Перейти к содержимому
Максиметер

Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Табын интернат-мәктәбе укучыларына «Яраткан...

Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Табын интернат-мәктәбе укучыларына «Яраткан укытучыма сюрпризлы тартмачык» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрде.  Балалар кардмейкинг – гади материаллардан үзенчәлекле бүләкләр ясау алымнарын үзләштерде. Эш барышында кәгазь стаканнар, кайчы, кайнар җилем, атлас тасмалар һәм ялтыравыклы бизәкләр кулланылды.  Укучылар һәр тартмачыкка тәм-томнар салып, яраткан укытучыларына җылы теләкләр язылган открыткалар да әзерләде.  Үз кулларың белән ясалган бүләк аеруча кадерле, чөнки аңа балаларның тырышлыгы, күңел җылысы һәм ихлас рәхмәт хисләре салынган. Мондый иҗади дәресләр балаларның кул эшләренә кызыксынуын арттыра, фантазиясен үстерә һәм башкаларны сөендерергә өйрәтә. Фотолар – китапханә архивыннан. #мәдәният #Мөслим_мәгарифе

253 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

853 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.