МАРМЕЛАД 😋👍
МАРМЕЛАД 😋👍 Мармелад ясап карарга күптән кызыгып йөри идем инде. Бик җайлы рецепт тапкач, ясап карарга булдым. Кибетнекенә караганда йомшаграк булды, күбрәк желега охшап тора. Желеобразный тәмлүшкәләр яратучылар өчен киңәш итәм👍 ясап карагыз👌Мин апельсиннан ясадым, шулай ук мандариннан, яисә лимон согы кушып та ясарга мөмкин. ✨апельсин согы - 200 мл 🔸Шикәр комы - 100 грамм 🔸агар-агар - 1 чәй калагы ✨Эш барышы: 🔸150 мл сокка агар-агарны салып болгатабыз, бүрттерү өчен 25-30 минутка калдырабыз 🔸50 мл сокны шикәр комына салып, әкрен утта кайнатып чыгарабыз 🔸агар-агарлы сокны салып, яхшылап болгатабыз, әкрен утта 5-7 минут кайнатып алабыз 🔸утны сүндереп, 10 минутлап савытында суытабыз 🔸формаларга бушатып суыткычка куябыз 🔸2 сәгать тирәсендә мармелад әзер була 🔸шикәр комында әвәләп алабыз Чәйләрегез тәмле булсын!