телсез-өнсез итте. Әйе, хатын-кыз сер йомгагы инде, бер уйласаң. Бу сүз Таһир өчен көте...
телсез-өнсез итте. Әйе, хатын-кыз сер йомгагы инде, бер уйласаң. Бу сүз Таһир өчен көтелмәгән яшен булды. Димәк, Таһирның хатыны түлсез түгел, Таһир үзе түлсез булып чыга түгелме?! Ә теге хатын баласын аңа тага гына булып чыга ләбаса? "Кичер, җаным, китмә, мин сине генә яратам бит", – дип, Таһир тезләнеп ялынса да, эш узган, әйтеләсе сүзләр әйтелгән, үткәннәргә нокта куелган иде инде... Тавыш-гауга тынгач, үзенә эшеннән аерым фатир алгач, Нәсимә авылдан әнисе белән улын алып килде. Авылдагыларны да, укытучыларны да шаккатырып, "бала тапмый торган түлсез" Нәсимәнең улы Марсель быел шушы Юкәле авылында беренче сыйныфка укырга төште! Ә үзе читтән торып югары уку йортына укырга керде. Менә биш ел гомер күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Улы бишенчене бетергәндә Нәсимә дә институтны тәмамлады. Чәмле хатын Нәсимә, мин кемнән ким дип, үткән елларына борылып карый-карый, тормыш сабакларын җыя-җыя, гомер баскычларыннан өскә күтәрелә бара. Аңа бу вакытта нәкъ утыз яшь тулды! Әнисе янында булганда җиңел, тик әнисе китү белән элекке ире килеп җәфалый, ни теге хатыны белән яши алмый, ни Нәсимәгә тынгылык бирми. Аптырагач, Нәсимә, үзенең туган ягына җибәрүләрен сорап, мәгариф бүлегенә барды. Соравын канәгатьләндерү йөзеннән аны бер авыл мәктәбенә директор итеп җибәрделәр. Менә тагын күченү. Тагын кайдадыр, кемнәр беләндер танышырга, җайлашырга кирәк! Әмма хатын үзенең туган ягындагы шушы мәктәпкә ашкынып, дәртләнеп килде, алай гына да түгел, аны монда ниндидер күзгә күренмәс серле бер көч чакырып кайтарды кебек. Район үзәгенә дә якын, димәк, әнисе һәм туганнары янына кайтып йөрергә дә җиңел булачак, улыма да туганнарым янында әйбәт булачак, дип уйлады хатын. Инде Марселенә дә уналты яшь тулып китте. Нәсимәнең бердәнбере бит ул! Артык иркәләп тә җибәрде шикелле улын, урамнан кайтып керми. Кулдан ычкынып куймасын, дип, куркып та куя ул. Ир кулы кирәк шул ир баланы үстергәндә. Коллективны әйбәт диделәр, үзе дә кеше белән уртак тел таба белә Нәсимә. Киләчәккә ышанычлы карады, аның тормышының яшел май айлары үтсә дә, чәчәкле җәйләренә аяк басып кына килә әле ул. Әйе шул, ул әле утыз биштә генә бит. Әле аның чәмләнеп эшләр чагы, алай гына да түгел, тормышка чыгып, бәбиләр тудырыр вакыты гына әле аның! Инде үз районына кайтып эшли башлавына да бер ел үтеп киткән икән. Бүген Нәсимәнең үз фатиры да, югары белеме, абруйлы эше дә бар! Чәмле булды Нәсимә, авыр булса да хыялына иреште бит. Әйе, үткәненә борылып караса, шәхси тормышы китек булы күренә. Беренче мәхәббәтем дип, Рәмис абыйсына ымсынып, шушы тылсымлы исемне эчтән кабатлап үтеп бара түгелме аның яшьлеге? Әллә нинди, берәүне генә ярата торган кеше булды инде Нәсимә. Яшьлек елларында баш калкыткан хисләренә һаман баш була алмый. Язлар җитте исә күңелендә һаман шул бер исем. Нинди мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс хис булды соң ул? Гомеремнең ахырына кадәр бу хис мине озатып барыр микәнни, дип, үткәннәрен һәм бүгенгесен бизмәнгә еш сала Нәсимә. Менә әле бүген дә, юлчы иптәш кебек, чабуына баса-баса, шушы уйлары аның белән бергә атлый. Шушы уйлар белән мәгариф бүлегенә килеп җиткәнен сизмәде дә Нәсимә. Алай гына да түгел әле, юкка гына "дөнья тар" дип әйтмиләр шул. Нәкъ тә әкияттәге кебек, ул бүген бер могҗизага очрады. Менә очрашу дисәң дә очрашу инде бу! Мәгариф бүлегенең ишегеннән кереп барганда Рәмис абыйсы белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәделәр! Инде Рәмис абыйсын күрмәгәнгә дә нәкъ унсигез ел булып киткән икән. Үзгәргән, калынайган, хәтта чигәләрендә ак чәчләр дә күренештерә башлаган... – Нәсимә, саумы? Бу синме? Мин сине шушы еллар эчендә сагынып, матур күрешүләр көтеп яшәдем, – диде Рәмис абыйсы, пышылдап. Хатынның хәл-әхвәлен сорашты ир, хатын да аның гаилә хәлен сорашмый түзә алмады. Ул аңа чит түгел лә, бердәнбер улының әтисе лә ул! Рәмиснең дә гаилә хәлләре мактанырлык түгел икән. Күптән инде хатыны белән аерылышкан.