– Яшерен-батырын түгел инде, Нәсимә, үземнең тормыш корабым комга утырган саен мин сине...
– Яшерен-батырын түгел инде, Нәсимә, үземнең тормыш корабым комга утырган саен мин сине искә төшердем, сине сагындым. Синең белән булсак, икенче төрле, үзебезчә матур итеп яшәр идек, дип күп уйладым, күп үкендем мин, – дип сөйләде дә сөйләде ир. – Әйе, мин сине оныта алмадым, шул еллар эчендә хатын белән ике арада син тордың бит, Нәсимә. Гафу ит, син ул вакытта мәктәп баласы гына идең. Ә хәзер бөтенләй матурлангансың, кызарып-тулышып пешкән алмага охшап калгансың. Ялгышканымны соңлап аңладым, әмма инде синең башкадан балаң бар иде бит. Әле безгә кушылырга соң түгел, барысы да югалмагандыр? Әгәр күңелеңдә миңа карата хисләрең бөтенләй үк сүнмәгән булса, кабаттан яндырып җибәрик без ул учакны, Нәсимә! Чын әгәр, язмышларыбызны бергә кушсак, улыңны да үз улым кебек карармын, укытырмын, үзеңне үч төбемдә генә йөртермен, мин инде элекке яшь-җилкенчәк Рәмис түгел, сүземне җилгә сипмәм, җаным, ышан сүземә, – дип, хатынның күзләренә текәлде. Әйе, аның бүген әйткән сүзләре хак иде. Әмма Нәсимә бер сүз дә әйтмәде. Чөнки ул инде хисләрен яшерергә, үз-үзен кулда тотарга, тормыш сабакларын кирәгеннән артык җыйган, өреп кабарга өйрәнгән хатын-кызларның берсе иде. Әйе, Нәсимәнең эче тулы ялкын булса да, шушы каршында торган кеше аның гомерлек мәхәббәте булса да, алай гынамы, бердәнбер улының әтисе булса да, әле бер күрүдә кәртләрен ачып салырга ашыкмады. Чөнки белә, яшьлектәге поезд күптән киткән инде. Ә монысы бик тиз китмәячәк. – Рәмис абый, миңа уйларга кирәк, җавапны соңрак бирермен, яме? – диде хатын, матур күзләре белән елмаеп. Рәмискә шушы елмаю үзе үк әллә ниләр вәгъдә иткән кебек иде шушы минутларда! Тагын очрашулар көтеп, Рәмис белән Нәсимә аерылыштылар. Тик бу аерылышу үткән аерылышулар кебек түгел иде инде... Шушы карашлар Нәсимәне авылына әйдәде дә торды. Күпмедер вакыт үткәч, яшьлеге белән очрашуга кайткан кебек, ашкынып кайтты хатын авылына. Авылдашлары бүген концерт куячак икән, дигәч, клубка китте кичен. Иртәрәк барган икән, әле вакыт бар, дип, клуб мөдире булып эшләүче сабакташы Мөнзиләне күреп чыгыйм әле, дип, сәхнәгә менде. Мөнзилә дусты аны, ай-ваена куймыйча, концертта бер җыр җырларга күндерде. Мәктәп елларында бу туган авыл клубында җырлаган чаклар аз булмады инде, нигә бүген дә чыкмаска, дип, ризалашты хатын. Сабакташы бик үтенеп сорагач, тиз генә пәрдә артында "репетировать" итеп алды да, туган авылы сәхнәсенә чыгып, "Һаман яратам" дигән җырын башкарды. Бу җырда аның бөтен язмышы чагыла иде. Әйе, бу җыр аның үзенә атап язылган кебек иде. Йөрәктән чыккан йөрәкләргә тиз барып иреште, әй авылдашлары кул чапты да инде, үзен чәчәкләргә күмделәр. Чәчәк бирүчеләр арасында Рәмис тә бар иде... "Мине Нәсимә һаман ярата икән"! – дип ачыш ясап кайтты бүген Рәмис. Әйе, Нәсимә тарафыннан әйбәт җавап булды бу. И тормышның борма-борма юллары! Кешеләрне кайларда гына йөртмисең, кемнәр белән таныштырмыйсың, ниләр генә күрсәтмисең? Инде кайчан, моннан унсигез ел элек, шушы икәүнең язмышларын бергә бәйләргә тиеш идең, бәйләмәдең. Күпме еллар акты, сулар акты. Ә алар һаман бер-берсен ярата икән бит! Чын мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә... Марсельнең үзенең улы икәнен ишеткәч, Рәмис шатлыгыннан хыяллана язды. Чөнки аның хатыны бала таба алса да, "фигурам бозыла", дип бала табуны сузды да сузды. Ә соңыннан вакыт узган булып чыкты. Әйе, хатын-кызның чәчәк атар мизгеле бик кыска шул, кыска...