Бер ялгышта мең үкенеч (хикәя)
Бер ялгышта мең үкенеч (хикәя) Ләйлә ИСКӘНДӘРОВА Керфек тә какмыйча төнне үткәрде Рафис. Газаплы чакларда таңнар бик озак ата икән шул. Иртәгә суд. Нишләтерләр аны. Ирекле тормышта кабат таңнар каршы ала алырмы ул? Тормыш күгенә кара пәрдә ябылгандай булды. Эх, белгән булса, бу көнне ул юлга да чыкмаган булыр иде. Бер ялгыш адым киләчәккә булган бөтен якты хыялларын җимерде түгелме соң. Бик кыен иде аңа. Ә баласы өчен борчылган әнисенә тагын да кыенрак иде. Ләкин ул бит исән. Ничек кенә булса да ул исән. Аның гаебе белән якты дөньядан киткән кешеләрне генә кире кайтарып булмый менә. Вакытсыз гүр иясе булганнарның якыннарының күзенә ничек карар ул. Аларның җан авазы булып чыккан сүзләрен ничек күтәрер. Мондый хәлгә калучы бер Рафис кына түгел. Үзеңә килгәч, кеше хәлен яхшы аңлыйсың икән. Уйлар һәм ул. Бу вакытта аңа ярдәм итәр кеше дә, юатыр сүзләр дә юк кебек тоелды. Баткаклыктан чыгу юлын да күрмәде. Барысына да үзе гаепле булуын белү бик тә авыр, чарасызлык үзәкне өзә иде. Рафис — студент. Апа-абыйлары инде күптән белем алып, үзләре яраткан һөнәр буенча хезмәт итә, тормышта үз урыннарын да тапканнар кебек. Егет тә, аларга тиңләшергә теләп, югары уку йортына керде. Уку ничек кенә кыен булса да, үзендә җаваплылык тойгач, барлык зачет һәм имтиханнарын да вакытында тапшырып барды. Энергетика университетын тәмамлап, үз юнәлеше буенча эш табу иде теләге. Әнисе дә бит ялгыз башы, тырышып-тырмашып, улы зур кеше булсын дип җан талаша. Тизрәк укып бетереп, үзенең әнисенә булышасы килә иде аның. Әтиләре егет мәктәпне тәмамлаган елда яман чир белән арадан китте. Исән чагында нигезне ташламаска, әнисенә терәк булырга әйтеп калдырды. Бу — төпчек баланың бурычы иде. Әтисенең сүзләре колагында чыңлады. Терәк була алырмы ул әнисенә? Әтисенең васыятен аклый алырмы? Рафис әтисеннән калган машина белән йөргәч, кала белән авыл арасының ераклыгын әллә ни сизмәде. Әнисен дә сагындырып газапламады. Аз гына буш вакыты булса да кайтып булышып килү теләге белән яна иде. Бу юлы да шулай булды. Егет, имтиханын бирү белән, авылга ашыкты. Ә иртәгесен кабат шәһәргә килеп, чираттагы имтиханның консультациясендә катнашырга уйлады. Иртә белән бик иренеп кенә торды. Бару-бармау турында озак уйланды. Ахыр чиктә, имтихан алганда укытучының "кара исемлеге"нә керүдән шикләнеп, юлга кузгалды. Район үзәген чыгу белән, юл читендә басып, узгынчы машиналарга кул күтәреп торган өч кешене күрде ул. Туктамый узып китә алмады. Беренчедән, кечкенә бала белән басып торган йөкле ханымны калдырып китәргә күңеле ирек бирмәсә, икенчедән, студент вакытта алар биргән юллык акча ярап куяр дип фикерләде. Салкын көндә юл чатында басып торучы ханымнар да, кечкенә кызчык та машина туктагач, сөенә-сөенә кереп утырдылар. Билгеләнгән сәгатькә барып җитәселәренә шатланып куйдылар. Кызчык, юлга карап, хыял дөньясына бирелде. Әле болытларны, әле каршы очраган машиналарны карап, аларга үз күзлегеннән бәя бирә барды. Шулай күңелле генә, уңайлы гына бик тиз барып җитү иде теләкләре. Тик менә «Алла боерса!» дигән сүзне генә әйтергә онытканнар, күрәсең! Радиодан агылган моңлы җырлар дулкынында тибрәлеп алга ыргылган бер мәлдә, машина ачы итеп сызгырып куйды.... Ә аннан соңгы мизгелләрне Рафис инде хәтерләми. Бары тик башын тотып юл читендә утыруы. Утларын кушып юл сакчылары машинасы килүе. «Ашыгыч ярдәм» машинасының кычкыртып хастаханәгә чабуы.... өзек-төтек күз алдында менә шулар уйнаклый. Алай уйласа да, болай уйлап караса да, башка берни дә, берсенең генә әйткән соңгы сүзләре дә хәтеренә килми. Юлда кечкенә генә һәлакәткә дә очраганы булмаган, мондый хәлләр килеп чыгар дип башына да китермәгән егет бу юлы никтер саклана белмәде шул. Мөгаен, күрәчәге шул булгандыр, күрәчәге күз йомдыргандыр. Район үзәгеннән калага бару юлы аңа биш бармагы кебек таныш. Бу юлларны инде биш ел таптый бит. Каршысыннан барган «КамАЗ» машинасын узарга чыгуын хәтерли ул. Ләкин каршы яктан үзенә таба очып килгән ак, биек машинаны күреп, рульне кайсы якка борырга да белмичә югалып калуы, каты итеп тормоз педаленә