ШАРЛОТКА 😋👌
ШАРЛОТКА 😋👌 Мин үзем шарлотканың дымлырак, йомшаграк булганын яратам. Шунлыктан, кефир, каймак кушып пешерәм. Бүген ряженка(катыкның бер төре) кулланып пешерергә уйладым. Бик тәмле булды! Нәкъ мин яратканча булган😋👌 ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸ряженка - 150 грамм 🔸он- 250-270 мл 🔸йомырка - 2-3 🔸көпшәкләндергеч(разрыхлитель) - 1,5 чәй калагы 🔸шикәр комы-180 грамм 🔸ак май(слив.май) - 20 грамм 🔸корица 🔸алма - 2-3 🔸ванилин ✔️эш барышы : ▪️бүлмә температурасындагы ряженкага шикәр комы, ванильле шикәр, йомыркаларны салып болгатабыз ▪️он+көпшәкләндергечне иләп салабыз ▪️яхшылап болгатабыз ▪️алмаларны юып, киптереп турыйбыз, корица һәм әзрәк шикәр комы салып болгатабыз ▪️табаның төбен ак май белән майлыйбыз һәм алманы салабыз ▪️өстенә камырны салабыз ▪️180-200гә кыздырылган мичтә 30-40 минут пешерәбез ▪️баштагы 20 минутта духовка ишеген ачып карарга ярамый, пирог шиңеп китәргә мөмкин ▪️пешкән шарлотканы алмалы ягын өскә калдырып савытка төшерәбез, ▪️өстенә шикәр пудрасы сибәбез, шоколад кырабыз