– Син, Фирүзә, бу планыңда агрофирмаңны өр-яңадан төзеп, авыл хуҗалыгын промышленность ...
– Син, Фирүзә, бу планыңда агрофирмаңны өр-яңадан төзеп, авыл хуҗалыгын промышленность рельсына куймакчы буласың. Расчётларың дөрес һәм, Ходаебыз кушса, син биш ел эчендә үзеңә куелган күрсәткечләргә ирешеп, ун ел эчендә алган кредитларыңны түләп бетереп, агрофирманың социаль якларын үстерү һәм ирешелгән күрсәткечләрне ныгытып, киләчәктә Европа илләрендәге алдынгы агрофирмалар рәтенә басарга җыенасың. Молодец! Рульне дөрес тотасың, тизлек белән генә ялгышма! Светлана киткәнче, Казанга барып, Авыл хуҗалыгы министрлыгына кереп, проектыңны рәсмиләштерәсең бар. Казанга иртәгә үк бар! Мин анда шалтыратып куярмын. Сине берсүзсез кабул итәрләр. Ләкин анда үзеңнең расчётларыңны исбатларга туры килер. Шуның өчен әйбәтләп әзерлән, ык-мык килеп торырлык булмасын. Аннан инде Светлана белән Мәскәүгә китәрсең. Анда сиңа шушы документларыңа нигезләнеп кредит бирерләр. Хәер, кредит хакында кайгырырга кирәк түгел, ул мәсьәләне Светлананың ире һәм каенатасы башкарып чыгачак. Ә хәзер әйдә безгә, Светлана янына! Ул сине сагынган инде, кичә үк синең турыда сорашты. – Александр Петрович, җитди сөйләшүдән ягымлы гына тонга күчеп, өстәл артыннан торып, чыгарга җыенган Фирүзәнең җилкәсенә кулын куйды. Аннан печән әзерләүнең торышы турында сорады. – Печән әзерләү буенча эшләр бик үк начар түгел. Бөтен халык эштә, чөнки печән җыюда процентлар кулланабыз. Кемнең ничек хезмәт куюына карап, аңа печәнне үзкыйммәт бәясе белән сатып бирәбез. Печән җыелып беткәч, уңышка карап, пай җирләре өчен исәп-хисапны өзәбез. Нәрсә әзерлиләр, шуны алалар! Халык акылсыз түгел, беркемнең дә кышка әшәке печән белән каласы килми. – Фирүзә, Александр Петровичның күзләренә туры карап, үзенең фикерен әйтте. – Халыкның ихтыяҗларын аңлап, аларга дөрес җавап бирәсең! Әйе, кеше хезмәтенең нәтиҗәсен дә күрергә тиеш! Шул чагында гына үз хезмәтенең чын бәясен аңлый ул. Ярар, Фирүзә, уңышлар сиңа! – Александр Петрович кулы белән Фирүзәнең аркасыннан кагып куйды. – Рәхмәт инде сезгә, Александр Петрович, аталарча кайгыртуыгыз өчен! – Фирүзә, ике кулын биреп, саубуллашып чыгып китте. Фирүзә килеп кергәндә, Светлана кызы белән урамга йөреп керергә чыгып киткән иде. Мария апа аны күпме генә чәй эчәргә кыстаса да, ул Светлананы эзләп китте. «Әллә кайда булмас әле, очратырмын», – дип уйлады ул. Аларның урамнарыннан үзәк урамга борылып аз гына баруга, аның каршына, кочакларга кулларын җәеп, Руслан килеп чыкты. – Кемне күрәм мин, Фирүзә! Каян килеп чыктың син? Кил кочаклыйм әле үзеңне! – Руслан, авызын ерып, аптырап калган Фирүзәне кочаклап алды. – Теге вакыттагы өчен ачуың килмәсен инде. Хәзер менә сагынып кына, – дип, ул аны тиз генә кочагыннан ычкындырды. – Мин сиңа чын күңелдән, ә син ышанмыйсың! – Акыл юк, ахры, синдә! Әллә, үзеңне акыллыга санап, башкаларны юләргә саныйсыңмы? Синең менә дигән хатының бар. Әгәр ул синең теләсә кемгә асылынып йөрүеңне белсә, бер көн дә тотмый куып чыгарачак. Белмим, кая барырсың? – Фирүзә ачу катыш җирәнү белән йөзен чытып куйды. – Синең янга! Син үзеңне күпме генә ир хатыны дисәң дә, барыбер ялгыз! Фирүзә моның белән юкны бушка аударып торуда файда юк дип китәргә генә җыенганда, кулларын сузып үзенә таба йөгереп килүче Маринаны күрде. Ул, тиз генә иелеп, кызны кочаклап алды. Аның артыннан ук, кулларын җәеп, әнисе дә килеп җитте. Маринаны ике арада калдырып, алар бер-берсен кочаклап тынып калдылар. – Исәнме, Светлана! – диде Фирүзә, шатлыгын күңеленә сыйдыра алмыйча, хисләрен күзләренә, иреннәренә дә чыгарып. – Мин сезне эзләп чыккан идем, менә Русланның тозсыз сүзләрен тыңлап, каян килеп чыкканыгызны да күрми калдым. – Ул китеп баручы Русланга ымлап күрсәтте. (Дәвамы бар.)