Кичерешләрен күрсәтмәде, авылдашлары белән бергә тирә-якны чистартырга тотынды Илүзә. Б...
Кичерешләрен күрсәтмәде, авылдашлары белән бергә тирә-якны чистартырга тотынды Илүзә. Ботак-чыбыкларны җыеп учак кабыздылар, чиләк белән су алып чәй кайнатырга куйдылар. Зур чишмәнең агымы буйлап тагын алтыны таптылар. Ләмнән, яфраклардан арчып чишмә күзләрен ачкан саен, агымда су арта барды, чишмәнең чылтырап аккан тавышы көчлерәк ишетелде. Эш беткәч, табигатькә сокланып, басып, чишмә җырын тыңладылар. – Яшәү җыры бу. Туган җир куеныннан чыккан җиде күзле чишмә җыры. Тургайның элекке изге данын кайтарачак, авылны яшәтәчәк Гаптерәй чишмәсе. Җиде күзле чишмә изге була, суы шифалы була, дигән борынгылар. Хыял күзләрегезне дә, чишмәләрне тазарткан кебек, ачып торырга онытмагыз, дөньяга чыгарыгыз аларны, кешеләр! Хыял тормышны ямьли, алга әйди ул! Кала күле басуыннан авылдашлары янына кергән игенчеләр дә ишетте Фәтхинең сүзләрен. Хәер, Эдик бу сүзләрне бәләкәйдән күңеленә салып үсте. Ул Айнур белән Илүзә янына килде. Кулындагы эш бияләен улына тоттырды. Эчендә – мич бәрәңгесе. – Миңа бәрәңге алып килдеңмени, әти? Ачыкканымны кайдан белдең? – Урманнан бер куян йөгереп чыкты да: «Айнурның ашыйсы килгән, – диде. – Аның зур булып үсәсе бар, әтисенә булышасы бар», – диде. Шуңа сиңа күчтәнәч алып килдем, улым. Аша! Зур булып үс! – дип, күккә чөйде улын Эдик. Айнур бияләйне тотып балалар янына йөгерде. – Исеңдәме? Эдик Илүзәнең күзләренә карады. Яшел күзләр бөтенләй яңача яна иде. Өр-яңа яфрак төсе, өр-яңа яфрак көче бар иде сөйгәненең күзләрендә. Урманны шаулатыр, кошларны сайратыр көч. Ярату көче... ТӘМАМ.