Мәгарә (хикəя)
Мәгарә (хикəя) Салават ƏБҮЗƏР 1. Кыштыр-кыштыр килгəн тавышка сискəнеп уянды Галимə карчык. – Эх-эх, ни кылануың бу? – дип гаҗəплəнде ул, мылтык белəн булашып утырган бабаен күреп. Тегесе эндəшмəде, каш астына гына əбиенə караш сирпеп алды да үз эше белəн булды. – Сиңа əйтəм, Аллабирде, ни кылануың бу? – Галимə карчык урыныннан калкынды. Берара мылтыгына текəлеп утырганнан соң, Аллабирде карт əйтеп куйды: – Барып килəм əле... Тегеңə... Эшнең нидə икəнен шундук чамалап алды карчык. Илле ел бергə гомер сөрү дəверендə иренең бөтен кылыгын үзенекеннəн дə яхшырак белеп бетергəн. – Əстəгыфирулла, – дип бот чапты ул, "тегеңə" дигəн сүзнең төбендə ни ятканын шундук элəктереп. – Башың бармы синең, юкмы? Сакаллы сабый! Кычытмаган җирне кашып йөрмəсəң инде. Аллабирде килə, дип көтеп ята, дилəр, əнə. Əнə, картая белмəгəн нинди бəндə булдың!.. Карт кул гына селтəде: – Барам, дигəч, барам!.. Телеңə салынма, əнə, ризык җыештыр. – И илаһым! – Карчык бу сүзне "үзең белəсең" дигəн сымаграк əйтте. Алдына алганны куямыни ул: шушы арада телендə һаман шул "əйбер" булды. Көзен сугымга дип торган башмакларын еккан иде. Шуннан алып тынычлык бетте картына, тота да шуны сөйли, тота да шуны сөйли. – Берəрсенə əйтер идең, ичмасам. Карчыгының бу сүзе картның җанына тиде шикелле. – Ияренеп йөрергə, мине кем дип белəсең? – диде ул дорфа гына. Шулай да үзенең дə күңел төбендə шик дулап куйды. Аю алу уен эш түгелен яхшы белə: үз гомерендə утыз ике таештабанның тиресен тунады. Һа-ай, бар иде яшь чаклар! Алай дисəң, əле дə арба ярыгыннан төшеп калмаган инде, чаштырыбрак əйтсəң, типсə тимер өзəрлек. Шөкер, кордашлар кебек əйлəнгəн саен "уф"ылдап, бөгелгəн саен ыңгырашып йөрми. Бала чактан тау-таш артылып, урман гизүенең бер гыйльлəсе булган, күрəсең. Ə карчыгының сүзлəрендə дə хаклык бар. Берəрсен иярткəндə, яхшы булыр иде дə... Тик кемне иптəш итəсең ул эшкə? Əйтсəң, кеше көлкесе, аюга бару түгел, тəкə печəрлек тə ир-ат калмады хəзер. Юньлерəклəре Себердə озын акча артыннан куа, байтагы шəһəрдə дөнья көтеп ята. Козгын Хəбирне ияртəсеңмени? Аның көмешкə сеңгəн исеннəн өнендə йоклап яткан аю торып качар. Мал астын тазартудан башка эш чыгарлык түгел аңардан. Я ул илке-салкы Сəетне аласыңмы?! Үзеңə бер бимаза итеп. Эх, авылда эш эшлəрлек ир калмады шул!... Аллабирденең башына бер уй килде: кара, сугыш-фəлəн башланып китсə, болар белəн нишлəмəкче була икəн? Үз уеннан үзе шомланып китте хəтта. Аллаһ сакласын!... Көнчыгыш агара башласа да, кояш чыгарга байтак бар əле. Кеше уянып өлгермəс борын юлда булуың хəерле. Аллабирде алачыгыннан калтагаен алырга уйлаган иде да, кул селтəде: кар калын түгел, артык йөк булыр. Ə менə этенең юклыгына нык үкенде ул. Эх, Актырнагы əле булса! Картаюы җиткəн иде шул, бахырның. Былтыр мəрхүм булып куйды. Этен күмгəннəн соң байтак эче пошып йөрде аның, онытылып китеп ашарга да чыгаргалады. Шуннан соң башка эт алмады. Куй, диде, хəзер сунарга чыкмагач, аны гел бəйдə тотарга кирəк булыр. Эт интектереп ни... Караңгылы-яктылы чакта ук авылны үтеп, карт сунарчы Алатауга үрмəли башлады. Тауга азрак үрмəли дə, хəл алырга туктый. Һе, картлык сиздерə барыбер. Кайдадыр укыган иде шикелле, кеше үз тавына үз вакытында менəргə тиеш, диме. Уйлап карасаң, Аллабирденең дə, текə үк булмаса да, үз тавы бар инде. Кабаланмый, кешегə бəла салмый ул үз тавына үрмəлəде. Дəрте ургып торганда Галимəне җитəклəп алды. Бара торгач, ике малай өстəлде. Алары, шөкер, җебек булып үсмəде. Ир корына керер-кермəс үз көйлəрен үзлəре көйлəде, бер-бер артлы шəһəр ягын каердылар. Хəзер җəй айларында балалары белəн сирəк-мирəк кайтып, хəл-əхвəл белешеп киткəн булалар. Яраган инде. Хəер, онык-оныкаларын Аллабирде дə бик үзсенеп бармый. Урысча гына сөйлəшкəнгəме икəн, чит бавыр сымак алары. Башларыннан сыйпап, аркаларыннан сөеп алгаласа да, нишлəптер йөрəге кабул итə алмый. Аптырарсың, башка миллəткə əйлəнсə, үз токымың да ят була икəн... Кан туганлыгыннан җан туганлыгы якынракмы икəн əллə?!