Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 29. Светлана, аның сүзләренә артык игътибар да итмәгән кебек: – Вәт очрашу бу! Мин әллә нинди уйларга батып килә идем. Марина, әнә Фирүзә апа, дип кычкырып, сиңа таба йөгергәч кенә айнып киттем. Тәки урамның икенче ягыннан сине күрми узып китә идем. Күрәм, син дә Руслан белән дөньяңны оныткан идең, ахры. – Аның йөзендә шатлык та, шул ук вакытта ниндидер ачу да сизелә иде. Фирүзәнең үткен күзеннән ул аны яшерә алмады. – Син дә беләсеңмени бу Русланны? – Ул абый – әшәке кеше! Мине әнидән үзенә бирүен сорый, – дип сүзгә кысылды Марина. – Минем ул кешенең исемен дә әйтәсем килми. Шушы кеше инде минем бөтен яшьлегемне җимерүче! Хәзер аңа бала кирәк булган. Башта Флүрәдән сораган, ә хәзер – миннән. «Син кызыңны барыбер тәрбияләмисең, әниең карый», – ди. Светлананың күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул, үзе дә сизмәстән, Маринаны кочаклап алды. Гүя хәзер кызын аның кулыннан тартып алып китәргә җыеналар иде. «Мин сине, кызым, беркемгә дә бирмим», – дип пышылдады аның иреннәре. – Светлана, гафу ит мине! Мин аның теге Руслан икәнен белмәдем. Мин аның җилкуар, хатын-кыз тилгәне икәнен генә белә идем. Әйе, бик начар җан! Хәзер дә, бер бай хатын белән торуына карамастан, мине күрсә, үтәргә юл бирмичә, мунча яфрагы кебек ябышырга тырыша. – Фирүзә, Светлананы тынычландырырга тырышып, кочаклап алды. – Тынычлан инде, син бит көчле хатын! Аңа гына бирешеп тормассың. Кирәк булса, мин дә ярдәмгә килермен. Без икебез беркемгә дә бирешмәбез! Шулай бит, Марина! – дип, Фирүзә Маринаны әнисенең кочагыннан алды. Светлана азрак тынычланган кебек булды. Шулай да әле иреннәре һәм күз төпләре сизелер-сизелмәс тартыша иде. Ул, Фирүзәгә карарга тырышмыйча гына, нигәдер кызының аркасыннан сөеп куйды. «Әйе, авыр шул үз балаңны үзеңнән ерак тоту. Ләкин нишләмәк кирәк! Әзрәк үсә төшкәч, үз яныма алырмын әле», – дип уйлап куйды ул. – Менә шулай ике ут арасында яшим инде. Моңа, бәлки, үзем гаепледер. Иптәшем Маринаны үзебезнең янга алып килергә куша, ләкин мин нигәдер куркам. Өйдә аңа кагылышлы тавыш чыгып, баланың күңелен китәрмен кебек тоела. Әгәр шулай килеп чыкса, бу миңа да, Маринага да гомерлек яра булып калачак, һәм мин үземне мәңге гафу итмәячәкмен! Ярар, җитәр инде бу турыда! – Светлана өстеннән ниндидер йөк ташлап, җиңеләеп киткәндәй булды. – Нәрсәләр эшлисең, Фирүзә? Нинди уңышларың бар? Мәскәүгә җыенасыңмы? Сине анда минекеләр көтә инде. Светлананың күңеле чынлап та күтәрелеп, җиңеләеп китте. Артта калган тормышын ул беркайчан да уйларга тырышмый. Ләкин ничектер шулай килеп чыга инде. Нинди дә булса берәр вакыйга аны һәрвакыт артка борылып карарга мәҗбүр итә иде. Ә менә хәзер серләрен Фирүзәгә сөйләгәч, аңа җиңел булып китте. Ул үзләрен очраклы рәвештә таныштырган язмышка рәхмәтле иде. Светлананың кыз чагыннан ук эчке серләрен сөйләрлек дусты булмады. Ул моңа, бәлки, үзе дә гаепле булгандыр. Чөнки һәрвакыт үзе уйлаганча гына хәл итте. Кайбер чакларда әнисе белән киңәшләшә, ләкин аңа бөтен эч сереңне ачып булмый шул. Андый вакытларда ул үзенең белгән кызларын күз алдыннан уздырып, көрсенеп кенә куя иде. Ничек инде ул, райондагы иң зур кешенең кызы, шундый юк-бар нәрсәләрне белми йә аңламый, дип көләрләр кебек тоелды. Теге кичне алар Фирүзә белән төне буе нинди генә темага сөйләшмәделәр һәм бер-берсенең фикерләрен аңладылар. Шул кичтә генә Светлана яныңда сине аңларлык дустың булуның зур нәрсә икәнлеген төшенде. Эч сереңне сөйләү ул әле күңел бушату гына түгел, ә үз-үзеңне аңлау да, чөнки һәр фикерең синең күңелеңдә туа. – Җыенам инде. Агрофирманың үсеш проектын әзерләп бетердем. Иртәгә Авыл хуҗалыгы министрлыгына барып проектны расларга һәм Мәскәүгә хат салырга кирәк. Боларның барысын да җыйгач, синең белән Мәскәүгә китәрмен! – Аның авызы ерылып, күзләреннән шатлык нурлары балкыды. – Светлана, озакламый безнең хыяллар тормышка аша башлаячак. Бүгенге көндә агрофирма бөтенләе белән минем исемгә күчерелде. Чөнки башкача берничек тә эшләп булмый. Олы яшьтәге авыл кешеләре һаман элеккечә