«Кряшен чибяре-2026» финалисты Анастасия Шумитова белән таныш булыгыз👑 — 3 июля 2026 г. в 05:56:01
«Кряшен чибяре-2026» финалисты Анастасия Шумитова белән таныш булыгыз👑 🗓️Туган көне: 19 декабрь, 1999 ел. 📍Кайдан: Мамадыш районы, Ташлыяр авылы. 🏫Уку/эш урыны: Яр Чаллы шәһәренең 39нчы күппрофильле мәктәбендә музыка укыта. ❤️🔥Девиз: «Шумит нәселе кызлары барысын да булдыра!» ⚡️Хобби: спорт белән шөгыльләнә, җырлый һәм фортепианода уйный, «кавер»лар яздыра. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшен традицияләрен, туган телне һәм гадәтләрне өйрәнү, җаны белән тою. Төп максаты — «Кряшен Чибяре 2026» титулына ия булу. Керәшен чибәре — матур йөз, буй-сын гына түгел, халкыбызның бай культурасын кадерләп саклаучы да. 🫶Бердәмлек нәрсә? Үзара ярдәм һәм тугрылык. 🌻Керәшен хатын-кызы... үз милләтенен культурасын, бәйрәмнәрен, җыруларын, ризыкларын белеп, саклап, йола-гадәтләрне яшь буыннарга өйрәтүче, ата-бабаларының рухи мирасын дәвам итүче. Анастасия, уңышлар! 📸Фото: Эльмира Шрыкова. 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы. Сүз уңаеннан, «Туганайлар» редакциясе тавыш бирү нәтиҗәсе буенча «Online кряшен чибяре»н сайлаячак, сайтларын күзәтеп барыгыз!😉