калган көне юк аның. Серләре дә килешә шул. «Киңәшеңне мең кешегә сөйләсәң дә, сереңне ...
калган көне юк аның. Серләре дә килешә шул. «Киңәшеңне мең кешегә сөйләсәң дә, сереңне бер кешегә генә сөйлә», – дия иде әнисе аңа кечкенәдән. Әнисе киңәшен онытмый Мәрзия. Бердәнбер сер капчыгы да шул Нурия. Серне тота белгән якын дусты. Бер сыйныфта укыганнар иде. Хәмит, Мәрзия, Нурия, Ирек. Нурия белән Ирек өйләнешергә дә өлгерми калдылар. Ирек сугышта башын салды, кайта алмады. Ә Нурия башка берәүне дә ярата алмады. – Ирек кебекне очратсам, кияүгә чыгам, – дия иде ул Мәрзиягә. Юк, булмады. Ялгыз картайды Нурия. Икесе дә укытучылар институтын читтән торып тәмамладылар да гомер буе авыл мәктәбендә балалар укыттылар. Мәрзия химия-биология фәннәрен, Нурия тарихны. Ахирәтенең туган көнен онытса, Нурия буламыни ул? Бәйрәм табынына килми калмас. Табынны килене, гадәттә, мондый көннәрдә мулдан әзерли, тәмле ризыклар пешерә. Башка вакытта да: «Әнкәй, нәрсә ашыйсың, нәрсә эчәсең килә?» – дип сорап кына тора. Үз әнисенә генә хөрмәт күрсәтә алмады килене. Кодагые бик иртә китте шул бакыйлыкка. Бәлки әле, ул бәхетлерәктер дә. Менә бит нинди хәлгә калды ул бүген... Кинәт аның күзләренә яшь тыгылды. Кычкырып елыйсы килде. Ләкин үзен бик тиз кулга алды. Ярамый, ярамый еларга. Килене кайтып керер дә, уңайсыз булыр. Телефон бер дә тынып тормады. Туган-тумачалары, күршеләре, мәктәп укытучылары шалтыратты. Авылдашлары да бик хөрмәт итәләр шул үзен. Бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмыйлар, рәхмәт төшкерләре. Авылдашлары алдында йөзе ак Мәрзия карчыкның. Бик тырышып эшләде ул, балаларга ныклы белем бирде. Укыткан укучылары арасында кемнәр генә юк хәзер. Карчыкның хәтеренә тагын иртәнге төше килеп төште. Хәмите: «Китмә, Мәрзия», – диде бит. Очып китәм дигәндә генә тотып калды. «Очып китмәдем, димәк, гомерем бетмәгән әле», – дип юрады ул төшен. Ә нигә Хәмит тотып калды? Туган көне белән дә котлады. Менә сиңа төш. Телефон тынарга уйламый да. Яраткан оныгы, Бәхтиярның улы Наил дә шалтыратты. – Дәү әнием, Наил онытты дип уйлый күрмә! Туган көнең белән котлыйм. Тазалык-саулык телим. Сине бик яратабыз. Ямансулап ятма, ял көнне кайтырбыз. Гүзәл белән Әмирдән дә күп сәлам. Туган көнеңә бүләк алып куйдык, – ди. – Улым, бүләк кирәкми, үзегез бүләк, – дип бүлдерде әби оныгының сүзен. Сөйләшү тәмам булгач, Мәрзия оныгының кечкенә чагын күз алдына китерде. Гел атасы Бәхтиярга охшап туды ул бала. Ул аңа, ялгышып, Бәхтияр дип эндәшә иде. Бәхтияр белән Наил икесе дә коеп куйган Хәмит инде. Охшаса да охшарлар икән. «Бүләк алдык, диләр бит әле», – дип уйланды әби. Аңа берни дә кирәкми. Бөтен әйбере дә бар: ашарга-эчәргә, кияренә дисеңме, Аллага шөкер! Бәхетле, тәүфыйклы балалар туды. Дөньялар гына буталмасын, тынычлык кына булсын халыкка. Наил оныгы бик тырыш. Яңа фатирларын күреп тә исе китте Мәрзиянең. Барса җибәрәселәре дә килми. – Дәү әни, яшә инде безнең белән, китмә, – дип кенә торалар. Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, – дисәләр дә, Гүзәлне бер күрүдә ошатты, яратты ул. Наилгә пар килгән, исеменә җисеме дигәндәй, тыйнак, эш сөючән. Чибәрлеген әйткән дә юк. Хатыннан уңды Наил. Икесе дә югары белемлеләр, җаваплы урыннарда эшлиләр. Уллары Әмир балалар бакчасына йөри. Белмәгәне юк ул бөтерчекнең. Балаларның бәхетен күрү әбиләре өчен үзе зур бәхет бит. * * * – Бит очыннан гына үбеп тә алды ич әле Хәмит, – дип, тагын төшенә әйләнеп кайтты ул. И ярата иде аны Хәмите. Мәрзия үзе дә яратты. Арага җил дә кертми яшәгән булырлар иде. Насыйп булмаган шул. Туганнарны, әти-әниләрен шатландырып, сокландырып яшәргә, бәхетле булырга язмаган аларга. «Авырым барын белгәч шатланганнары, бахырларның», – дип искә төшерде карчык. – Мин кайтканчы малай туса, Бәхтияр кушарсың. Кыз булса – Зөлфия. Бик матур исем. Бәлки, улым туганчы кайтып та җитәрмен әле, – дигән иде сөйгәне. Мәрзиянең күзеннән яшь тәгәрәде. Эх, ләгънәт төшкән сугыш. Никадәр япь-яшь, таза ир-егетләрне йотты. Сугыш башланган егерме икенче июнь көнен дә Мәрзия бүгенгедәй хәтерли. Район Сабан туе иде. Кичтән Хәмит янына атлар караучы Сабирҗан дусты килгән.