Перейти к содержимому
Максиметер

агылдылар; һичбер сүз белән, һичбер көч белән тыярга, туктатырга юл булмады, дүрт капчы...

агылдылар; һичбер сүз белән, һичбер көч белән тыярга, туктатырга юл булмады, дүрт капчык бәрәңге шунда кар өстендә чи, туң килеш ашалып, кимерелеп бетте. Төнлә ачлар тарафыннан үтерелгән Намаҗанның өе ризык килгәндә ашханә ясар өчен уңайлатылган иде. Булганынча утын кистеләр, җитмәгәненә читәннәрне, коймаларны җимерделәр, әллә ни чаклы хатыннар үзләре сорап, туйганчы аш исе, бәрәңге исе, икмәк, алабута исе иснәп калыр өчен, шунда казаннар тирәсендә булышлык иттеләр, ирләр, балалар, карчыклар, картлар, хәле бары — аяк өстендә, хәлсезе — утырып, карга ятып, ризык пешкәнне, өләшә башлаганны тирән бер түземсезлек белән көттеләр. Казаннарга ябык елкы итләре салынып, морҗалардан аксыл-соры төтеннең беренче күренүе бу көткәннәрнең өметләрен якынайтты, җыелган халыкның ашау дәрте кайнап, ниндидер эчке корыч ыргаклар карыннарны борып-борып алдылар. Миләр ачылгандай, йөрәккә өмет, ышаныч дулкыны керергә теләгәндәй булды. Бер минут бу әйберләр, казаннар яныннан аерылмаган рәис үз янына ташчы Кәмалине чакырды: – Син, Кәмали абзый, – диде, – халыкка әйт, бездә савыт-саба юк, өйләреннән китерсеннәр, – диде. Ләкин ач крестьяннар таралырга курыктылар, өчнең берсе, тирә-күршенең икесе китсә, башкалары морҗадагы төтеннән, аш кайнаган өйнең тәрәзәсеннән күзләрен ала алмый, таш кебек катып кузгалмый тордылар. Болар арасында берсеннән-берсе җылырак сүзләр тарала башлады: туйганчы шулпа бирәләр икән, тагы берәр кисәк алабута икмәге дә бирәләр икән, инде хәзер шулай көн дә ашатмакчылар икән, бу сигез йөк беткәч, тагы сигезне, аннан тагы сигезне китермәкчеләр икән дигән кебек өметле хәбәрләр күңел юанычы белән матурланып, крестьянның йөрәгенә туктаусыз дәрт арттыра торды. (Ахыры бар.)

235 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.