әйбәтләп әзерләнде. Флүрә аны бернисез урамга куып чыгарачак. Аның кабат урамда каласы ...
әйбәтләп әзерләнде. Флүрә аны бернисез урамга куып чыгарачак. Аның кабат урамда каласы килмәде... Ул вакытларда Руслан беркая да эшкә урнаша алмады. Һәрбер оешмада аның булдыксыз, үз сүзендә тора алмаган ялганчы кеше икәнен беләләр иде. Ул аңа ышанып тапшырган райондагы иң зур төзелеш оешмасын ике ел эчендә таркатып, эшчеләрен эшсез калдырды. Шуның өчен аны районда яратмадылар. Аның өчен эшсезлек көннәре башланды. Бәлки, ул үзенә түбәнрәк эш тапкан да булыр иде, ләкин мин-минлеге андый хезмәткә алынырга ирек бирмәде. Булыр әле, дип уйлады ул. Өстенә кияргә бар, әтиләренә кайтып тамагын туйдыра һәм көннәр буе буш вакытын урамда – кешеләр күбрәк йөри торган урыннарда уздыра. Шундый көннәрнең берсендә, кибетләр тирәсендә басып торганда, аның янына җиңел машина килеп туктады. Аннан олырак яшьтәге бер хатын чыгып, каршына килеп басты. – Руслан, син нигә көннәр буе эшсез йөрисең? – дип сорады. Руслан бу хатынны күреп белә. Райондагы күп кибетләрнең хуҗабикәсе Сания иде ул. – Сания апа, менә һәр көн сезнең кибетләрегезнең эшен тикшерәм, шушы тирәдә тәртип саклыйм. Минем сезнең өчен ничек тырышып йөргәнемне күрмисез дә. Үзем сорарга кыймыйм, үзегез күз дә салмыйсыз. Мине шофёрыгыз итеп алсагыз да, күңелем булыр иде! – Руслан Саниягә шаян гына көлемсерәп, елмаеп куйды. Сания аны аягыннан башына тикле күздән кичереп алды. Ул аны инде күптәннән үзенә алырга теләгән иде, ничектер кыймады. Менә бүген ул үзе сүз башлап, аны уңайсызлыктан чыгарды. Уңайсызланмаган да булыр иде, нишлисең, ул аңа яшь кыз кебек гашыйк булды. Үзе бу турыда уйларга да курыкты, ләкин сөю һәм сөелү картлык белән яшьлекне беркайчан да аерырга теләми шул. «Бәлки, ул минем алдагы язмышымда юлдашымдыр? Ходаем миңа биргән форсаттан файдаланып калырга кирәктер» дигән уйлар узды Саниянең күңеленнән. Ләкин баштарак йөрәген Русланга ачып салмаска булды. (Дәвамы бар.)