Улы кайтып кергәндә караңгы төшеп кенә килә иде. Тып-тын. Бер тавыш ишетелми. Телевизор...
Улы кайтып кергәндә караңгы төшеп кенә килә иде. Тып-тын. Бер тавыш ишетелми. Телевизор да сүнгән хәтта. Әнисе, гадәттәгечә, аш пешерү бүлмәсендә кайнашмый. Кичке аш исе дә чыкмаган! Тәбрик аяк киемен дә салмый әнкәсе янына ашыкты. — Әни, син тормадыңдамыни? Кузгал әйдә, чәй эчеп алыйк, — дип тезде улы берни аңламыйча. Җавап булмады... Кулын учларына алса, суп-суык... Куркышыннан Тәбрик күрше Әминә апасының ишеген шакыды. Ярый, өйдә чагы туры килде анысының! Күршесе бер карауда аңлады барын да... Авыру йөрәге соңгы тапкыр тоткан икән! Беркемгә һәм бер кайда хәбәр итеп тә өлгермәгән. Уянмагандыр да, бәлки... Шартына китереп, Зәлифәне якыннары җир куенына илтеп салдылар. Әнисә бу турыда соңрак ишетте. Менә ике көннән соң алар Фәнил белән Зәлифә ишеге төбендә басып торалар. Чыгып киткәндә дә үзе түгел, җаны булса да, карап калгандыр сыман тоелды. — Килдегезмени? Соңладыгыз шул... – диде микән? Шәһәр буйлап бик озак йөрделәр алар. Кафега кереп, тамак ялгап чыктылар, шәһәр паркында йөрделәр. Күп нәрсә турында сөйләштеләр, ләкин сөйләшүләр гел Зәлифә турында әйләнде. Ахирәтләре вакытсыз китеп барганга күңелләре китек сыман иде. ...Сентябрь ае булса да, җәй үтеп тә китмәгән әле. Яфраклар я яшел, я сары-кызыл төстә. Җиргә дә коела башламаган бер мәл. Кояш та нурларын җәйдәгечә мулдан чәчә. Тирә-якттагы гүзәллектән күзләр камаша. Табигатьнең кеше кайгыларында бер эше дә юк! Көз булса, яңадан әле яз киләчәгенә өмет бар. Ә кеше язмышы бер өзелсә, аның яңадан ялганмаячагы көн кебек ачык. Яшәсәләр дә, безнең истәлек-хатирәләрдә генәдер... Альфия Шайхлисламова