– Мал хәленә керә белмәгән кеше авыл җитәкчесе була алмый инде, – дип өстәде Колга Җәмил.
– Мал хәленә керә белмәгән кеше авыл җитәкчесе була алмый инде, – дип өстәде Колга Җәмил. – Ул аракы да эчми, ә эчмәгән кеше йә кара эчле, йә чирле була, ни чуртыма безгә андый рәис? – Әнә Күке Раилен куярга кирәк. Халык дәррәү көлеп җибәрде. – Юк, җәмәгать, – диде Юнир, сүзнең читкә китәргә чамалаганын сизенеп. – Авыл белән җитәкчелек итү, бушка мотоцикл алам дип, урманда күке куып йөрү түгел. Халык тагын бер көлешеп алды, ләкин шулай да Раилне авыл Советы рәисе итәргә теләүчеләр дә юк түгел иде. Авыл Советы рәислегенә Юнир мулланың үзен, тарих укытучысы Исмәгыйльне, тагын әллә кемнәрне тәкъдим итүчеләр булды. Кинәт, бөтенесенең тавышын басып, халык арасыннан тагын Колга Җәмилнең тавышы яңгырады: – Көтүче Сабирҗан абзыйны сайлыйкмы әллә? Һәр авылның үзенә бер ата ялкавы, үз алкашы һәм үз диванасы була. Бу – табигать законы, күрәсең, чөнки әле мулласыз, участковыйсыз авыллар очраса да, югарыда аталып киткән кешеләрдән башка, авыл чын авыл була алмый. Озын Улакта ата ялкау, алкаш һәм авыл дивзнәсы исемнәрен барысын бергә элеккеге сарык көтүчесе Сабирҗан күтәрә иде. Ләкин эчәргә яраткан, тилемсәрәк Сабирҗанның үз гомерендә берәүгә дә зыян китергәне булмады. Кешеләрне, аннан да битәр сарыкларны ярата иде Сабирҗан. Ләкин колхозларда сарыклар бетүгә йөз тоткач, ул эшсез калды. Авызына беләк буе тәмәкесен кабып, капка төбендә утырудан башка эше булмаганга, «Бу халык кая җыела икән?» дип, бүген ул да җыенга килде... Сабирҗан исеме чыккач, халык тагын бер кат гөрләшеп көлеп алды. Ләкин халык тавышын басып, тагын Җәмилнең көр тавышы яңгырады: – Нәрсәсе килешми Сабирҗанның? Ялкау дисәгез, Рашат та үз гомерендә сыңар кадак та каккан кеше түгел иде – эшләде бит әле рәис булып; эчә дисәгез, әнә колхоз рәисе Сабирҗаннан да күбрәк эчә бит, әмма барыбер урында утыра. Баш ягына килсәк, – Җәмил як-ягына каранып алды, – безнең авыл белән йөз прансит нормальный кеше идарә итә дә алмый. Гомере буе берүзе сарык көтүен көткән кеше әллә авыл халкын гына тыя алмас дисезме? Аннары тагын бер ягы бар: Сабирҗан бит ул үз гомерендә сорамыйча кешенең энәсенә дә кагыла торган кеше түгел. Иманым камил: рәис булгач та урламаячак... Халык тынып калды. Бар да Җәмил әйткәннәрне башларыннан үткәрәләр иде Бераздан «Булсын, Сабирҗан булсын», «Тиле улса да, яхшы кеше ул» дигән тавышлар ишетелгәли башлады. – Җәмәгать, саташмыйк инде. – Юнир мулла тагын аракы әрҗәсе өстенә менеп басты. – Син дә, Җәмил, халык җыенын исерекләр мәҗлесенә әйләндермә. Авылда Дамирдан да яхшырак кандидатура юк. Тиле кешене рәис итеп сайлый алмыйбыз бит инде. «Ярар, сайлыйк Дамирны», – диде кемдер. «Күке Раиле лутчырак булыр», «Сабирҗанны сайлыйбыз» дигән тавышлар ишетелде. «Кире Рашатны гына сайлыйк» диючеләр дә булды. Халык арасында бәхәс купты. Берәүнең дә үз сүзен бирәсе килмәде. Көтүче Сабирҗанга рәхәт иде. Ул акырышкан халык янында үзен нәкъ көтүдәге сарыклар арасында кебек хис итте. «Их, урап-урап бер чыбыркы шартлатасы иде монда. Рәис булмыйм, президент булам мин, – дип мыгырданды ул. – Нәрсә, тиле дигәч тә әллә... Авыл хуҗалыгын беләм...» Исеме халык теленә эләккәч, Сабирҗанның борынына власть исе кергән иде. Моңа кадәр янәшә торган Раил белән Дамир, аны-моны әйтми генә, икесе ике яккарак күченделәр. Халык гөжләде дә гөжләде... Озак кына тарткалашканнан соң, авыл Советы рәисе сайлауны җиренә җиткереп үткәрергә булдылар. Каяндыр картон тартма табылды, бөтен халыкка кәгазь кисәкләре таратылды. Барлыгы йөз дә утыз кеше сайлаучы итеп теркәлде, һәркем, кешегә күрсәтмичә генә, үзе рәис итеп күрергә теләгән кешенең исемен кәгазьгә язып, шул тартмага ташларга тиеш булды. Җыелган халык арасында, тыз-быз килеп, Юнир мулла йөренде. Халык уйга калды... Бераздан аракы әрҗәсе өстендә торган тартмага бөгәрләнгән кәгазь кисәкләре төшә башлады. Соңгы кеше булып, Сәхипҗамал карчык та үз бөтиен тартмага салгач, санауга керештеләр. Йөз егерме җиде тавыш белән, үзенә җитәкче итеп, халык көтүче Сабирҗанны сайлаган иде...