Хушлаштың да китеп бардың... (хикәя)
Хушлаштың да китеп бардың... (хикәя) Камәрия ВАФИНА 1. – Газизә, син бу дөньяда яшәрмен күк дип яшисеңме? Мин бер дә яшәрмен күк димим. Ахирәте Нәфиганең әлеге сүзләреннән Газизәнең гәүдәсе буйлап «каз тәне» йөгерде. – Нишләп алай дисең, Нәфига? Ишегалдында тавык чистартып маташкан Нәфига, калтыранган кулларын иңендәге тастымалга сөртә-сөртә көч-хәл белән турайды да, билен уа-уа: – Бүген бар, иртәгә юк бит кеше, – диде. – Минем башыма да кергәне юк ул турыда. Әни нинди авыр тормыш юлы кичереп тә, сиксәнгә кадәр яшәде. Нүжәли шул яшькә җитеп булмас? Бик рәхәт бит әле тормышлар. – И-и-и, аптырап әйтәм инде, йокыдан торганда кайсы көнне чак гәүдәмне җыйнап алам. Әле тегеннән төртә, әле моннан килеп чыга авырту. Йөреп киткәч, языласың инде үзе. Бер дә кызык түгел бит алай сыкрап, сыктап яшәү. Кайсы көнне үтереп эчем поша, үземне кая куярга белмим. Нәфига белән Газизә ничә еллар колхоз идарәсендә бергә эшләделәр. Икесенең дә җыр-моңга мөкиббән булулары берләштердеме, җеннәре килеште – якын дус, сердәшкә әйләнделәр. Нәфиганың малае белән Газизәнең кызы яшьтәшләр иде. Дүртенче класста икесен бер партага утырттылар, җитмәсә. Шуннан соң ике ахирәт, шаяртып, бер-берсен «кодагый» дип йөри башлаганнар иде. Тик уку елы ахырында Нәфиганың улы Рәис һәм тагын бер иптәш малае, күрше авылга Сабантуйга барган җирләрендә автобус эчендә калып, янып үлделәр. Бу тетрәндергеч вакыйга Нәфиганың йөрәгенә бик каты бәрде, аның инде болай да бала хәсрәте кичергәне бар иде: бердәнбер кызы Рәйсә кечкенә чагында вафат булды. Өрлектәй биш ул үстереп, алары бик матур гомер кичерсә дә, бала хәсрәте эзсез калмый шул: Нәфига бик таушалды, еш кына йөрәк өянәге тота, куллары калтырый. Газизә, Нәфиганы җәлләгәнен йөзенә чыгармаска тырышып, көр тавыш белән: – Булмаганны сөйләп торма инде, Нәфига! Ничек кызык булмасын инде бу дөньяларда яшәве! Карале, теге «ишелмәсме таулар, икебез дә моңсулар» дигән җырның сүзләре ничек әле? Беркөнне радиодан тагын ишеттем, отып калып булмады, теге юлы син ул җырны җырлап та күрсәткән идең. – Хушлаштың да китеп бардың, аерылу авыр бит... – Әйе, искә төште... Нәфига белән Газизә әлеге җырны җырлый башладылар. Бу ике хатынның моңын талгын җил ишегалдыннан алып китеп, бакча якларына таратты, аларга агач яфраклары лепердәп кул чапты. Хушлаштың да китеп бардың, Аерылу авыр бит. Күзләреңнең нурын йөрәгемә алыйм, Тукта, дустым, сабыр ит... Моң тәэсирендә бераз гына тын тордылар да, берьюлы икәүләшеп көлеп җибәрделәр. – Кара әле, – дип як-ягына каранды Нәфига. – Кеше ишетсә, бу әбиләр тилергән мәллә, көпә-көндез авыз күтәреп җырлап торалар димәсеннәр тагын. – Җырлауның бер гөнаһсын да күрмим мин. Җыр бит ул күңелне нечкәртә, кәефне күтәрә, сагышны баса. – Әйе шул, дөрес әйтәсең! – Нәфиганың күзләре балкый иде. – И Газизәкәем, кайлардан белеп кердең! Яшиселәр килеп китте! Син кешене тынычландыра беләсең инде, – дип ахирәтен кочаклап ук алды. – Син алай күңелең төшкәндә догалар да укы. Менә мин шулар белән күңелемә тынычлык табам. Сиңа да «Көн саен кирәкле догалар» дигән китапны бирергә кергән идем әле. Менә монысы – «Намаз уку кагыйдәләре». Намазга бас син дә, Нәфига. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, үзең үк тоярсың. – Басасы ие лә. Догаларын ятлап бетереп булса инде, хәзер хәтере генә саекты шул. – Теләк булса – була, ник булмасын. Ярар, мин китим инде. Кызыма төшеп барыш. Бакча артыгыздан гына китим әле. Хәзергә сау бул булып тор. Бакча кырыеннан тиз-тиз атлап, җиңел хәрәкәтләр белән йөзеп кенә китеп барган ахирәте артыннан сокланып карап калды Нәфига. «Күз тимәсен, кызлар кебек шул әле син, бер дә үзгәрмисең». Менә кура җиләге куаклары артыннан Газизәнең ак яулыклы башы гына күренә башлады, аннары артка таба киң итеп бәйләгән яулыгы җилфердәп кенә алды да, ул урында ак каурый болыт кына асылынып калды. – Тукта, дустым, сабыр ит... Нәфига тел очына эленеп калган җыр сүзләрен кабатлап өенә атлады.