ярар, әни, минем өчен артык борчылма! Бәлки әле, быел ук авыл хуҗалыгы буенча читтән торып укырга керермен. Иртәгә иртүк торасы, суны кичтән үк алып кайтып куям әле, – дип, Фирүзә чишмәгә суга төшеп китте. Әкрен генә кояш батып килә. Нурлары, алтынланып, офыктан күккә таба сузылган. Әнә ничек офыкны ялтыраталар. Тау астына күләгә төшеп, якын-тирәгә караңгылык иңә башларга да өлгергән. Чишмә буенда су салкынлыгы да бөркелә иде инде. Фирүзә кыска җиңле юка гына ситсы күлмәктән. Чишмәгә килеп җиткәч, ул да аның салкынлыгын тәне белән тойды. Башка вакытта, чишмәгә килгәч, улактан учына тутырып су эчә иде. Бу юлы курыкты. «Йә авыртырмын да эшкә бара алмам», – дип уйлады. Ә чишмә, бернигә дә исе китми, көмеш тамчыларын чәчрәтеп, улак буйлап салкын суын агыза бирә.