Перейти к содержимому
Максиметер

күтәрелсә, Зәйни малай шунда качкан икән, ул атасының ярым шашкан күз карашыннан «черр....

күтәрелсә, Зәйни малай шунда качкан икән, ул атасының ярым шашкан күз карашыннан «черр...» килеп кычкырып җибәрде: мине тере көенчә ашарга менгән икән дип коты очты, өйнең түбә кыек тактасын каерып, елап, акырып, урамга сикереп төште дә качты. Гәрәй моңа бераз гаҗәпләнде, мәгәр үзенең эшен бүлмәде, ашъяулык чүпрәгенә төрелгән итне очырмадагы әрҗәләр арасына яшерде дә, баскычтан төшеп, кире өйгә керде. Сәкенең такталары ягылып бетмәгән иде әле. Шуларның берен тиз-тиз яргалады, чүлмәккә тутырып су салды, аны мич алдындагы ике кирпечкә куеп, өстенә утын тезде, көлне актарып, андагы чаткыларны өреп, чыраны яндырды да ут кабызды. Монда ялкын кыздыра башлады. Үзе куна тактаны алып, итне ваклап, йомшаграк кисәкләрен чи көенчә чәйни биреп, турарга тотынды. «Күптән ашаган юк иде... Әгәр азрак тоз да булса, яхшы буласы икән! – дип уйлады. – Тоз тәме татыган юкка айлар үтте инде! Күршеләрдән сорасаң? Аларда да юктыр, булса да бирмәсләр!» Ул шулай аш пешерергә хәзерләнгәндә, урамнан ниндидер тавыш ишетелде. Бу зур шау-шуга әйләнеп, йортка якынлашкан кебек булды... Менә ишек ачылды, ниндидер ябык, үлек кыяфәтле, кабердән кайткан төсле куркыныч шәүләләр, әллә нинди үлем күләгәләре өйгә тулдылар... Болар нәрсәгәдер шаулашалар, хәлсез кулларын кизәнеп, бер-берен таптап, Гәрәйнең өстенә киләләр... Ул бу эшне башта ук сизгән, яртылай туралган итне куна такта белән сәке астына куеп, канлы пычакны мич артына ыргытып өлгергән иде. Идәнгә тамган бер-ике тамчы кан эзенә аягы белән басып, яшерергә азаплана иде... Шау-шу кереп өйне баскангача боларны бетергәнгә, үзенчә бераз тыныч, шулай да аптыраулы йөз белән халыкка карады. Бер сүз дә дәшмәде, артык куркыну, үзен гаепле кебек табу да сизенмәде... Тик бу шашкын дулкын эчендә Зәйнинең булмавы гына аны бераз гаҗәпкә калдырды... «Ул кайда икән?» – дип уйлады... Кемнәндер бу турыда сорарга авыз ачты, мәгәр өлгерә алмады. Әллә нинди карлыккан җәһәннәм тавыш белән ташчы Кәмали: – Убырлы карчык Зәбидәне үтерештең! Инде син, дуңгыз, эт, үз балаларыңны суеп ашый башладыңмы? – дип акырып, аның бугазына ябышты. Әллә нинди кара ачу катнаш дошманлык белән котырынып, аны буарга тотынды. Арадан берсе яман кабер тавышы белән тагын акырып җибәрде. – Нигә әйтмисең?! Кызыңны кая куйдың? Өйне тутырган ач, хәлсез шәүләләр Гәрәйне тарткалап, идәнгә ташлап таптарга, изәргә омтылдылар. Үзләре үлем, кабер тавышы белән туктаусыз кычкырыналар: – Нигә әйтмисең? Кечкенә кызыңны кая куйдың? Суеп ашадыңмы? Безгә улың Зәйни коты очып елап килде! Әйт, әйтмәсәң, шул җирдә бетерәбез!!! Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бөтен өйне, йортны басты. Барган саен, тагын яманрак котыру төсенә керде, мич буенда такта шүрлек бар иде, берсе ашыгып, куркынып, шуны актарырга кереште дә, койрыклы тере шайтан тоткан кебек, коты очып кычкырып җибәрде: – Менә! Менә пычагы! Менә, каны да кипмәгән! Саргаеп, корышып кипкән йөзле, ялангач гәүдәгә иске ертык чикмән ябынган Фәррах сәке астыннан куна тактаны тартып чыгарды, карлыккан җәфалы тавышы белән идәнгә нәрсәдер ыргытып бәрде: – Җәмәгать! Менә кулы, менә кабыргасы! – диде дә, үз-үзенә, үз тавышына буылып, кулындагы бала сөягеннән шашып, арты белән мичкә сөялеп катты. Акрын-акрын идәнгә чүгәләде, аны таптап, тагы Гәрәйгә ташландылар. Бөтен өйне шашкан томан, ерткыч караңгылык каплый. Куркыныч үлем шәүләләре үзләрен үзләре, дөньяларын оныталар, хәлсезлекләрен сизмиләр, кара ерткыч дулкын белән акылларыннан язып, үз баласын үзе ашаган крестьянга — балтачы Гәрәйгә тагы да яманрак акырышып, һөҗүмгә тотыналар, кул белән, аяк белән кыйнап, күкрәкләрен, битләрен чабаталы аяклар белән таптыйлар, изәләр. Шул ерткыч үлем, куркынычлы дулкын эченә кайдадыр бер сүз ташлана, тышта кемдер көлү катнаш саташу белән акырырга тотына: – Йөкләр килә, сәвит йөкләре килә! Бәрәңге килә, алабута килә! – дип, үзе кычкыра, үзе карга бата-бата, егыла-чума тагы тора, тагы егыла, тагы акыра: – Бәрәңге килә, сәвит атлары йөк белән кайталар, ит бар, алабута бар, икмәк бар!

301 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.