Перейти к содержимому
Максиметер

Бу гаҗәп тавышны ишетүгә, кыйналып, имгәтеп ташланган Гәрәйнең өенә тулган ач үлем, кре...

Бу гаҗәп тавышны ишетүгә, кыйналып, имгәтеп ташланган Гәрәйнең өенә тулган ач үлем, крестьян шәүләләре, кинәт нәрсәнедер искә төшергән, нәрсәнедер кинәт аңлаган кеше кебек башларын күтәреп, җансыз багана кебек хәйранлыкта катып тукталалар. Тыштан килгән саташулы, тиф хасталы тавыш тагын көлеп кычкыра: – Бәрәңге дә бар, алабута да бар, ха-ха-ха... ашыйбыз гына! – ди. XVI Бөяне кинәт ерган язгы ташкын кебек, ач крестьян төсендәге кайсы кипкән, кайсы шешенгән хәлсез үлем шәүләләре барлыгы берьюлы, бер-берен таптап, егылып, урамга таба «бәрәңге», «алабута», «ит» тавышы килгән якка ташландылар. Кыйналып, изелеп ыргытылган Гәрәйне онытып, аны өендә ялгызын калдырдылар. Үзләре ерак каладан килә торган юлга, куе зур урманның бу кечкенә караңгы авылга таба караган ягына йөгерештеләр. Бөтен җәй яңгыр таммады, бер бөртек иген үсмәде, үлән-яфрак корып кипте, хайваннар туфраклы тамыр кимереп кырылдылар, күсе, йомран, эт, мәче әллә кайчан ашалып бетте, бу кечкенә авылның караңгы тормышында мыжгырдаган крестьяннар ачыгып хәлдән тайдылар. Шулай да «икмәкле йөкләр килә» дигән тавыш аларның актык көчләрен чыгарды, алар арыйлар, атлаган саен егылалар, карга чумалар, һаман да бер-берен таптап, берьюлы бер-бере өстенә өчәр-бишәр кеше өелгәләп, тагы торып китәләр. Куркыныч көлү катнаш саташулы тавыш ялган булмады, анда — ерак-ерак каладан килә торган юлда — урманнан чыгып, боларга таба кузгалган чаналар күренде, крестьяннар, актык көчләрен җыеп, шул йөкләргә генә барып җитә алсак иде, аннан котылыр идек дигән җылы өмет белән ыргылдылар. Анда зур йөк төялгән сигез чананы арык, ябык сигез ат, бер туктап, бер кузгалып, кыенлык белән карлы юлдан болай таба өстериләр. Чаналарга каршы барып, ни-нәрсәдер төялгән капчыкларны күрү белән, ач крестьяннарның миләре капланып, йөрәкләре туктый язды. Ташчы Кәмали түзә алмады, ат янында килә торган чыбыркылы юлаучының сүзенә колак салмастан, иң алдагы чанага барып егылды, куллары белән кочаклап, тешләрен батырып, бер капчыкны тартырга, үзенә таба өстерәргә, өзәргә, чишәргә ашкынды, йөкчеләр җаваптан куркып, моны аерырга, читкә этәреп ташларга тырыштылар. – Болай ярамый, килгән кире качмас, совет өенә барып җитсен. Пешкәч ашарсыз, – дип, сүз белән аңлатырга теләделәр, ләкин моны ишеткән кеше булмады; ач күләгәләр бер-берен таптап, алдагы чаналарда кар сырып бетергән капчыкларны берәм-берәм өстерәп-тарткалап, җиргә, кар өстенә тәгәрәттеләр, хәлсез куллары, зәңгеләдән йомшарган тешләре белән газапланып, капчыкларын өзгәләделәр, ертып-ертып җибәрделәр, чана тирәсе бәрәңге белән тулды. Карга туң, чи бәрәңгеләр сибелде. Ташчы Кәмали, моны күргәч, алтын тавы тапкан кеше кебек шашып кычкырып җибәрде, кар катнаш туң, чи бәрәңгеләрне авызына ашыгып-ашыгып тутыра, йотлыгып чәйни башлады. Башкалар һәммәсе җиргә ташландылар, ертык капчыкка тыгылдылар, каушап, калтырап, карлы бәрәңгеләр белән авызларын тутырдылар, дөньяларын онытып, йотлыгып ашарга атылдылар. Ачлар туң бәрәңге белән азапланганда, йөкче татарлар, бүтән капчыкларын ныграк бәйләп, тизрәк авылга керү ягын карап кузгалдылар. Алар артыннан халык та калмады, җиңнәренә, куеннарына, кесәләренә тутырган чи, туң бәрәңгеләрне гаҗәп бер ләззәт белән кимерә-кимерә, шул азык йөкләреннән аерылмый, ике як белән каравыллап, совет өенәчә бергә килделәр. Рәис үзе атналар буенча бернәрсә капканы юк, аяклары, гәүдәсе шешенә башлаган иде. Шулай да түзмәде, өстерәлеп чыкты, бераз карап катты, аннан кинәт капчыкка ташланып, чи бәрәңгенең тыш-кабыгын чикмән җиңе белән сөрткәләде. Тәмләп ашый башлады. Алда торган зур эш аның тәнендәге актык көчләрен суырып кузгатты, ул яңа килгән йөкләрне бушаттыру чарасына тотынды. Ул арада бу зур шатлыклы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерә. Кар баскан өйләрдән җанлы мәетләр күтәрелеп чыгалар, юлсыз, сукмаксыз урамнар, тыкрыклар буенча вакытсыз картаеп кипкән яки шешенгән кечкенә балалар, шешенгән, авыз ачып сүз әйтә алмаслык хәлгә җиткән хатыннар, туфрак төсле каралган карчыклар, картлар үлемнәре, каберләре белән бергә кузгалып, бу ризык йортына

140 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.