КЕТЧУП👌😋
КЕТЧУП👌😋 Кетчупны беренче тапкыр ясап карау👌Ник баштарак ясамадым икән😋😋Шундый тәмле булды! Әйтеп бетергесез! Кибет кетчуплары бер якта торсын. Помидор күп вакытта ясап калыгыз😋👌 ✔️Кетчуп ясау өчен кирәк : 🔸помидор - 2кг 🔸алма - 250 гр 🔸суган - 250 гр 🔸шикәр комы - 90 гр 🔸тоз - 1 аш кашыгы 🔸борыч - ярты чәй калагы 🔸корица - ярты чәй калагы 🔸гвоздика - 4 данә 🔸уксус (6%) - 125 мл ✔️Эш барышы : 🔸помидор, алма(тышын чистартмыйча), суганны турыйбыз һәм блендер белән болгатабыз 🔸утка куеп кайнатып чыгарабыз, утны кысып 1 сәгать кайнатабыз(10-15 минут саен болгатып торабыз) 🔸1 сәгать кайнагач, тагын блендер белән болгатып алабыз 🔸өстен ачып, тагын 30-40 минут кайнатабыз (болгатып торабыз) 🔸шикәр комы, тоз, борыч, корица, гвоздика, уксус салып 5-7 минут кайнатып алабыз 🔸гвоздиканы алып, 2-3 минут кайнатабыз 🔸тәмен тикшереп карыйбыз һәм сүндерәбез 🔸стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз