уйлыйлар. Ләкин бүгенге көндә колхоз алымнары белән эшләп булмый. Һәр эшеңә ышанычлы ис...
уйлыйлар. Ләкин бүгенге көндә колхоз алымнары белән эшләп булмый. Һәр эшеңә ышанычлы исәп-хисап һәм контроль булырга тиеш. Менә быел зур булмаган яшелчә теплицасы ясадык һәм тагын зур мәйданда кәбестә утырттык. Беләсеңме кайбер кешеләр нинди зур тавыш кубардылар?! Алар мине бала-чагалыкта гаепләделәр. «Син монда бала-чага уены оештырмакчы буласың, кая куярга җыенасың ул кәбестәләрне, укучы балаларны җәй буе бушка эшләтеп», – диделәр. Ә мин башта ук кәбестә хакында Казанның бер яшелчә базасы белән килешү төзедем. Теплица яшелчәләрен үзебезнең кибеттә сатабыз. Урман хуҗалыгы белән нык бәйләнештә эшләгәнгә күпме тавыш чыкты! Безнең анда ел буена агрофирма эшчеләреннән төзелгән урманчылык бригадасы эшли. Алар белән урман хуҗалыгы остасы җитәкчелек итә, ә акчаны агрофирма түли. Хезмәтләре өчен без алардан агач материаллары алып, үзебезнең цехта әйберләр ясап сатабыз. Кайбер кешеләргә бу хезмәттәшлек тә ошамады. Алар мине үзеңә акча эшлисең дип гаепләделәр. Маллар белән дә шул ук хәл. Бүгенге көндә фермада бик күп сыерлар бушка яшәп яталар. Ел буена үзләренә тотылган чыгымның җитмеш процентын да капламыйлар. Нигә андый сыерларны мал башы өчен генә тотарга, һәм без андый малларны әкренләп суеп, үзебезнең кибеттә төрлечә эшкәртеп сата башладык. Тагын миңа, агрофирманы сатып тарата башладың, дип кычкырырга керештеләр. Әйе, бу очракта фермада эшләүчеләр саны кимиячәк. Кешеләр эшсез калачак. Авыл җирендә кешенең эшсез калуы аны авылны ташлап чыгып китәргә этәрәчәк. Ә бу минем планыма керми. Светлана, беләсеңме, сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда безнең авылда тегүчеләр артеле эшләгән. Менә хәзер, уйлавымча, нигә бу артельне кабат оештырып җибәрмәскә?! Утызлап тегү станогы сатып алырга һәм авыл җирендәге терлекчеләр, механизаторлар өчен эш киемнәре тегә башларга кирәк дип уйлыйм. Бу очракта без күпме кешене эшсезлектән коткарачакбыз! Менә хәзер кредит алып, бөтен агрофирманы үзгәртеп корырга кирәк дигән планга, ул бөтенләй акылдан шашкан, дип чыгардылар. Юк, Светлана, алар мине үземнең хыялымны тормышка ашыруга – авылымны шәһәр тормышыннан аерылмаслык итеп төзергә комачаулый алмаслар! – Фирүзә, җитдиләнеп, гүя кемгәдер янаган кебек, сүзләрен ныклы интонация белән әйтте. – Светлана, бүгенге көндә миңа иң мөһиме – кешеләрнең ышанычы. Төрле кешеләр бар. Аларның берсен дә фикер йөртү сәләтләре өчен гаепләп булмый. Һәркем тормышны үзенчә аңлый һәм тормыш агышына үзенчә бәя бирә. Менә шуның өчен дә аны әйләндереп алган кешеләр, аңа үзенең ялгышларын йә кимчелекләрен аңларга ярдәм итеп, дөрес юлдан атларга булышырга тиешләр. Шулаймы, Марина? – Фирүзә алар кырыенда эскәмиядә әнисе белән Фирүзә апасының ул аңламаган сүзләрен тыңлап утырган Маринаны кочаклап ике битеннән үпте дә Светланага кулын бирде. – Әлегә сау бул, очрашуларга кадәр! Хәзер ашыгам! Мин бик шат сине күреп дөньямны онытып сөйләшеп утыруыма, – дип, үзен көтеп торган машинасына таба китеп барды. – Очрашуларга кадәр! – дип, Светлана аны озатып калды. «Кеше бәхете өчен тырыша, ә үзенеке турында уйламый да. Бәлки, уйлыйдыр да, кешегә генә белгертмидер. Ходаем, алдагы көнендә бәхет бирсен иде инде үзенә!» Әллә җәлләп, әллә инде сокланып кына пышылдап куйды Светлана, дустының егетләрчә җиңеллек белән генә машинасына утыруын карап торып. Бу көннәрдә Светлана вакытын өйдә, әнисенә булышып, кызы янында уздырырга тырышты. Күңеленнән Русланның аны гаепләп әйткән сүзләре китмәде. Ул да дөрес әйтә, кызы әбисе белән үсә. Нишләргә соң инде?! Ул бу сорауга күптән җавап таба алмый азаплана. «Нишләргә?» дигән сүз аны һәрвакыт эзәрлекли иде. Күп вакытларда ул бу сорауны күңеленнән куа. «Барысы да әйбәт бит» дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Ә башкача нишләргә иде соң? Кабат кияүгә чыкмаска идеме? Узган тормышы белән генә күңелен юатып яшәргә һәм һаман да яшьлеге бүләк иткән язмышка бөгелеп, язмыш карачкысы булып калырга идеме? Юк, балачактан ук үз иркендә, алдындагы бөтен авырлыкларын үзенчә хәл итеп үскән Светлана өчен болар барысы да ят! «Үсә төшкәч, кызым аңлар! Миңа хәзер аның янында