Əхсəн – бишенче, мин дүртенче курста укып йөрибез. Май аенда өйлəнешергə сүз куештык. К...
Əхсəн – бишенче, мин дүртенче курста укып йөрибез. Май аенда өйлəнешергə сүз куештык. Кышкы сессия имтиханнарын тапшыргач, алар ягына да, безнең якка да кайтып, əти-əнилəр белəн якыннан танышып, киңəш-табыш итеп килергə булдык. Əхсəн диплом яза. Без дə əзерлəнəбез. Бервакыт дүртебез дə бүлмəдə баш күтəрми укып утырган чакта, кич соң гына ишегебезне шакыдылар. "Əйе, керегез, ачык", – дип аваз салуыбыз булды, теге авылдаш кыз килеп керде. – О-о-о! – дип кычкырып җибəрде ул, бер дə тартынып тормыйча. – Сабак укып утыручы мулла кызларына сəлам! – Мин безнең Шəрига гына шундыйдыр дигəн идем, бүлмəгез белəн бер калыптан сөрелгəнсез икəн: тəмəке тартмыйсыз, аракы эчмисез, егетлəр белəн шухрый-мухрый килмисез. Абыстай булырга əзерлəнəсез! Без аптыраганнан көлешеп куйган булдык. – Танцыга килгəн идем дə... Бер юньле егет тə юк икəн бүген. Сезнең катка менгəндə, өченче кат коридорында бер ничаварагы тəмəке тартып калды-калуын. Чибəр генə. Буе да, мыегы да бар. Кылын тартып карасаң, ярар иде дə. Кылын тартсам, скрипкəсен чирттерəм инде мин аның! Шуның кайсы бүлмəдə торуын əйтсəгез... Без, бер-беребездəн узышып, үзебез белгəн мыеклы егетлəрне барлый-саный башладык. Кунакны бик күрəсебез килеп тормый, тизрəк чыгып китүен тели идек. – Ярар, толк булмады сездəн, ничава, табарбыз үзебез эзлəп... Шəрига, миңа берəр матур күлмəгеңне биреп тор əле. – Минем əллə нинди матур күлмəклəрем юк. Шул – үзем теккəн, кешелеккə кия торганы берəү генə... Үзеңнең өстеңдəге күлмəк тə бик матур бит. – Нинди матур булсын ди бу?! Əйттең сүз! Үзебезнең бүлмəдəге бер кызныкын киеп торган идем, ошамый, биле югарырак... Күлмəгемне ашык-пошык киде, төзəткəлəгəндəй итенде дə, ашыга-кабалана чыгып та китте... Шул китүдəн, бүлмəбезгə иртəн генə кайтты. Шунда гына күреп алдым: күзлəрендə сафлык, йөзендə оялчанлык, гəүдəсендə нəфислек юк иде аның. Аның каравы, кəефе шəп! Күрəмсең, тапкан теге "мыекны", эше пешкəн, скрипкəсенең кылларын шəп чирткəн, үз дигəнен булдырган. Күлмəгемнең алдын артка киеп куйганлыгын күреп, дəррəү диярлек, пырхылдашып, көлеп җибəрдек. Эшнең нидə икəнен төшенеп: – Əй, алдын артка кигəнмен икəн! Ярар! Булмагае! Күлмəкнең хет алды, хет арты! Егете кармакка капкач, күлмəк кенə ерунда... – дип, шаркылдап көлеп җибəрде. – Сез əйткəн берничə бүлмəгə шакып караган идем, булмады. Барыбер таптым мин аны. Əхсəн исемле икəн... Аһ! Өстемə көтмəгəндə бер чилəк шау кайнар су сиптелəрмени?! Кинəт сискəнеп китеп, утырган урынымнан сикереп торып басканымны сизми дə калдым. Əллə нишлəдем... Ачыргаланып кычкырып җибəрүдəн үземне чак кына тыеп кала алдым. Ярый əле сизенмəде теге. Миндə түгел кайгысы. Һаман сөйлəнə дə сөйлəнə. Күлмəгемне салып, карават башына элеп куйды да, үзе киеп килгəнен киеп, китəргə җыенды: – Пока! Хушлашмыйбыз. Бүген кич тагын килəм. Айнып киткəнче, башын-күзен тизрəк əйлəндерергə кирəк егетнең. Акыллы егетлəр табу проблемага əйлəнеп бара. Күлмəгеңне еракка куйма, тагын биреп торырсың, бəхетле күлмəк булып чыкты ул... Бүлмəдəшлəремнең кайсыдыр: – Синең имтиханнарга əзерлəнəсең юкмыни? – дип сорап куйды. – Бар. Иртəгə тарих. Бернəрсə дə белмим. Укытучысы – шəп кеше. Бер күз кыссам, өчле куяр əле. – Ишекне япканда безгə кул болгады: – Чао! Абыстайлар! Артыннан ишек ябылуга, ачыргаланып, кычкырып елап җибəрдем. Əхсəннең быел гына үстергəн, безне харап иткəн кара мыегын, күлмəгемə кадəр кидергəн үземне, мине əнə шулай əрсез, кыю, оятсыз итеп тəрбиялəмəгəн əти-əниемне, гомумəн, кинəт караңгыланып киткəн бөтен дөньяны тирги-тирги еладым. Янымда мине ничек тынычландырырга белми хафаланып торучы кызларга: – Үтерегез мине, кызлар! Үтрегезез-ез! – дип ялвардым. Аптыраганнан, кызларның берсе Əхсəн янына йөгергəн булган икəн. Ишек шакып, егетем килеп керде. Ул ишектə күренүгə, кызлар берəм-берəм бүлмəдəн чыгып шылды. Əхсəнне күрүгə, ни əйтергə белмичə, гаепле кеше шикелле йөземне ике кулым белəн каплап, бераз дəшми утырдым. Аннары авылдашым салып калдырган күлмəгемне алдына ыргыттым. – Миннəн оялмасаң, күлмəгемнəн оялыр идең...