алар өчен йөрәкләренең бер-берсенә ашкынуын аңлау көне булды.
алар өчен йөрәкләренең бер-берсенә ашкынуын аңлау көне булды. Бу көнне авыл халкы, бигрәк тә яшьләр, бик көтеп алдылар. Мәктәп янындагы төрле спорт уеннары оештырыла торган мәйданчыктан авылның иң ерак тыкрыкларына җыр, музыка тавышлары таралып, бөтен авыл яңгырап торды. Кичкә таба авыл яшьләре, әле үзләрен бик картка санамаган агайлар һәм апалар «карт көнемдә рәхәтләнеп бер җыр тыңлармын, яшьләр арасында үземнең яшьлегемне искә алырмын» дигән уй белән шул мәйданчыкка ашыктылар. Анда инде үзләрен зурга саный башлаган, мәктәпнең икенче елга чыгарылыш егет-кызлары булачак яшьләр; бу көнгә инде күптән мәктәпне бетереп, каядыр чит җирләрдә яшәүчеләр; авылның әле өйләнмәгән егетләре, кияүгә чыгарга өлгермәгән кызлары бөтен дөньяларын онытып җырлыйлар-бииләр, төрле уеннар оештыралар иде. Алар арасында түбән сыйныф балалары да, укытучыларыннан кача-поса, берсен берсе куып, үзләренчә күңел ача. Чыгарылыш кичәсенә Фирүзә ап-актан киенде. Өстендә – үзе чәчәк чиккән ак блузкасы, кыска гына ак джинсы итәге, аягында – ак оек һәм ап-ак түфлиләр. Җилкәсенә таралган чем-кара чәчләре дә ерактан ук иптәшләреннән аерып тора. Фирүзә кич буе Мансур белән генә биеде. Бүген аларның һич тә бер-берсеннән аерыласы килми иде. Бу минутларда Мансур кызга бик тә якын булып тоелды. Ул бөтен күңеле һәм гәүдәсе белән егеткә елышты. Мансур да, аны үзеннән җибәрәсе килмәгәндәй, куллары белән биленнән тотып, кысып кочакларга тырышты. Бүгенге кичнең хуҗалары чыгарылыш сыйныф яшьләре иде. Алар нинди генә уен оештырмадылар! Беренче сыйныф балаларының уеннарыннан алып хәзерге заманның соңгы модадагы биюләренә кадәр берсе дә онытылып калмады. Кичә барышында Фирүзә үзен ниндидер бер егет күзәткәнен сизде. Ул аңа игътибар итмәде һәм бу турыда Мансурга да сиздермәде. Мансур бераз һава сулап керәм дип чыгып китүгә, шул егет, аның янына килеп, вальс әйләнергә чакырды. Фирүзәнең: – Азрак кына ял итәм, – диюенә карамастан, биленнән тотып, уртага алып чыгып китте. – Сез мине гафу итегез, мин башкача булдыра алмадым. Егетегез бер дә яныгыздан китми. Ә минем сезнең белән танышасым килә. Сезне моңарчы күргәнем юк иде. Шуның хәтле чибәр булып кайда үстегез сез?! Кичләрен беркая да чыкмыйсыз, ахры? – Әйе, кич мин өйдә утырам, китап укыйм, шәл бәйлим. Әби авырып урында ята, аны бик еш кузгатырга туры килә. Әнинең генә көче җитми. Минем үземнең дә сезне күргәнем юк, сез дә авылда яшәмисез бугай? – Мин шәһәрдә һөнәр мәктәбендә укыдым, хәзер авылда торырга туры килер. Әти берүзе, җитмәсә, авырта. – Болай булгач, сезгә өйләнергә туры киләчәк инде. – Әйе шул, менә сезнең кебек... Егет сүзен дә әйтеп бетерә алмады, алар янына ачулы йөз белән Мансур килеп басты. – Әйдә тизрәк! Классташлар тауга җыена. Ул Фирүзәне, теге егеттән тартып алып, ишеккә таба сөйрәде. – Син нишлисең, Мансур? Фирүзә, урамга чыккач, Мансурдан кулларын тартып алып, аптырап калды. «Нигә алай эшли ул?» дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. – Блатнойлар белән аралашасың киләмени?! – Юк, чакыргач чыктым! Шуңа ни булган, ачуың чыгарлык? – Берни дә булмаган, әйдә тизрәк, йөгердек! Алар инде Макар тавына менеп җитеп киләләр. – Мансурның тавышы ничектер кискен һәм ачулы иде. Ул Фирүзәнең кулыннан җитәкләп алды да, алар иптәшләре артыннан йөгерделәр. Кич җитеп, караңгы төшә башлаган иде инде. Яшьләр, тауның иң биек ноктасына менеп, учак яктылар. Сыйныфның баянчысы Илдар баянын сузып җибәрде. Аңа гитара белән балалайка да кушылды. Барысы бергә яңа җырлар җырладылар. Макар тавы төне буе сагышлы моң, яшьләргә генә хас шатлыклы-шаян көлүләрдән яңгырап торды. Озакламый тау артыннан яктылык балкый башлады. Әкрен генә таң атарга җыена иде. Сыйныфташлары арасыннан кемдер: – Бу безнең шулай бергә таң каршылавыбыз соңгы тапкырдыр инде, кемнәр кая китеп бетәр, кем булырлар? Кызык! Әйдәгез, бер ун елдан соң шушы тауда, шушы көндә очрашабыз! – диде. Аңа барысы да «ур-ра» кычкырып ант бирде. Алар, яңадан торып басып, бер өемгә кочаклашып, таңның беренче нурларын каршы алырга җыендылар.