Мәхәббәт бизмәне (хикəя)
Мәхәббәт бизмәне (хикəя) Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА 4. (Ахыры.) Гомумəн, мин мəхəббəтнең мондый төре бардыр дип башыма да китерми идем... – Карап-карап торам да... Син бик сəер кыз булып чыктың бит əле, Шəрига... Дөньяның агын-карасын күрмичə, урманда үскəн кебек. Күзеңне яхшылабрак ачып кара! Безнең тулай торакта ничəмə-ничə пар бар берничə ел дуслашып йөрүче. Барысы да йоклап йөри. Синең кебек, йокларга түгел, рəхəтлəнеп үбешергə дə уңайсызланган кызлар янында тəртипле йөрсəлəр, "ирекле" кызлар белəн йоклап йөрилəр... барысы да! Əйтмилəр генə... Иң садə саф хислəрем, тормыштагы һəр нəрсəдəн яхшылык, аклык кына эзлəвем, кешелəргə ышанычым, Əхсəнгə ияреп, каты итеп ябылган ишекнең теге ягында калды... Авылдашым шакшылаткан, кешелеккə генə кия торган бердəнбер күлмəгем белəн бергə, Əхсəн исеме белəн бəйлəнгəн, аны хəтерлəтергə мөмкин булган бөтен нəрсəлəрне җыеп, тулай торак артындагы чүп җыя торган контейнерга ыргытып, ут төртеп яндырдым да... көлен җиллəргə сибеп тараттым... Əхсəнгə булган чын ярату хислəрем шул көл тузаны кебек тузгып очып китмəсме, дигəн идем дə... Ялгышканмын. Гомергə, мəңгегə үзем белəн калдылар... Үзен күрмəсəм дə, мин аның дөньяда барлыгын белеп торам. Аның белəн сөйлəшəм, хəллəрен сорашам. Иртəлəрен: "Хəерле иртə, Əхсəн!" – дип дəшəм, кичлəрен тыныч йокы телим. Аннан бер серемне дə яшермим. Үзен яратуымны да кычкырып əйтə алам. Җанымны кая куярга белмəгəн иң авыр минутларда аны уйлап, үземə көч алам. Шатлык-бəхеттəн җиде кат күктə йөргəндə аның да үзем кебек шат, бəхетле булуын телим. Беренче балабыз бик елак булды. Көйсез баламны багып, төннəремне йокысыз үткəргəндə дə мин аның турында уйларга вакыт таба идем. Аның турында уйлау миңа дөньяда яшəргə көч бирə ала икəн, моның өчен шатланырга гына кирəк. Əхсəн турында туктаусыз уйлавым миңа Рифкать белəн матур яшəргə дə комачау итмəде. Рифкатьне хөрмəт итмəү, аны кайгыртмау, бала кебек кадерлəмəү Аллаһы Тəгалə каршында кичерелмəс гөнаһ булыр иде. Теге чакта, Əхсəнне кичерə алмаган иң авыр чакларда, Рифкать гел янымда булды. "Үлəсем килə!" – дип кычкырганда, мине тынычландырыр өчен əллə нинди матур сүзлəр, дөньяда яшəү үзе иң зур бəхет икəненə инандырырлык көч таба алды ул үзендə. Чыннан да, ышанасызмы-юкмы, мин үземне бик бəхетлегə саныйм. Əхсəннең дə минем кебек бəхетле булуын телим. Бəлки, сез, юлəрдер бу, яраткан кешең белəн бергə булмагач, ничек бəхетле булырга мөмкин, дип уйлыйсыздыр. Яраткан кешең белəн бергə булып та, бəхетле булмаска мөмкин бит əле! Бəхет дигəнең – бик серле төшенчə бит ул. Бу дөньяда сине ярты сүздəн аңлаучы кешелəр белəн яшəү, яраткан эшең, гаилəң булу, һəр көн кояшны, якты дөньяны күрү, яңгырларга чылану, бураннарга уралу, сау-сəламəт булу... Əгəр кодрəтемнəн килə торган булса, мин шундый бер бизмəн уйлап табар идем – мəхəббəт бизмəне! Шул бизмəнгə салып, мəхəббəтнең зурлык-күлəмен, көчен үлчəр идем. Шəп булыр иде ул! Əйтик, берəүне ике кеше яратам дип йөри. Миңа да миңа, дилəр. Берсе: "Мин аны сиңа караганда ныграк яратам!" – ди. Икенчесенең дə бирешəсе килми. Менə шунда тотасың да боларның мəхəббəтлəрен бизмəнлисең! Синең мəхəббəтең моныкыннан җиңелрəк, көчсезрəк, дисең. Нишлəсен инде теге җиңелгəне, башын иеп китеп барырга мəҗбүр булачак. – Шəрига яңа гына башына килгəн бу ачышына үзе үк чиксез гаҗəплəнде бугай, башын чайкап, рəхəтлəнеп көлде. – Менə шундый бизмəнгə салып үлчəп карасаң, – дип дəвам итте үзенең бүленеп калган сүзен, – минем Əхсəнне яратуым аны яратучы бөтен кешелəрнекеннəн дə өстенрəк чыгар иде... * * * ...Сүзебез шунда өзелде. Рифкать минем янга килеп итагатьле генə гафу үтенде дə: – Кузгалыйк, Шəрига, балаларны кинога алып барырбыз дип килешенгəн идек бит, – дип, хатынының исенə төшерде. Шəрига, иңбашыма кулын куеп: – Сау бул, дустым! Без кабат очрашырбыз əле. Шунсыз мөмкин булмас, – диде. Саубуллашып, ашыга-ашыга китеп бардылар. Адресын яки эш телефонын булса да сорарга өлгерə алмый калдым...