СЫРНЫЙ КРЕМ-СУП😋👌
СЫРНЫЙ КРЕМ-СУП😋👌 Берничә рецептны берләштереп пешерелгән аш. Бик җиңел пешерелә, үзе бик тәмле, җиңелчә аш була! Сырдан аш пешергәндә иң мөһиме - дөрес сыр сайлау. Эретелгән (плавленый) сыр кирәк, ярты литрга 100 гр исәбеннән. ✔️Аш өчен кирәк : 🔸Шулпа - 1,5 литр 🔸Эретелгән сыр (Хохланд) - 300 гр 🔸бәрәңге - 3-5 🔸кишер - 1 🔸суган - 1 🔸тавык ите (копченый тавык/грудинка/креветка) 🔸укроп/петрушка 🔸сметана 🔸куркума, паприка 🔸сохари 🔸тоз, борыч ✔️Тавык итен(копченый тавык ите 15 минутлап кайнатыла) пешерергә куябыз, тоз салабыз ▪️табага слив.май салып, суган белән кишерне кыздырып алабыз, шулпага өстибез ▪️бәрәңге турап салабыз ▪️бәрәңге пешкәч, итне алып куеп, сырны салабыз ▪️сыр эрүгә, уттан алып, блендер белән болгатабыз ▪️ ак ипине шакмаклап турап, өстенә сарымсак сытылган сыек май сөртеп, духовкага куеп алабыз ▪️ашны тәлинкәгә салып өстенә шакмаклап туралган тавык итен, сохари өстибез ▪️укроп/петрушка сибәбез ▪️тоз, борыч, паприканы тәменчә өстибез ▪️сметана салып, өстәлгә куябыз