Адашып йөргән сөю (бер мәхәббәт тарихы)
Адашып йөргән сөю (бер мәхәббәт тарихы) Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА Уф, йөрәгем, дип өзгәләнгән чаклары аз булмады Нәсимәнең. Ходай аңа хатын-кыз матурлыгын мулдан биргән, тик бәхетләр генә бирмәгән шул. Әллә инде әнисе Мәрхәбә түти яшьлегендә артык белдексез булганмы? Баласы туып ак биләүгә биләгәндә "бәхетле булсын балам" димәгәнме? Бу дөньяларда әлегә кадәр утыз биш яшькә җитеп бәхетле булмады инде Нәсимә, адашкан каз бәбкәсе кебек каңгырып йөрде. Әмма балачаклары бәхетле үтте, үзе белә башлаганнан башлап яшьлек елларына кадәр әтиле-әниле, алтын канатлы бала булды анысы. Тәүбә-тәүбә, үткән балалык елларына сүз тидерсә Аллаһ сугар Нәсимәне! Юк-юк, балачагында бәхетсез булмады Нәсимә, киресенчә, әти-әнисенең иркә кочагында гына үсте ул! Әмма яшьлек елларына килеп җитү белән бәхетенә күз тидеме әллә? Күрше апасының гына күзе тиде, ахры? Хәтерендә әле, сигезенчедә укып йөргән елларында: "Мәрхәбәкәем, бигрәкләр чибәр дә соң шушы кече кызың", дип, берчак капка алдында нәкъ өстенә әйткән иде. Булыр! Аны бит бигрәк каты күзле, "кыеп караса гөлне корыта" диеп сөйлиләр иде авылдашлары... "Хатын-кызның бәхете ирдән", диләр. Ә Нәсимә тәүге мәхәббәтендә ялгышты. Тиң булмаганга күзе төште шул Нәсимәнең. Кыз мәктәп елларыннан ук сул як күршеләрендә, киртә аша гына үскән Рәмис исемле малайны яратты. Күрше малае аннан нәкъ биш яшькә зуррак иде. Шул Рәмиснең сеңлесе Флисә белән бер сыйныфта укыгангамы, ул Нәсимәгә гел баласытып карады. Нәсимә алтынчыда укыганда Рәмис абыйсы институтка укырга керде. Шушы хәлдән соң ул кыз алдында тагын бер башка үсеп киткәндәй тоелды. Еллар үтте, инде Рәмис абыйсы да бишенче курста укып йөри, бик еш кайтып тора. Кызга да җылы карашларын бүләк итми киткәне юк, хәтта Яңа елга кайткач бер кичәдә биергә дә чакырды әле кызны! Гомерләр ашыгып аккан елгага тиң шул, менә шаулап-гөрләп язлар җитте. Рәмис абыйсы озайлы практикага кайтты. Нәсимәнең унынчыны бетереп, мәктәп ашханәсендә эшләп йөргән чагы. Кичен авыл яшьләре концерт куя, Нәсимә дә катнашырга тиеш. Дусты Флисәне дә концертка алып барыйм әле дип, күршеләренә керсә, ул өйдә юк, әти-әнисе белән кайдадыр кунакка киткән булып чыкты. Өйдә Рәмис абыйсы үзе генә калган... Ярый алай булгач, Рәмис абый, ялгызым гына китим инде мин дип, кыз чыгарга борылганда, Рәмис ишек төбенә кадәр кызны озатып килде дә: "Нәсимә сеңелем, мин бит сине күптән ошатып йөрим, кил әле кеше-кара күрмәгәндә бер үбеп алыйм, онытылмаслык булсын, әллә бергә булабыз, әллә юк", – диде... Бу сүзләр болай да җавапсыз сөю утында янган кызны телсез калдырды. Кыз егетнең кочагына чумды... Күптән Рәмис абыйсына күзе төшеп йөргән кыз үзен-үзе тоталмады, эреде дә төште... Берничә көннән Рәмиснең практикасы бетте, ул укуын дәвам итәргә калага китте дә Нәсимәне онытты... Ә кыз берничә айдан гына белде үзенең хәлләрен. Рәмис абыйсы яшь кызның йөрәгенә ут кабызса да, "алам" дип, вәгъдә бирмәде бит, аны "хыянәтче" дип тә әйтеп булмас иде. Тегендә бер профессор кызына өйләнгән, дип әйттеләр... Алданган кыз нишләсен, йөрәк тулы хисләре һәм туачак бәбие белән язмыш кочагында ялгыз калды. Ятса да, торса да Рәмис абыйсын сагынды, бердәнбере бүген ятлар куенында булса да, кыз, нишләптер Рәмискә карата күралмау хисе татымады. "Тазара" башлагач, әнисе кызын, кеше күзеннән яшереп, каладагы сеңлесенә җибәрде. Нәсимә шунда бәбиен табып, бер яшькә җиткергәч кенә авылга кайтып күренде. Ә авылда күрше-күләнгә "Кызыбыз иреннән аерылып кайтты", диделәр. Кызның әти-әнисе күршеләренә оныкларының уртак онык икәнен сиздермәделәр дә, чөнки Рәмис инде "уңышлы" гына өйләнгән, диләр, тагын бер гаилә җимерелмәсен дип уйлаганнардыр. Нишләмәк кирәк, бер баланы гына җыйнаулашып ничек тә үстерербез әле, диделәр. Әмма әти-әнисе шулай уйласа да, Нәсимә өчен бу авыр газап иде. Рәмис ятлар кочагында булганга эчтән янды, эчтән көйде кыз, егеткә булган хисләре бик тирән икән шул! Моннан соң бер ир-егеткә дә карамам, бөтен күңел җылымны сөюемнең җимеше булган улыма гына бирермен, дип, үзенә сүз бирде. Кыз үзенә Рәмис абыйсы белән тигезләшер өчен