Мөслим районы вәкилләре балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышын...
Мөслим районы вәкилләре балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында катнашты Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышы узды. Утырышта Мөслим районының хокук саклау органнары вәкилләре, мәктәп директорлары һәм район белгечләре катнашты. Чараның төп темасы – балалар арасында хокук бозуларны кисәтү, аларның иминлеген һәм хокукларын яклау. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларны хокук бозулардан саклау – гаилә, мәктәп, хакимият һәм хокук саклау органнарының уртак бурычы. Бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бару өчен барлык җаваплы структураларның үзара хезмәттәшлеге мөһим. Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. #иминлек #Мөслим_мәгарифе
Канал в каталоге Максиметера
853 подписчиков · Новости