Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 Бу әсәре өчен автор Мамадыш районының олы бүләгенә – Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек була. 1. Фирүзә авылда калырга уйлады. Иптәш кызлары да, укытучылары да аның бу уен өнәп бетермәделәр. Араларында иң тырыш укучыларның берсе алга таба укырга китмәсен әле! Бу хәл аны белгәннәрдә зур аптыраш тудырды. Беркөнне, судан кайтып килгәндә, аны сыйныф җитәкчесе Галия туктатты: – Син нигә югары уку йортына укырга китмәдең? – Әни авырта, әби дә көчкә генә йөри. Аларны да карарга кирәк, укыр өчен акча да юк, Галия апа. Пенсияләре үзләренә дә җитми. Менә сез минем урында нишләр идегез? – Әйе, күрә торып аларны ташлап булмый шул инде. Бәхетеңә язса, читтән торып укырсың. Кияүгә генә чыгарга ашыкма. Син, Фирүзә, мәктәптә бер әйбәт малай белән бик дус идең. Ә ул кая китте, берәр җиргә укырга кердеме? – Әйе, Мансур ул. Милиция мәктәбенә укырга китте. Имтиханнарын биргәч, шунда калачак. Бандитлар тотам, ди. – Ярар, балам, син минем яраткан укучым идең. Сау бул, алдагы авыр тормышыңда җиңеллекләр телим! – Галия апа, нигә алай дисез, бәлки, иң җиңеле минеке булыр? – Юк, Фирүзә, синең кебекләргә тормыш беркайчан да җиңел бирелми. Мин сине күптәннән беләм инде. Син куйган максатыңа ирешә торган кыз. Чын тормыш юлында максатка ирешү – ул инде көрәш. Көрәш исә кеше язмышында – тормыш куйган авырлыкларны читләтеп үтү түгел, ә аларны сындыру, ике якка ярып үзеңә юл ачу. Бәхетле бул! – дип, укытучысы Фирүзәнең җилкәсеннән бер кулы белән сөеп китеп барды. – Рәхмәт сиңа, Галия апа, яхшы сүзләрең өчен! – дип, Фирүзә аны күзләре белән озатып, басып калды. Бу минутларда кызның төшенке күңеле тагын да актарыла иде. Аның укыйсы килмимени?! Бик килә!.. Ул да иптәш кызлары кебек рәхәтләнеп укырга барыр иде. Әбисе һәм әнисе кебек, бүгенге көндә хәерчеләр язмышының җил капкасын шакырга җыенмас иде. Юк, җыенмас та!.. Ул барыбер укыр! Язмышында нинди авырлыклар килсә дә, ул, аларны җиңеп, моңарчы хәерчеләрдән булган нәселләрен кеше рәтенә чыгарырга тиеш! – Галия апа, мин моны эшлим дә! Ничек? Монысын тормыш күрсәтер! – Ул шулай укытучысының сүзләренә каршы үзалдына сөйләнеп куйды. Чыгарылыш кичәсеннән соң бер-ике атна вакыт үтмәгәндер, авылда Фирүзәнең сыйныфташларыннан беркем дә калмады. Кайсы кая таралышып бетте – кемдер укырга керде, кемдер туганнары тирәсенә эшкә урнашты. Кыз да вакытын бушка уздырырга теләмәде. Бер-ике көннән җәйге сыерлар җәйләвенә савымчы булып эшкә чыгарга уйлады. Ул елларда, яшьләрне төрле тармакларга эшкә җәлеп итәр өчен, аерым түләү берәмлекләре кулланалар иде. Хөкүмәтебезнең яшьләргә карата шундый программасы авыл җирләрендә бик зур роль уйнады. Читкә китәргә яисә укырга барырга мөмкинлекләре булмыйча авылда калган яшьләр өчен бу программа бик зур ярдәм иде. «Ә нигә фермага эшкә чыкмаска? Түләве дә әйбәт! Әби дә фермада эшләгән, әни дә, җиденче сыйныфны бетерүгә, фермага эшкә төшкән. Ә укырга быел ук читтән торып керермен!» – дип планлаштырып куйды Фирүзә. Бу минутларда аның башыннан Мансуры чыкмый иде. Сагына ул аны. Ә ул китте дә югалды. Онытты Фирүзәсен! Берәр хәбәр дә җибәрми, ичмасам. «Эшли башласам, бәлки, аңа карата сагынуым да кими төшәр», – дип уйлады кыз. Алар сигезенче сыйныфтан бирле укырга барганда да, кайтканда да, бер-берсен көтеп алып, бергә атладылар. Иптәшләре аларны «кияү егете белән килен» дип үрти иде. Ләкин үзләре араларында бернинди дә якынаю тоймадылар. Барганда да, кайтканда да нәрсә турында булса да бер-берсенә сөйләп көлешәләр; йә, берсенең сүзе икенчесенә ошамаса, кызып-кызып сатулашалар иде. Мондый чакларда күбрәк Мансур җиңеп чыга. Фирүзәнең турсайган иреннәренә карап: «Синең, Фирүзә, ачуың килмәсен, мин булачак тикшерүче. Шуңа күрә мин күбрәк белергә һәм үземнең дөреслегемне исбатларга тиеш!» – ди иде. Ә менә хәзер ул аны юксына. Нигә укыган чакларында бер-берсен яратканнарын аңламадылар икән? Һич үбешеп туймаган булырлар иде. Аерылуны сизепме, әллә инде күңел кичерешләренең тулып өскә калкып чыгуыннанмы, чыгарылыш кичәсе