...Кызларында озак юанмады Газизә. Алар иртәгә кунакка барырга җыеналар. Олы кызы Кадри...
...Кызларында озак юанмады Газизә. Алар иртәгә кунакка барырга җыеналар. Олы кызы Кадриянең туган көне – юбилее. Алар артыннан биреп җибәрергә дип күчтәнәчләр алып төшкән иде ул. Бик кыстагач, бер чокыр чәй генә эчте дә: – Килен эштән кайтканчы аш та куясым бар, аннары балаларны бакчадан алыр вакыт җитә, – дип ашыгып, кайту юлына чыкты. Олы юлга чыкмыйча, болыннан, су буйлатып кына кайтырга ниятләп, каршыдагы больница бакчасына юнәлде. Бакча уртасыннан салынган тар сукмак буенча үтеп, бакча артларыннан болынга чыкты. – Чү! Кәккүк кычкыра түгелме? Газизә шып туктап тыңлый башлады. Кәккүк тавышы бик сирәк ишетелгәнгәме, бервакытта да бу тавышка битараф кала алганы юк. Нишләптер, җәлли ул бу кошны. Тавышы күңелдә ниндидер сагыш, моң уята. Баласын ташлап киткән аналарны күкегә тиңләсәләр дә, Газизә алай уйламый. Баласын утырып чыгарырга тән температурасы җитми күкенең, дип ишеткәне бар аның. Шуңа күрә ул йомыркасын чит ояга салып китәргә мәҗбүр. Нәселен ничек тә дәвам итү максатыннан эшли бит ул аны. Үзәк өзгеч моңлы тавышы – балаларын юксынып, аларны эзләве, чакыруыдыр инде ул мескеннең. Кәккүк синең ничә ел яшисеңне саный дигәннәренә дә ышанмый Газизә. Бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле инде безгә күпме гомер бирелгәне. Шулай да, Газизә бу юлы, нишләптер, күке тавышын саныйсы итте: «Бер, ике, өч...» Әй, бик әз булды бит бу! Өч ел, өч ай, өч көн... Үз уйларыннан Газизә әллә нишләп китте. «Уф, әстәгъфирулла! Бу башка әллә нинди тиле уйлар килә кайчак». Адымын тизләтеп алга бара гына башлаган иде, күзе үлән арасында кызарып, «өзеп ал мине» дигәндәй ымсындырып торган җиләккә төште. Инде җиләк вакыты узып баруга карамастан, кып-кызыл булып пешкән җиләкне авызына кабар алдыннан: «Җир җиләге ачы була, ачы була, / Үз вакытында пешмәсә шул, пешмәсә», – дип җырлап куйды. Аның һәр очракка диярлек җырлап куя торган җырлары бар. Берәр җиргә чыгып китәсе булса: «Киттек Сәрвәрне эзләргә, / Артыннан калмый күзләргә», – дип, «Наемщик» драмасындагы җырны сузып җибәрә. Ә инде хәл белергә барса, ишектән керешли үк: «Талда яфрак, бездә сагыну, / Сездә нинди хәлләр бар?» – дип җырлап җибәрергә мөмкин. Ашыктырганны бер дә яратмаганга күрә, кабалана башласалар: «Әкрен кирәк, ипләп кирәк, / Ишетергә сандугач сайрауларын», – дип тынычландыра. Газизә җиләкне авызына китереп, бермәл ләззәтләнеп торды да, кабып җибәрде. Җиләк искиткеч тәмле, баллы иде. Куллары үзеннән-үзе җиләк сабакларына үрелде. «Кайткач, тәмләп чәйгә салып эчәрбез әле, балаларга да каптырырмын», – дип, җиләк җыя башлады. Аннары гына исенә килеп, «Һай, җиләк күрдем дип, соңга калмыйм тагын», – дип, җиләкләргә карамаска тырышып, адымын кызулатты. Атау тавына җиткәндә ул тагын тукталды. Авыл ягыннан моңлы азан тавышы ишетелә иде. Азан тавышы! Ничә елдан соң әйләнеп кайткан, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган сихри аһәң ул! Газизә, дөньясын онытып, азанның һәр авазын йөрәге аша үткәреп, тыңлап торды. «Тукта, икенде вакытына кергәнбез ләбаса! Әле тәһарәтем дә бозылмаган, шушында гына укып алыйм әле намазымны». Өстендәге жилетын салып, намазлык итеп җәйде дә, намаз укый башлады. Беренче рәкагатьне укып бетереп торып баскач, күзе үзеннән-үзе каршысында җәйрәп яткан матурлыкка төште. Газизә басып торган тау башы, әйтерсең, күк белән тоташкан иде, зәңгәрсу күктә тибрәнеп торган ак болытлар аның янәшәсендә генә. Ул хәтта шул болытлар арасында фәрештәләрне шәйләгән күк булды, җиңелчә исеп киткән җил аларның баштан сыйпап узуы төсле тоелды, күңеленә әйтеп бетермәслек рәхәтлек, нур иңде. Калган рәкагатьләрне тагын да дәртләнебрәк, һәр аятьне җиренә җиткерергә тырышып укыды. Намаз соңында кулларын күтәреп дога кылды: – Йә Раббым! Балаларыма тәүфыйк бир! Эшләрен уң кыл, кеше күзләренә мәхәббәтле кыл! Иманлы, туры юлга бастыр! Йә Раббым, йә Раббым, йә Раббым, балаларымны ташлама!