күбрәк булырга кирәк», – дип, ул тагын күңеленнән кабатлап куйды.
күбрәк булырга кирәк», – дип, ул тагын күңеленнән кабатлап куйды. Алар көн дә иртән балалар мәйданчыгына бардылар. Аннан ул кызы белән ресторан ремонтлаучылар янында булды, ә кичләрен, җитәкләшеп, урам буйлап атладылар. Икесенә дә күңелле иде. Марина, әнисенең кулыннан ычкынып, йә алга йөгерде, йә йөгергән уңайга учлары белән чәчәкләрнең таҗларыннан сыпырып, үзе артыннан дулкынландырып калдырды. Йә, бер аягында сикергәләп, үзенчә нидер уйнады. Светлана, инде кайтуына бер-ике атна гына булуына карамастан, Заринасын сагына башлады. Нишли икән инде ул бу минутта? Әбисе белән берәр нәрсә ясыйлар микән? Бәләкәй балалар барысы да дәфтәргә нәрсә булса да сызарга яраталар. Ә Заринаның сызган бар нәрсәсе дә үзе күчереп ясаган рәсемнәргә охшаш иде. Әбисе аңа һәрчак: «Мин дә яшь чакта рәссам булырга хыяллана идем. Ә менә син, кызым, минем хыялымны тормышка ашырырсың!» – ди. Менә монда – авыл җирендә үстер идең аны. Табигать кочагында! Юк, Ходаем кушса, мин аны монда алып кайтам! Әбиләр дә күбрәк танышырлар, кызларым да! Алайса, бер-берләрен белмичә, ят кешеләр кебек үсәләр. Ире Аделнең генә нигәдер кайтасы килми. Әйдә безгә кайтабыз, дисәң, нәрсә күрдем мин анда, дип җавап бирә. Бер мәртәбә, ниндидер кичәдән кайткач, ул аңа әтиләре һәм Марина турында сүз башлап, бергәләп алар янына кайтып килик, дигәч: «Мин анда синең мәхәббәт маҗаралары узган җирләрне карарга кайтыйммыни? Син миңа болай өр-яңа, чиста һәм саф, башкасы миңа кирәк түгел, кабат бу турыда сүз кузгатма», – диде. Ул шулай уйларына чумып барганда, алда үзен көтеп торучы Русланга чүт кенә бәрелмичә калды. Марина, аны алдан ук күреп, әнисенең арткы ягына чыгып, итәгенә ябышкан иде. – Светлана, нигә шулкадәр уйга баттың? Кызыбыз турында уйлыйсыңмы? Уйлама, мин аңа менә дигән әти булачакмын! Ул бернинди авырлык күрмичә үсәчәк. Мин сиңа аны күрергә рөхсәт итәчәкмен! – Руслан Светлананың артына качкан Маринаны кулына алмакчы булды. Кыз куркуыннан кычкырып елап җибәрде. – Әни, әнием, мине бу кешегә бирмә! Ул начар кеше! – Марина, тыны кысылырлык дәрәҗәдә үксеп, әнисенең ботларына чытырдатып ябышты. – Курыкма, кызым! Мин сине беркемгә дә бирмим! – Светлана кызын кочагына алды. – Син нишләп баланы куркытасың? Мин аны беркайчан да сиңа бирмәячәкмен! Син моны яхшы беләсең! Хәзер инде ул өйдә дә синнән курка. Баланы гарип калдырасың бит. Алга таба да шулай кылансаң, мин сине юкка чыгартам! Ычкын моннан, синнән ялварып сорыйм! – Бу минутларда Светлана, баласын саклаган ерткыч кебек усал күзләрен Русланга төбәп, кулларын йомарлаган иде. Аның башы катып, ни уйларга да, Руслан белән нишләргә кирәген дә белмәде. Аның шундый начар кеше икәнен бер дә сизмәгәненә үз-үзенә ачуы чыкты. Ул баланы болай гына калдырмаячак. «Судка бирсәм, ул – кызның законлы атасы. Суд аның яклы булырга мөмкин. Бөтенләй баласыз калуың бар» дигән уйлар аның башын яндырып узды. – Син нәрсә миңа күзеңне акайтасың?! Мин синең белән законлы кызым турында сүз алып барам. Син карый һәм тәрбияли алмаган! Светлана, аңла, бала әнисез һәм әтисез үсә. Әбисе карамагында, ә бабасының балалар белән уйнап йөрергә бөтенләй вакыты юк. Мин сиңа тагын бер кат әйтәм, Марина синең өчен йөк кенә! Синең хәзер ике ирдән ике балаң бар. Әле тагын үзеңне бизнес белән бәйләгәнсең. Кайда монда логика?! Син берничек тә ике көймәнең койрыгын берьюлы тота алмаячаксың. Кайсын да булса ычкындырачаксың. Марина, ана һәм ата назы күрмичә үскәнче, атасы белән булса да үссен! Уйла әзрәк! – Руслан Светлана белән сөйләшүнең шундыйрак юл аласын белгән иде инде. Шуңа күрә ул бу сүзләрне, аңа әйтер өчен, алдан ук сайлап куйды һәм менә хәзер аларны тезеп чыкты. Соңгы вакытларда Руслан кызын ничек үзенә алу турында гына уйлады. «Суд аша барып чыкмаячак. Аның элекке тормышын күтәреп, Флүрәне судка чакырсалар, ул ничек минем ике хатын-кызны берьюлы алдап йөргәнемне сөйләп бирәчәк, һәм мине ике хатынлыкта гаепләячәкләр. Аның уенча, Светлананы ничек тә күндерергә кирәк. Әйбәтләп сөйләшепме яисә начарлык белән куркытыпмы! Аның өчен барыбер иде, һәм ул аңа