БЛИНЧИКЛАР😋👌
БЛИНЧИКЛАР😋👌 Блинчикларны төрле рецепт белән пешереп караганым булды. Иң ошаганнарның берсе шушы рецепт. Суынгач та тәмле, йомшак булып калалар👌 ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Кефир - 0,5 литр 🔸Сөт - 1 стакан 🔸Он - 1,5 стакан 🔸Йомырка - 1-2 🔸Шикәр комы - 1 аш кашыгы 🔸Тоз - 0,5 чәй калагы 🔸Сода - 1 чәй калагы 🔸Сыек май ✨Җылымса кефирга тоз, шикәр комы, йомырка, соданы салып болгатабыз ▪️иләнгән онны кушып, яхшылап болгатабыз, куе сметана кебек була ▪️сөтне кайнатып чыгарабыз да болгатып торган килеш камырга салабыз(завариваем) ▪️бик сыегайган кебек булса, әзрәк он өстәргә мөмкин (мин өстәмәдем) ▪️кызган табаны әзрәк майлап алабыз һәм ике яклап кыздырабыз ▪️эчлек өчен суган белән кыздырылган фарш кулландым Тәмле булсын!