– Ярар, Фирүзә! Безнең дә әле йокларга исәп юк. Аделгә үзебезнең турбазабызны күрсәтәсе...
– Ярар, Фирүзә! Безнең дә әле йокларга исәп юк. Аделгә үзебезнең турбазабызны күрсәтәсем килә. Бүген анда кичке концерт һәм концерттан соң танцы. Аннан соң бөтен гаиләбез һәм әти-әни белән су өстендә катерда җәйге таң нурларының әкрен генә йөгергән вак дулкыннарда ничек таралып, төрле төсләргә кергәннәрен карыйсыбыз килә. Безгә ул таныш, әмма Адел белән Заринага – юк. Бәхет телим үзегезгә! – Светлана Фирүзәне кочаклап, үбеп алды. – Сезгә дә күтәренке күңел белән каршылавыгызны телим! – диде Фирүзә Светлананың сүзләренә каршы. Макар тавына кайтып җиткәндә, авылда әтәчләр төннең таңга авышканын хәбәр итеп кычкырып куйдылар. Әтәчләр тынуга, бөтен чишмә, тау буйларын айкап, сандугачлар сайрый башлады. Инештән аксыл куе рәшә күтәрелгәне сизелә. Алар машиналарын авыл башында, инешкә төшә торган сукмак янында туктаттылар. Фирүзә машинадан чыгуга, аның йөзенә иртәнге дымлы салкынча һава килеп бәрелде. Бу салкынча һавадан ул әзрәк чирканып та куйды. Ләкин салкынлыкны тоюы бик тиз бетте. Мансур пиджагын, салып, Фирүзәнең иңенә куйды. – Бик суык түгелме? Туңсаң, әйдә менеп йөрмибез. Без бит инде элекке чыгарылыш мәктәп балалары түгел, – дип, Мансур аны, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кысты. – Ә минем шул вакыттагы мәктәп баласы буласым килә. Ул чакта без нинди саф идек! Беренче тапкыр бер-беребезне яратуыбызны сиздек. Ул вакытта кабынган ялкын нинди давыллар аша узса да сүнә алмады, ә, киресенчә, үрләде генә. Рәхмәт сиңа, Мансурым, мине онытмавыңа һәм, минем белән нинди хәлләр булып узуына карамастан, ташламавыңа! – Фирүзә, кисәк кенә Мансурның куеныннан чыгып, инеш аркылы салынган асылма күпер аша тауга йөгерде. Аның озын, каты сикереп атлавыннан күпер шыгырдап, су өстендә уйнаган дулкын кебек чайкалып калды. – Тота алсаң тот! Куып җит мине, яратсаң! – дип кычкырды Фирүзә, иртәнге тын һаваны яңгыратып. Мансур бер мәлгә югалып калды. Ләкин Фирүзәнең соңгы сүзләре аны айнытып җибәргәндәй булды. – Мин җилдәй җитез, хәзер сине куып җитәм! – дип, Мансур әле һаман да чайкалган күпергә йөгерде. Ул вакытта инде Фирүзәнең гәүдәсе тауның ярты өлешендә сизелә иде инде. – Мин сине яратам! Мәхәббәтем миңа канатлар бирә. Шуңа күрә мин синнән җитезрәк! – дип кычкырды Фирүзә, тауның очындагы кыяга басып, аны куып килүче Мансурга. – Бир кулларыңны! Мин аларны үземә алам һәм беркайчан да ычкындырмам! – Ул, бөтен тау буйларын кочардай булып, аңа кулларын сузды. Мансур, бу күренешкә сихерләнеп, йөгереп менгән уңайга туктап калды. Ул шулай аны беренче тапкыр, кулларын сузып, шушы ук кыяда каршы алды. Элекке вакыттагы кебек, өстендә гел актан киенгән кием. Фәрештәмени! Ап-ак джинсы чалбар, ак кофта. Ә башында иңнәренә төшкән чем-кара чәчләрен яртылаш каплап, ак ефәк фата. Шул ук очкын чәчкән шомырт кара күзләр һәм үзенә тартып көлемсерәп торган шаян, кечкенә алсу иреннәр, аңа кулларын сузып, үзенә чакыра иделәр. Мансур бер сикерүдә, ул кулларны эләктереп алып, бөтен гәүдәсе белән үзенә кысты. – Фирүзәм минем! Мин сине бик тә яратам! Син сузган кулларны, учларыма алып, беркайчан да ычкындырмам! Сине бәхетле итәр өчен, тормышымны корбан итәргә ризамын! – дип, Мансур аның иреннәренә үрелде. Шул минутларда чыгып килүче кояшның беренче нурлары, аларның күзләрен камаштырып, яңа көн тууын хәбәр итте. Һәм иртәнге таң җиле, салкын саф иркәләве белән аларның хыялларын күтәреп алып, сукмак салгандай, үзенең артыннан өндәде, җиремнең чәчәкләрен иркәләп уятып, сак кына тибрәтеп куйды. ТӘМАМ.