ТАВЫК ИТЕ ҺӘМ ЯШЕЛЧӘ БЕЛӘН ПЕШЕРЕЛГӘН УДОН 😋👍
ТАВЫК ИТЕ ҺӘМ ЯШЕЛЧӘ БЕЛӘН ПЕШЕРЕЛГӘН УДОН 😋👍 Удон - японнарның яратып ашый торган токмачы. Безнең токмачлардан аермалы буларак, ясаганда аңа йомырка кушылмый. Яшелчә, тавык ите, гөмбә, терияки соусы белән бергә бирелә. Бик туклыклы һәм тәмле була! 👍 ✨Суган - 1 🔸Кызыл борыч - 1 🔸Кабачок 🔸Тавык ите(грудка) - 500 грамм 🔸Кишер - 1 🔸Соевый соус - 2 аш кашыгы 🔸Имбирь 🔸Сарымсак 🔸Приправа 🔸Сыек май 🔸кунжут 🔸Удон ✨Яшелчәләрне озынчалап турыйбыз ▪️кызган табага озынчалап туралган тавык итен салабыз, слив.май +сарымсак+имбирьлы бал салып 5-7 минут кыздырабыз ▪️яшелчәләрне өстәп, кыздырабыз ▪️удонны пешерәбез, артык нык пешерү кирәкми, 4-5 минут пешә якынча ▪️токмачны яшелчәләр янына салабыз ▪️имбирь, вакланган сарымсак, соусларны өстибез һәм 2-3 минут кыздырабыз ▪️һәрдаим болгатып торабыз ▪️тарелкаларга бүләбез, өстенә кунжут сибәбез Тәмле ризык әзер! 👍