Төшеңне кешегә сөйләргә ярыймы?
Төшеңне кешегә сөйләргә ярыймы? Сорауга Балтач районы Алан авылы мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Гибадуллин җавап бирә. – Бер укучыбыз шалтыратты. Төштә мәрхүм миңа ризык бирде. Бу нәрсәне аңлата ди? – Кеше үлгәч, мәңгелеккә күчә. Ул бу дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар. Исәннәрнең төшенә керергә мөмкин. Әгәр мәрхүмне караңгылыкта, ачлыкта, ялангачлыкта күрсәң, аның дога, сәдака өмет итүе бар. Ә үзе ризык бирсә, бәрәкәт китерә дип уйлыйм. Мәрхүмнәр төш аша ниндидер хәбәр бирергә мөмкиннәр. Иң мөһиме төшне дөрес юрарга кирәк. Шундый сүз бар: төшне беренче сөйләгән кеше ничек юрый, ул шулай була. Әйтик, ире хатынына төшемдә балта күрдем дип әйтә икән, хатыны кулың киселә дип тә әйтергә, акчага дияргә дә мөмкин. Шуңа да бары ышанычлы, яхшы күңелле кешеләргә генә төш сөйләргә ярый. Иң яхшысы - бөтенләй сөйләмәү.