Бераздан, Шəрига тынычлана төшкəч, без тагын кызынырга яттык. Ир-егетлəр коенырга йөгер...
Бераздан, Шəрига тынычлана төшкəч, без тагын кызынырга яттык. Ир-егетлəр коенырга йөгерде. Мин, əле һаман баягы халəтемнəн айный алмыйча: – Нигə бергə була алмадыгыз соң сез?! Сəбəп нидə? Нəрсə комачаулады? – дидем. Шəрига, кайдан, ничегрəк башласам аңлашылыр, дөрес булыр икəн дигəндəй, бер мизгел генə уйланып дəшмичə торды да сөйли башлады һəм менə нилəр сөйлəде... – Теге – Петропавловск-Камчатскийлы җəйдə аны гына уйлап яшəдем дисəм, алдау булыр иде. Уйламадым. Яратып китəргə дə җыенмый идем шикелле. Хат языштык. Бары шул гына. Җəй үтеп, икенче курста укулар башлангач та, "Кайтты микəн Камчаткасыннан?" дигəн уй башыма килеп тə карамады хəтта. Авылдагы, əни əйтмешли, тавык чүплəсə дə бетми торган бихисап эшлəрдəн арынуыма бераз шатланып, җиң сызганып дигəндəй, укырга керештем. Гадəттəгечə, иртəгəге көн өчен дəреслəр хəзерлəп, ярты төнне үткəреп, соң гына йокларга яткан идек. Ныклап йокыга оерга да өлгермəдем, кемдер дөбер-дөбер китермичə итагатьле генə итеп ишек шакыганга сискəнеп, сикереп тордым да "Кем бар?" дип сорап та тормыйча, ишекне ачып җибəрдем. Ачсам... Əхсəн! Гадəттə диңгезчелəр кия торган буй-буй зəңгəр сызыклы тельняжкадан. Кояшта каралып, бронза төсенə кергəн буй-сынына əлеге кием шулкадəр килешеп тора! Ул мине шундый бер җылылык белəн кочаклап алды да: – Əле яңа гына кайтып җиттек. Гафу ит, иртəнгə кадəр сагынуыма түзеп тора алмам, дидем... – дип пышылдады. Ышанасыңмы-юкмы, шул мизгелдəн мин аны үлеп ярата башладым... Дөресен əйтим, аңа кызыгучы кызлар күп иде тулай торакта. Хəер, тулай торакта гына иде микəн? Мин, ул чакыргач, сирəк-мирəк кенə Кызыл почмакка танцы-дискотекага төшкəлим. Кызыл почмакка килеп керүгə, мине беркемгə дə бирə күрмə, дигəндəй, Əхсəн гел минем кулымнан тотып тора иде. Тулай торак күпбалалы гаилə кебек бит инде ул. Анда нəрсə майтарганың, кем белəн кайда нишлəп йөргəнеңне бөтенесе белеп тора. Шуңа да карамастан, кайбер əрсез кызлар, музыка уйный башлауга, тиз-тиз килеп, Əхсəнне танцыга чакыра. Ул исə, "Нишлим?" дигəндəй, сораулы күзлəрен миңа теки. Кулымны кулыннан ычкындырам да: "Бар", – дим. Əле кызларын əйтерең бармы, муенына асылынып танцевать итəлəр. Мин аны яратып йөреп тə шулай булдыра алганым юк. Икебез бер тулай торакта яшəгəч, салкын көннəрдə урамга чыгып йөрмибез. Ул безнең дүртенче катка менə дə ишек шакып, мине коридорга чакырып чыгара. Бүлмəбезгə кергəне, беркайчан озаклап сөйлəшеп, чəй эчеп утырганы булмады. Коридорда да, миңа якынрак елышса, "Кирəкми, алай эшлəмə, гел кеше үтеп йөри, яхшы түгел..." – ди идем. "Үтсə соң, безнең бер-беребезгə мөнəсəбəтебезне бөтенесе дə белəлəр лəбаса, үземнең йөргəн кызыма якын килеп сөйлəшмəскə тиешмени мин? – ди дə, читкəрəк китеп баса иде. – Сиңа өйлəнергə дə куркыныч болай булса, кеше күрə, кеше сизə дип, яныңа яткырмыйча, гомер буе раскладушкада йоклатырсың..." ...Лəкин эш өйлəнешүгə барып җитмəде. Дөресрəге, барып җиткəч, бер селтəнүдə дигəндəй, юкка чыкты... Безнең авылдан бер кыз Мəдəният институтында укып йөри иде. Без аның белəн элек тə дус түгел идек. Əни дə каникулга кайткан саен: "Берүк аның белəн аралаша күрмə! Килсə, куып чыгарма, үзең янына барып йөри күрмə!" – дип, гел колакка "киртлəп" тора. Киртлəмəс иде дə, чөнки авылда чакта ук аның турында: "Унике яшеннəн бирле дөрес юлда түгел икəн..." – дигəн əллə нинди колакка ятышсыз, ямьсез сүзлəр йөри. Мин исə акылым белəн андый сүзлəрнең дөрес булуына һич ышана алмыйм. Ничек инде кияүгə чыкмаган кыз шулай була алсын, дип уйлый идем. Артык əрсезлеген, кыюлыгын бернинди чиклəү-киртəлəрсез иркен тормышта, үз иркендə үсүеннəн күрə идем. Бик яхшы: безнең кебек кыюсызланып, намус саклап тормый, үз сүзен чатнатып, күзеңə бəреп əйтə, ничек итсə итə, үзенə кирəкне каерып ала. "Общагагызга танцыга килгəн идем, соң дип кайтып тормадым, сездə генə кунып китим əле", – дип, бервакыт безнең бүлмəдə йоклаган иде. Шуннан соң күренми иде əле. Кайвакыт бүлмəдəш кызлар гына, исеме белəн əйтмичə: "Теге безнең тулай торакта йөри, егетлəр "ауларга" килгəндер инде", – дип көлə иде.