Үлем үкенечсез булмый (тормыш үзе язган хикәя)
Үлем үкенечсез булмый (тормыш үзе язган хикәя) Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА Ишекне 18 яшьләр тирәсендәге бер кыз ачты. Тулы гына гәүдәле, җитди йөзле, көл төсендәге кыска чәчле. Ә күзләре! Нәкъ Зәлифәнеке төсле, терекөмеш тамчыларыдай, йөгерешеп тора. Әнисә белән Фәнил ишек төбендә беразга аптырашып калдылар. Аннан гына Әнисә телгә килеп: — Без мәрхүмә Зәлифәнең классташлары идек. Соңгы юлга озатырга киләлмәдек, әле хәер китердек. Әнисе Рина апаны күрергә иде, — диде. — Мин оныгы Лариса булам. Әти, абый дәү әни белән бергәләп аның әйберләрен алырга киттеләр. Дәү әни хәзер абый белән монда яшәячәк. Без инде килеп аларга ярдәм итеп йөриячәкбез, Алла бирса, — диде кыз бер дә каушамыйча. Чыгып киткәч тә, әлләни күпме Зәлифә турындагы уйларыннан арына алмады Әнисә. Якыннарының яшәү рәвешенә никадәр үзгәреш кертеп китеп барган ахирәте. Юкка гына бит үлем үкенечсез булмый, димәгәннәр. 90га җитеп килгән әнисен, авыру улын, олы улы белән гаиләсен калдырган бит. Аны гел күрәсе килеп торган ахирәтләре соң! 65е бер-ике айдан туларга торганда. Әле гомер көзенә җитер-җитмәстә соң! Үскәндә Зәлифә Фәнилнең кара-каршы күршесе иде. Бик тә матур, чая иде ул кызыкай. Ә Әнисә белән алар 10 еллап элек күрешеп, дуслыкларын "яңарткан" иделәр, болай дип әйтеп булса инде. …Үз тормыш юлыңнан акрын гына атлый бирәсең. Тирә-ягыңда якыннарың, дусларың сине озатып бара, тормыш авырлыклары шуңа җиңелрәк тоела. Ә инде иске дуслар, гомер үтеп бетте дигәндә генә килеп чыкса, бөтенләй аптырашта каласың. Ул чакта болай да артык хисләнә башлаган күңел әллә нишли, истәлекләрне күңелең төпкеленнән чокып чыгарырга, тәртипкә салырга тотынасың. Әнисәне дә дөнья бетереп сабый чак ахирәте Зәлифә эзләгән булып чыкты. Хәзер Интернет заманы, кеше, печән өемендәге энә түгел, аны табу җип-җиңел. Очраштылар да ул чак утырдылар шулай: бөтенләй таныш булмаган кешеләр кебек. Кырык елга якын вакыт үтеп киткән бит, үзе бер гомер! Бер кич һәм төн буе сөйләштеләр. Шунысы кызык: балачак хатирәләре бик яхшы сакланган, ә икесе дә бер-берен өйрәнергә, белергә тырышты. Бергә җитәкләшеп мәктәптән кайтулар, кичләрен көтү каршылау, бозау эзләүләр, кызыклы уеннар! Шул бер гөнаһсыз сабый чаклардан соң никадәр су кичелгән. Язмыш икесен дә нык кына сынаган дигән фикергә килеп, очрашып торырга сүз куешып, аерылыштылар. Язмыш җиле шул чак Әнисәне Зәлифә яшәгән шәһәргә ташлаган иде. Ул анда эшли һәм яши иде. Бер-берләренә кунакка йөрештеләр, дуслык җепләре ныгыды. …Туган авыллары аларның зур гына, ул озын-озын дүрт урамнан тора. Һәр урамы аерым бер авыл дияргә була, чөнки үзеңнекеләр белән генә бик дуссың, ә башкалар — читрәк кебек. Зәлифә икенче урамнан булса да, беренчегә баргач та, бик дуслашып киттеләр. Ә инде аның Әнисә торган урамга күчеп кайтуына аңардан ныграк сөенгән кеше булмагандыр. Тик ул үзе күпме моңа кайгырган булган икән, моны Әнисә соңрак кына аңлады. Дәү әнисе көн дә тәмле ризыклар белән сыйлап та караган, дәү әтисе, атына утыртып, гел үзе белән урман-яланнарга йөртергә тырышкан. Әтисе дә башта килгәләгән. Көчле куллары белән күккә чөеп: «Кызыкаем, матурым, шундый сагындым» диюләре, күзләреннән, битеннән үбүе, иркәләвеннән дә зур бәхет юктыр кебек тоелган. Кесә тутырып, тәмле кәнфитләр, алмалар алып килгән үзе. Тик әти кеше кайтып китсә, дөнья тагын буп-буш кала сыман тоелган. — Әни, әйдә әти янына кайтыйк, — дип елап та караган Зәлифә. Тик... Беркем дә сәбәбен аңлатмаган шунда! Еллар үткәч, эзләп тапкан әтисе, күзләренә тыгылган яшьләрен сөртә-сөртә, барын да аңлатып биргән. Хыянәтын күтәрә алмаган Маһира апа иренең. Күрше авыл Хәмидә дигән хатын белән чуалганын ишетеп, үз әтисенә кайтып киткән. Озак та үтми аларның өенә теге хатын белән аның Зәлифәдән зуррак кызы яшәргә килгән. Хуҗа да булып алганнар шунда. Зәлифә, бәлки, балалыгы белән боларны алай ук кичермәс, уен белән онытылыр да иде. Ләкин башка бар балалар аны чит-ят иткән. Урамга чыгу белән тәртипсез малай һәм кызлар аны үртәргә тотына, кайберләре сугыша ук башлый. Беркөн ул түзмәгән: