Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)
Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) XVII (Ахыры.) Крестьяннар бер-берен таптап чыгып йөгергәннән соң, ялгыз калган Гәрәй кинәт сәкегә утырды. Кулын йөзенә, маңгаена куеп бераз гына уйланып, шашып торды да акырып җибәрде. Бу куркынычлы саташулы тавыш аның көлүеме, елавымы — аерырга мөмкин булырлык түгел иде. Шашкан күзләре түшәмгә, аннан морҗа калагына текәлделәр. Сикереп торып, кулы белән тимер калакны тартты да тагы кире утырды, тагы кинәт кузгалды. Идән уртасына басып акырып елады да йортка-абзарга чыгып китте. Тегендә Намаҗан йортындагы ашханәдә аш пешереп, аны кечкенә кисәк алабута икмәге белән ашап, азрак хәлләнгәч, ташчы Кәмали үзенең кыйналган күршесе — балтачы Гәрәйне бу ашарга җыелган халык эченнән күзе белән эзләде. Тапмады. Тукта, ул юньсез хәлсез ятадыр дип, кайтышлый аңа керде. Өендә юк. Кечкенә сабый кызның пешерелмәгән нечкә ябык куллары, кабыргалары шунда сәкедә аунап яталар. Кәмали аптыранып уйланды: «Тукта, бу кайда булыр?» Эзләнеп, каранып, бераз шикле куркыну белән йортка чыкты. Анда түбә саламы алып ашалган, читәне ягылган абзар, аның көч җитмәгәнлектән генә төшереп ягылмаган калын агач өрлеге бер баганадан икенче баганага таба сузылып тора... Өрлекнең нәкъ уртасына билбау бәйләнгән, билбауның түбәнге очы ипләп, муенчак итеп ясалган, менә шул муенчак Гәрәйнең кипкән сөяк муенын буып тора. Йөз кара көйгән, тел салынган. Акрын гына җил исә, асылган гәүдә үзенең бугалагы белән бергә әле бер якка, әле икенче якка акрын гына тирбәлә. Гәрәйнең өстендәге чикмәне ачылган, күлмәге ертылып салынган, киң күкрәгенең эре кабыргалары кипкән агачлар кебек калкып тезелешеп яталар, тышка таба чыгып торган күзләре, гәүдә җил белән әйләнгән саен, әле бер якка, әле икенче якка карыйлар, бу күзләрдә шелтә катнаш шашкынлык белән каты газап тулы. XVIII Бөтен кыш буенча күңелен тынычсызлаган, авылда теге бала ашый торган карчыкларны, җиде хатын турындагы әкиятләрне ишеткән саен йөрәген тартып, чакырып торган ерак кала ахыр чиктә малайны үзенә суырып алды. Атасы, шашып, сеңлесен суйган көндә, ул, елап-елап, күрше авылга йөгерде, аннан атлыларга иярә-иярә, күп көннәр үткәч, калага килеп керә алды, ләкин үлем аны үзенең каты тырнакларыннан ычкындырырга теләмәде. Ул коточыргыч авыр ачлык елның тирән куркыныч фаҗигасен әйтеп бирергә адәм теле җитәчәк түгел! Кечкенә бала зур калада тагы яманрак аптыранды. Урамнарда хәлсез гәүдәләр, үлекләр, үлем көтеп туңып ыңгырашучылар шунда аяк астында яталар. Атасының асылынуына атна тулганда, Зәйни шәһәр уртасында мәчет капкасы төбендә карга егылды. Бераз ыңгырашып ятты да хәле бетеп тынды. Җомгадан чыгучылар, монда үләксә ята ич, нигә җыймыйлар, дип сукранып үттеләр. Сабый бала, туңса да, үлеп җитмәгән иде әле. Авыр ачлык фаҗигасеннән файдаланып, эт ите, адәм ите, мәче ите кебек нәрсәләр белән яшерен сату итә торган карчык, кич белән үтешли, Зәйнигә күз салды, «кызгану» төсе белән тотып карады, үз эченнән, әле яңа икән, бозылмаган икән, ярарлык җире табылырлык икән, дип уйлады. Як-ягына күз атты да тиз генә капчыгына тыкты, икенче көнне, башка күп нәрсәләр катнаштырып, шул иттән шулпалы пилмән ясап сатты. Казан, 1923 ел.