🧵 «Матур бизәкләр» – чигү сәнгате серләренә сәяхәт
🧵 «Матур бизәкләр» – чигү сәнгате серләренә сәяхәт 27 октябрь көнне Шуганка авылы мәдәният йортында чигү сәнгатенә багышланган «Матур бизәкләр» дип исемләнгән матур һәм эчтәлекле мастер-класс узды. "Чигү осталыгы дәресен озак еллар гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, зур тәҗрибәле һәм хөрмәтле остазыбыз Тәбрия Сәетгалиева үткәрде. Мастер-класста катнашучылар халкыбызның бай рухи мирасының бер өлеше булган чигү сәнгатенең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштылар, аның серләренә төшенделәр, яңа күнекмәләр үзләштерделәр. Очрашу иҗади рухта, җылы һәм дустанә мохиттә узды. Катнашучылар үзара тәҗрибә уртаклаштылар, кул эшләренә булган кызыксынуларын тагын да арттырдылар", - дип хәбәр итәләр Шуганка мәдәният йортыннан. Фотолар - Шуганка мәдәният йортыннан. #мәдәният