басуы томан аша гына күз алдына килә. Рафис бөтен тәне сызлаган халәттә хастаханәдә уян...
басуы томан аша гына күз алдына килә. Рафис бөтен тәне сызлаган халәттә хастаханәдә уянып китте. Янында ак халат ябынган абыйсы, менә-менә күзеннән яше тамарга торган, хәсрәткә баткан әнисе утыра иде. Бу вакытта инде һәлакәт булганга өч көн вакыт узган, хаталарны төзәтергә дә мөмкин түгел, гаебе өчен гафу сорарга бик күпкә соңарган иде ул. Үзе юлдаш итеп алган ханымның вафаты, йөкле ханымның баласын югалтуы хакында белгәч, исән калуы өчен дә сөенә алмады Рафис. Шуның өстенә аңа каршы килгән машинадагы шофер кешенең дә авыр тән җәрәхәтләре белән үзе белән бер хастаханәдә ятуын белде. Аның да якыннары үзенең әнисе кебек, әлеге иргә Ходайдан гомер сорап янында утыралардыр сыман тоелды аңа. Аның да газизләренең күзенә озак вакыт кипми торган яшь тамчысы эленүен уйлап газапланды. Ничек кенә өзгәләнсә дә, ярдәм итәргә, өзелгән гомерләрне кире кайтарырга хәленнән килми иде. Нишләп болай булды соң әле бу? Уйлары да, гамәлләре дә изге иде бит Рафисның. Ул бит әле яши генә башлаган иде. Тормышы тимер рәшәткә белән чикләнсә дә, аның күзләрендә кабат очкын кабыныр өчен бик күп вакыт кирәк булачак. Иректә калса да, вөҗдан газабы корт кебек кимереп, аның инде көннәрен нурсыз һәм төссез итәчәк. Аның җан яраларын вакыт дәвалар, газизләрен югалткан кешеләрнең генә хәсрәт уты сүнәр микән дип кабат яңа көнгә аяк басарга теләмәгәндәй чатырдатып күзләрен йомды ул. Суд залларында йөргәнче, шул куркыныч көндә йомылган күзләрем ачылмаган гына булсамы, дип, төшенкелеккә дә бирелеп алды. Тик җавап бирүдән кача алмаячагы көн кебек ачык иде. Күпме генә тартырга, сузарга тырышса да, үткән көннәр белән яшәргә теләсә дә, таң атты, иртән яктырып кояш чыкты. Бүлмәдәге тынлыкны бүлеп кош сайраулары ишетелде. Рафис бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп, зыян күрүчеләргә әйтер сүзләрен барлады. «Мин гаепле, кичерегез», — дияргәме? «Ялгышларымны үз гомерем белән түләргә дә әзермен», — дип башны аска ияргәме? Үзенең төзәтә алмаслык хата ясавын аңлаган хәлдә, югалту ачысыннан сыгылган гаиләләр алдына барып басу бер генә дә рәхәт әйбер түгел шул. Аңа утырып барганда һәлак булган ханым сыңар канат белән ике бала үстергән. Мәктәп яшендәге балаларны хәзер дәү әниләре сыендырган. Фаҗига сәбәпле карынындагы баласын югалткан яшь әнинең дә күзләрен әле сагыш сарган. Бәхеткә, нәни кызчык исән-сау. Мөгаен, аңа фәрештәләр канатын җәйгәндер. Ул баласын да югалтса, хатын яшәү мәгънәсен кабат аңлый, тормыш тәмен татый алыр иде микән? ...Капкадан чыгып киткәндә, Рафис бу йортка кабат кайчан әйләнеп кайтасын да белмәде. Тыңлар-тыңламас кына атлаган аяклар өеннән ерагая барган саен хәле дә авырая барды. Яныннан атлаган абыйсының сүзләрен ул гүя ишетмәде дә, аңламады да. Бары тик суд залының авыр тынлыгы гына кая килеп эләккәнен исенә төшерде. Тирә-юнендә үзенә төбәлгән карашларны күрү, аларның барысының да карашларыннан нәфрәт тою аны тагын бер башка кечерәйтте. Акланыр сүзләр урынсыз, гомерләрне алмаштырып бирә алырдай кыйммәтнең әлегә кадәр табылганы юк иде шул. Уенда бер начарлык булмаса да, фаҗига кемгәдер авырлык китерү өчен махсус эшләнмәсә дә, уйланылмаган бер ялгыш адымы өчен ул түләргә тиеш иде. Ул бит үзенә ышанып юлга чыккан кешеләрнең гомерләре, хәвефсезлекләре өчен җаваплы булуын белә иде. Бер ялгышта күпме үкенеч... Әллә егетне кызгандылар, әллә юлына игелекле, шәфкатьле кешеләр очрады. Егеткә каты бәрелмәделәр, авыр җәзалар сорамадылар. Бары тик дәвалауның чыгымнарын күтәрүне һәм вакытсыз арадан киткән ханымның балаларына ярдәм итеп торуны гына йөкләделәр. Тик моның белән Рафисның хәле бер генә дә җиңеләймәде. Чөнки ул, Закон кырыслыгыннан яклап, саклап калсалар да, үзенең Ходай каршында гаебе зур булуын аңлый иде. Һәр көнебез юллар белән бәйле. Машина ыгы-зыгысы туктап тормый. Җәяүлеме без, руль артында барабызмы, юлларыбыз тигез, такыр, ак һәм хәвеф-хәтәрсез булсын иде. Ашыгулар ялгышларга китермәсен, бер гаепсез, яшим дип янып торган гомерләр өзелмәсен! Лейля Шигабеева