Халык сөйләсә дә Хәнияне алып китмәде Хәлим, гаиләдән болай да туйган иде. Кире эшенә к...
Халык сөйләсә дә Хәнияне алып китмәде Хәлим, гаиләдән болай да туйган иде. Кире эшенә кайткач, ирекле булып яшәргә карар итте. Авыл качмас, дип, уйлады барыбер Мөслимә бер кая да китми, әти-әнисе әле яшәрлек. Акчасы күп иде, шәһәр читеннән йорт сатып алды, тормышын җәннәт итәргә уйлады. Гаилә кормады, акчага табынган чибәр кызларны кунакка чакыргалады. Затлы рестораннарда, уен йортларына йөрде. Матур киенде, тәмле ашады. Авыл турында, хатыны, улы турында искә дә алмады. Шулай бер-бер артлы бик бәхетле еллар үтте. Үзе санап караган иде, исе китте 15 ел дан бирле кайтканы юк икән бит! Малайга да 15 тула икән бит, картлар да картайгандыр, бер кайтып килергә, дип, уйлаган иде дә насыйп булмады. Эшендә авария булды, каза күргән иптәшләренә йортын сатып түләргә туры килде. Үзенә тулай торактан бер бүлмә алды, акча бетте, йортыннан күчкәндә кирәкле документларын да югалтты. Әле, шөкер, хезмәт кенәгәсе белән хәрби билеты калган. Тик хезмәт кенәгәсендә авария ясаган өчен чыгарылган, дип, язылган иде, шуның аркасында эшкә кабул итмәделәр. Юлга кайтырга акчасы булмагач, яшәгән бүлмәсен дә сатты. Ялына-ялвара юлда билетлар алып авылга кайтып егылганда караңгы төшеп бара иде инде. Кычыткан баскан, тәрәзләрдә ут булмаган капка төбенә басып аптырап калды ир. Аларның капка төбе һәрвакыт ялт иткән була иде бит, әти картайгандар, Мөслимәнең исе китмидер, дип, уйлап, капкага килде. Капка бикле иде. Шакып та карады, ачучы булмады. Шарик та өрми, дип, уйлады, хәер, үлгәндер, яңа эт алмадылар микән? - Әй, кем син, анда нишлисең, ул йортта кеше яшәми бит, - дигән тавыш ишетелгәч, Хәлим шул якка карады. Караңгы иде, ул хатынны танымады. - Безнекеләр кая соң? - диде Хәлим аптырап. Аны күрше хатыны танып алды: - Ай, Аллам, Хәлим абый, сине бит инде, үлгән, дип, сөйләгәннәр иде. Әти-әниең вафат, Мөслимә Мәскәүдә. Әле әти-әниең үлгәч тә 3 еллар сине көтеп яшәде, йортны туздырасы килмәде. Аннары үлгән, дигән, хәбәр таралгач, китте инде. Киядә, улы бар, Хәлил инде егет булып килә, быел кайтмадылар, чит илгә ялга киткәннәр, ди. Әрәм иттең акыллы хатынны... Аның сүзләре мин-минлегенә тиде, имеш, акыллы хатын. Шул акыллы хатын янына кайтмас өчен гомере читтә үтте бит инде. Әтисе бу юлы чын авырган икән, теге юлы алдап кайтаргач, кайтмаган иде. Әнисенә сугып та тормаганнар инде. Бакча ягыннан әйләнеп, койма аша өй алдына керде, аннан үзенең яшь вакытта соңлап кайткач, керә торган юлы бар иде, шуннан өй эченә керде. Бөтен нәрсә үз урынында, күрәсең, үткән ел кайткач, Мөслимә тагын җыеп киткән. Хәлилнең киемнәре, әти-әнисенеке, Хәлимнеке, Мөслимәнең теге көнне кием килгән ертык күлмәге! Анысын кайтса, исенә төшсен, дип, калдыргандыр инде. Күз алдыннан еллар тезелеп үттеләр Хәлимнең, бала елаган тавыш ишеткәндәй булып, сискәнеп китте, чормада песи баласы икән. Стенада рәсемнәр... барысы да сакланган. Хәлимнең йөрәген ниндидер әрнү кысып алды, ул нинди бәхеттән үз-үзен мәхрүм иткән бит. Менә хәзер алар барысы да монда булсалар, аны көтеп торган чаклары булса икән! Юк шул, берәү дә көтми, эх, көткән, көтеп торучылар булганда кайт икән. Эх, Мөслимә, бәхет кошым булгансың бит, әти дөрес әйткән, аларны да ташламагансың, улымны да үстергәнсең! Ник кайтмадым, ник кайтмадым сез көтеп торганда. Әтисенең телеграммасын алгач та бит, Мөслимә тагын бала тапкандыр, шуңа чакыралардыр, дип, кайтмады. Хәзерге акылы булсамы? Шундый авыр уйлар белән ялгызы гына кара төнгә кереп барышы иде Хәлимнең. Ә таң барыбер атты, Хәлимнең бит беркемгә дә күренәсе килмәгән иде, карале, авылда аны үлгән, дип, сөйләгән булганнар икән бит. Әгәр шуны белгән булса, үзен инде берәүнең дә көтмәгәнен белсә, кайтмаган да булыр иде. Кич белән ут кабызып карамаган иде, иртән кабызырга теләсә дә, утны өзгән булганнар икән. Хуҗасы булмаган йорттан элек тә электр чыбыгын кисәләр иде шул, менә бүген Хәлим үзен дә шул өзелгән электр чыбыгыдай хис итте. Әти-әнисе вафат, гаиләсе юк, ул кемгә кирәк, инде, кем әйтмешли зимагур булып йөреп, саулык та элеккегечә түгел. Аның кычкырып-кычкырып елыйсы килде. Тик