Каршы алыгыз: «Кряшен чибяре-2026» финалисты — Альбина Михайлова👑 — 4 июля 2026 г. в 08:32:00.126
Каршы алыгыз: «Кряшен чибяре-2026» финалисты — Альбина Михайлова👑 🗓Туган көне: 13 сентябрь, 1998 ел. 📍Кайдан: Кукмара районы, Үрәсбаш авылы. 🏫Уку/эш урыны: Казанның 7нче шәһәр больницасы. ❤️🔥Девиз: «Яр буен ташлап китүдән курку хисеңне баса алсаң гына, һичшиксез, океанны да йөзеп чыга алачаксың!» ⚡️Хобби: җырлау, бию, төрле кул эшләре буенча мастер-классларга йөрү, сәяхәт итү. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшеннәрнең тарихын, мәдәниятен, йолаларын, әби-бабаларыбызның көнкүрешен ныклап өйрәнү, аны төгәл, дөрес итеп һәм асылын саклап киләчәк буынга тапшыру. Башка төбәкләрдәге кардәшләребезнең үзенчәлекләре белән танышу, яңа танышлар-дуслар табу. 🫶Бердәмлек нәрсә? Бер-береңә терәк булып, шатлыкны уртаклашып, авырлыкларны бергә жиңеп яшәү. Бу кагыйдә ике кеше арасындагы яисә төркемдәге мөнәсәбәтләрдә дә, ил күләмендә дә урынлы. 🌻Керәшен хатын-кызы... юмарт, эчкерсез, жыр-моң яратучы, гаилә учагын саклаучы, олыларны хөрмәтләүче, ир хакын хаклый белүче, изге күңелле, эчке һәм тышкы матурлыкны үзенә берьюлы жыйган. Альбина, уңышлар сиңа! 📸Фото: Эльмира Шрыкова. 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы. 👑Быел «Кряшен чибяре-2026» титулы өчен 10 кыз көч сынаша. Конкурсның йомгаклау этабы 18 июльдә Мамадышта республикакүләм Питрау бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданчыгында булачак. Биредә Татарстан күләмендә һәм Мамадыш муниципаль районының үз «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар.

