Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА vk.ru/club223866279 Пролог Мәдинәнең колагына ниндидер таныш тавыш ишетелде. Бик якын, бик кадерле, бик тә үз иде ул тавыш. Бер ир шундый матур итеп сөйли, нигәдер шатлана, куана, сөенә... Хатынның нәрсә турында сүз барганын беләсе килә. Тик башы тубалдай... Нәрсә булган соң аңа? Күзләрен ачарга тырышып карый – ачылмыйлар, нәрсәдер эндәшмәкче була – теле аңкавына ябышкан. Ниһаять, күзе беркадәр ачылып киткәндәй булды: алдында бөтен нәрсә ак, кырыенда ак киемле кешеләр кайнаша, аның кулларыннан тоткалыйлар, нишләтергә уйлыйлардыр, тик аңа, ничектер, барыбер. Мәдинәнең теге ирне генә тыңлыйсы килә. Нәкъ ире – Гомәре тавышы икән бит бу! Ләкин Мәдинәнең ярты еллап инде Гомәрдән җан эретерлек сүз дә ишеткәне юк ләбаса. Ире, эш көне булса – арып кайта, буш көне булса – исерек. Ә теге таныш тавышлы ир сөйли дә сөйли. Тиздән минем балам туа, диме? Нинди бәхетле кеше! "Их, бу ирне шулай сөендергән хатынны күрергә иде, нинди кеше, кем икән ул?" – дип уйлап кына өлгерде, Мәдинә яңадан аңын җуйды... 1. Мәдинә Гөлкәем Мәдинә акрын гына күзләрен ачты. Аяк-кулларын кымшатып та булмый, әйтерсең өч потлы гер асканнар. "Минем белән нәрсә булган соң? Мин кайда?" Мизгел эчендә аның башыннан мең төрле сорау узды. Колагына тек-тек иткән тавыш ишетелгәч кенә, тирә-ягына күз салды, ниндидер аппаратлар күрде һәм шунда гына үзенең хастаханәдә икәнен аңлап алды. Кичә үзе белән булган хәлләрне берәм-берәм исенә төшереп, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Сөенеч яшеме, көенеч яшеме, аптырауданмы – моны аңларлык хәлдә түгел әле ул бу минутта. Күздән яшь бөртекләре мөлдерәшеп актылар да, актылар. Үзе исә бер хәрәкәтсез ята бирде. Кайчанга чаклы шулай яткан булыр иде – билгесез. Кинәт ул эчендә нидер кыймылдап куйганны сизеп алды. Әйе, аңа бит табиб, синең биш айлык авырың бар, диде. Бала... Ул бу мизгелдә Мәдинәгә "елама, тормыш шундый матур, син бит исән-сау" дип әйтергә телидер кебек тоелды. Әллә, гади генә итеп, мин дә бар монда, диюе идеме? Хатын тагын да ныграк хисләнеп, үксеп елый башлады. Әйе, ул баланы табар, үстерер, берүк сәламәт, озын гомерле бала булсын. Һәр бала үз бәхете белән туа. Аны барыннан да бигрәк башка бер нәрсә бик нык борчый иде – Гомәренең аракы белән дуслыгы... Беренче ире Фәрит белән дә шул "яшел елан" аркасында аерылыштылар алар. Тормышлары җитеш булды анысы, Аллага шөкер. Тик менә ире эчеп алса, кыйнау, хыянәт итү, теләсә нәрсә әйтеп кычкыру – берсе дә калмады. Кызлары әтиле килеш ятим үстеләр. Ә икенче ире Гомәр алтын бәясенә торырлык кеше: Мәдинәне ярата, тыныч холыклы, кулыннан бөтен эш килә, акчаны көрәп ала. Тик... ул да хирыслашты шул эчүгә, бер тотынсамы... Соңгы ярты елда бигрәк, кайвакытта атналап баш күтәрми эчә шул. Юк, холыксыз түгел үзе, тавыш та чыгармый, тыныч кына эчә дә йоклый, эчә дә йоклый, әмма кыяфәте тәмам кешелектән чыга, кырыну-чистарынуны, юынуны оныта, сасып бетә... Андый чакларында бигрәк гайрәтне чигерә шул. "Әй язмыш, язмыш! Ник минем бәхетем исеректән икән?" Туктый алмыйча елый-елый хәле бетте Мәдинәнең. Палатага табиб килеп керде, ул хатынны шулай олыгая барган чакта авырлы булганы өчен борчылып елый дип уйлагандыр, ахрысы, шул хакта сүз башларга җыенганын аңлап, Мәдинә аны туктатты: – Сезгә барысы өчен дә рәхмәт. Без – коллегалар, безнең тормыш өчен сезнең ничек көрәшкәнегезне күрәм, аңлыйм. Мин баланы бик яратам, берүк сәламәт булсын, – диде. Врач елмайды, аның җилкәсенә йомшак кына кагылып хәлен сорады, кан басымын үлчәде: – Сезгә дулкынланырга да, борчылырга да ярамый, тынычландыра торган дару язам, – дип чыгып китте. Олы яшьтәге, үзендә ышаныч уята торган доктор белән сөйләшкәч, Мәдинәгә шундый җиңел, рәхәт булып китте. Ул туачак баласын беренче тапкыр күз алдына китерде, аны илаһи бер хис биләп алды, бу минутларда аннан да бәхетле кеше юк иде. Малаймы ул, кызмы – анысы мөһим түгел. Мәдинә аны хәзер үк бик ярата инде. Бүгенге көннән аның өчен гел икенче тормыш башлануын ул аңлый. Аның тормышы, аның туачак сабые белән тормышы... Ул әле бу тормышның