Мин кайттым (хикәя)
Мин кайттым (хикәя) Зинаида ЗАХАРОВА 1. Ул иртәне Мәрзия сискәнеп уянды. Йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы кысылган, тәне нигәдер кызыша. Булса да булыр икән! Ничәмә еллар инде аның төшенә сугышта югалып калган Хәмитнең кергәне булмады. Ә бүген... Ах Хәмит, Хәмит! Өйләнешеп, ярты ел гына яшәп калдылар шул алар. Ярты ел! Үксеп елый-елый ирен сугышка озатканына да мең былтыр. Еламый булдыра алмагандыр, чөнки Мәрзия авырлы иде ул вакытта. Зур өметләр баглап, яратып яшәгән ирен дәһшәтле сугышка озату, аның анда һәлак буласын, туачак баласының ятим калачагын уйлап кайгырудан түзә алмый елагандыр. Мәрзия, шулар турында уйлый-уйлый, урынына торып утырды. Күзләре өстәл өстендәге чәчәкләргә төште. Болын чәчәкләре! Ярата ул аларны. Хуш исләре бүлмәгә таралган, ә үзләре кояш нурларында коенып утыралар. Хәмит тә болын чәчәкләрен ярата, аларны күп итеп җыеп та кайта торган иде. Тәрәзәдән, бүлмәне тутырырга ашкынгандай, көлтәсе белән кояш нурлары керә. Бүгенге иртә серле, гадәттәгедән ямьлерәк булып тоелды аңа. Шулай булмый ни, бүген бит аның гомер бәйрәме, туган көне. Улы Бәхтияр, килене Рухия әниләренең туган көнен онытмаганнар, рәхмәт төшкерләре! Ул яраткан чәчәкләрне җыеп кертергә дә вакыт тапканнар. Мәрзияне уятмаганнар, йокласын дигәннәрдер. Төнен йоклап китә алмый интегеп чыкты ул. Каян килсен аңа йокы? Биле, аяклары сызлавына көч-хәл белән түзеп ятты. Явым-төшем алдыннан шулай сызлана карчык. Явым буласын, көннең бозыласын барометрдан да яхшырак белә ул. Югыйсә аяклары үзенеке түгел, таккан агач аяклар кебек. Йөрергә ярамасалар да сызлый беләләр. Шулай да таң атканда гына черем итеп алды. Шул арада төш күрергә дә өлгерде. Менә инде төше аермачык булып күз алдына килеп басты. Яшь чаклары, имеш. Хәмите: «Туган көнең белән котлыйм, Мәрзиякәем, – дип, бит очыннан гына үбеп алды. – Сөеклем, мин кайттым», – диде дә кысып-кысып кочаклады. Мәрзия уянгач та тәненең кызышып торуын тойгандай булды. Шулкадәр кысып кочакламаса?! Төшендә ирен күптән күргәне юк иде. Аермачык керде Хәмит: озын төз гәүдәсе, йөзе дә, зур итеп ачылган уйчан күзләре дә, коңгырт-кара бөдрә чәчләре ап-ачык иде. Имеш, Мәрзия каядыр йөгерә. Аның өстендә ире ярата торган ал чәчәкле күлмәк. Гәүдәсе шундый җиңел, янәсе. Артыннан куып тотарга теләп, Хәмит тә йөгерә. Очып китәм дигәндә генә, «Кая китәргә җыендың?» дип, ире аны күлмәк итәгеннән эләктереп ала. «Сагындым үзеңне, үлеп сагындым», – дип әйтүгә, юкка да чыкты. Китмәскә кушты аңа Хәмите, үзе китте дә югалды. Мәрзиянең тормышы бүлмә белән чикләнгән шул хәзер. Урын өстенә калуына да ел чамасы булыр. Аның өчен тормышның яме бетте. Яшисе дә килмәгән вакытлары еш була. «Соңгы көнемә кадәр аягымда булып, үземне үзем йөртергә язсын», – дип теләгән иде. Ходайдан бар сораганы да шул иде. Тик... Бар теләкләрең дә үтәлми шул. Аяклары бик авырта аның. Табибларның да ярдәме тимәде. Чирен таба алмадылар. – Гәүдәң чамадан тыш авыр, апа, ябыгырга кирәк, – диделәр алар. Анысын ул үзе дә белә. Артык тазалык бетерде, шул аяктан екты Мәрзияне. Ничек ябыгырга гына белгән юк. Шөкер, бәхетенә улы белән килене игелекле булдылар. Авыр сүз әйтү түгел, кырын күз белән дә карамыйлар. Үз кирәгенә ул култык таяклары белән чыгып йөри йөрүен. Көннәре ятак өстендә үтә. «Болай яшәгәнче, үлсәм хәерлерәк», – дип уйламаган, уфтанмаган көне юк Мәрзия карчыкның. Үлемне сорап ала торган булмаган шул. «Сәгатем сукмагандыр, ашыйсы ризыгым бетмәгәндер», – дип уйланып ятканда, телефон шалтырады. Мәскәүдән оныгы Лилия икән. – Дәү әнием, туган көнең белән котлыйм! Сине бик-бик яратам, – дип котлады саф татарча. «Карамагыз үзенә, карагызчы сүзенә», – дигәннәр борынгылар. Мәрзиянең сынаганы бар: оныгы сүзен үлчәп, төпле итеп сөйли. Бик ягымлы бала. Карчыкның кәефе күтәрелеп китте. Олы кешегә күп кирәкми шул. Оныгының шалтыратуы аны җиде кат күккә җиткерде. Кай арада үстеләр соң аның оныклары? Лилия, университетны тәмамлап, аспирантурада укый. Галим булыр, бик акыллы бала. Уйларын тагын телефон тавышы бүлде. Ахирәте Нурия икән. Ярый әле, ул бар. Мәрзиянең хәлен белми