Мәхәббәт бизмәне (хикəя)
Мәхәббәт бизмәне (хикəя) Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА 3. ...Ул көнне иртəннəн үк нигəдер йөрəгем сикергəлəп, бер сəбəпсез гел елыйсым гына килеп торды. Эш сəгате беткəндə яңгыр да яварга җыена иде. Тиз генə автобус тукталышына барып җитим, яңгырга кадəр өйгə кайтып өлгерим дип, ашыга-кабалана урамга чыктым. Нидер уйланып барган җиремнəн, машина кычкыртканга сискəнеп, ялт борылып карадым. Артымнан əкрен тизлектə ниндидер кара "Волга" машинасы килə иде. Машина йөри торган җирдəн бармыйм лабаса, ник кычкырта икəн бу бəндə, дип уйлап алдым да, берни булмагандай, атлавымда булдым. Машина тагын кычкыртты. Ул арада булмады, рульдəге кеше, сузылып ишеген ачты да: "Утырасыңмы?" – диде. Бу гадəттəн тыш əрсез бəндəгə ачуым чыгып, берəр усал сүз "тондырыйм" дип ачылган авызым, артык гаҗəплəнүдəн, ябылмый да калды бугай. Бу "əрсез" – Əхсəн минем Əхсəнем иде! "Утырасыңмы?" – дип кабатлады ул əүвəлге соравын. Мин, җавап-мазар биреп тормыйча, машина эченə "чумдым" һəм ничəмə-ничə еллар бер күрергə зар булган йөзгə текəлдем. Артык үзгəрмəгəн. Бик текəлеп, сынап карасаң гына бераз олыгаю, сабырлану чалымнарын тоемларга була. Ə менə күзлəре?! Мин үлеп яраткан моңсу күзлəре тагын да моңсулана төшкəн. Гүя, саксыз кагылсаң, менə-менə чайпалып түгелергə тора... Алар түгелгəнче мин түгелим əле дигəндəй, кинəт коеп, коеп кына түгел, чилəклəп, яңгыр яварга тотынды. Биллəһи, чилəклəп кенə дə түгел, мичкəлəп иште яңгыр ул көнне! Хəтта машиналар баруыннан туктап торды. Без дə машина эчендə утырдык. Чытырдап сызылып киткəн яшен чаткысыннан соң, гөрселдəгəн көчле күкрəү тавышыннан сискəнеп, куркынып, үзем дə сизмəстəн, Əхсəнгə сыендым. Лəкин бик тиз аңыма килеп, ярамаган эш эшлəгəн кеше шикелле, гафу үтенергə тотындым. – Без шулкадəр үк бер-беребезгə ят кешелəрдəй булдыкмыни? Үткəннəрдə калдымыни барысы да?! – Белмим, Əхсəн, белмим... Андый авыр сорауларга җавап бирə алмыйм мин... – дигəн булдым, шаяртырга тырышып. – Син бер дə үзгəрмəгəнсең бит, Шəрига, һаман да шулай шат... чибəр... Язмыш җиллəре сындырмаган сине... Рифкать синең белəн бик бəхетледер. – Бəлкем мин аның белəн бəхетледер... – Яратмыйча да бəхетле булырга мөмкинмени?! Син бит аны түгел, мине ярата идең. – Яратудан өстенрəк кыйммəтлəр дə бар бит дөньяда, Əхсəн! Кешелеклелек дип атала ул! Минем бүтəнне яратуым үземне яратучыга газап китерергə тиешмени?! Аның минем алда ни гаебе бар?! – Əйе, Рифкать – яхшы егет. Ихтирамга лаек кеше. Бик ярата иде бит ул сине, Шəрига. Миңа сиздермəскə тырыша иде үзе. Сизелмимени инде ул?! Хəтерлисеңдер, карточкага төшерə иде бит. Төн йокламый карточкалар ясый. Иртəн күзеңне ачып җибəрəсең, бүлмə синең сурəтлəр белəн тулган була. Əле ул гына да түгел, күзлəреңне, иреннəреңне аерым-аерым зурайтып та ясый иде. Дөрес, аларны ул минем өчен ясыйм ди иде диюен... Дөресен əйтим, көнлəшə идем мин аннан. Ул бит синең мин күрмəгəн-тоймаган сыйфатларыңны да тоя, белə иде. Соклана белə иде. Гади генə нəрсəдəн бөеклек таба белə иде. Гадилеккə табына белə иде... Ə мин?! – Нəрсə... син?! Алай авыр сулама əле, Əхсəн! Сөйлə əле үзең турында. Кайда, ничек яшисең? Кайчан өйлəндең? Кемгə? Бəхетлесеңме?! – Бəхетлемен дияр өчен бəхетнең нидə икəнен аңлый белергə кирəктер ул. Мин нəрсə?! Ашар өчен яшим... Яшəр өчен ашыйм... Таң ата да кич була. Җырдагыча... Шул арада яңгыр туктады. Ялтырап кояш чыкты. Мин моны табигатьнең безнең күңеллəр шикелле чишелеп, бушанып алуына юрадым. Саубуллашканда үземчə Əхсəнне тынычландырырга тырышып: – Үткəннəр өчен үзеңне газаплама, Əхсəн. Кеше бүгенгесе белəн бəхетле була белергə, килəчəккə өмет белəн карарга тиеш. Уйлама үткəннəр турында... Сагынма да... – дидем. Ə үзем... газап утында дөрли-дөрли атладым... Əгəр дə менə хəзер ул миңа "Əйдə!" дисə, барын да ташлап, җир читенə китəргə дə əзер идем. Адымнарым аннан ерагайган саен, күңелкəем өзелə барды, өзелə барды... Шəрига, йөзен куллары белəн каплап, читкə борылды... Бу очракта аны тынычландырырга тырышу урынсыз булачагын аңлап, мин бер сүз дə дəшмəдем...