Соңгы васыять (хикәя)
Соңгы васыять (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА 2. (Ахыры.) Шәһәргә китеп тормышка чыккан сеңлесе Халисә, кызын, ирен ияртеп, аларга еш кына кунакка кайткалады. Үзе авырлыклар күреп үскән Халисә кызы Риммага кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә бирергә тырышты. Үскәндә үзем күрмәдем, балам бәхетле булсын, тормышы җитеш булсын, янәсе. Үзе кимәде, кызын киендерде, үзе ашамады, аңа каптырды. Барлык кыенлыктан сакларга тырышты. Аңа тиясе сынауны да үзенә алды. Тик, назга гына күмелеп үссә дә, Римма чәнечкеле, горур чәчәк булып җитеште. Дөньядан әзерне генә, җиңелне генә алырга өйрәнде. Кеше арасына кереп, хатын аертып, ике тапкыр бай иргә чыкты. Бердәнбер улына да юньле тәрбия бирә алмады. Анысының төрмәдән башы чыкмый. Кайткан арада да Римманы, үги атасын тукмап китә. Әллә кайда ялгышты Халисә. Әллә кайда ялгышты... Аның ялгышларын кызы дәвам итә. Моннан берничә ел элек Халисә кызының зур коттеджының бер чоланында раскладушкада җан бирде. ...Күптән төн уртасы булуга карамастан, Гаптуш карт белән сөйләшкәндә кузгалган истәлекләр Әбүзәрнең күңелендә тиз генә басылмады. Менә бит, рәхмәт төшкере, әллә кайчан онытылган, дигән вакыйгалар тезелеп күз алдына килә. Әйтерсең лә ул үз тормышы турында китап укый. Алай бик начар язылмаган икән гомер китабы. Бөгәрли-бөгәрли ертып ташлыйсы килгән битләре юк кебек... Тормышы җиңел үтмәде, иле күргәнне күрде. Фәрештә затыннан булмаса да, кешеләргә яманлык кылмады сыман. Дөнья белән алыш-биреше бетеп бара. Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая... Инде Газраил килсә дә, үкенечле түгел. Яшисе яшәлде, ашыйсы ашалды. Үз җиренә кайнар тирен түкте. Тик чит җирләрнең туфрагында гына каласы килми. Озын-озак гомер йомгагының очына җитеп бара. Ул йомгакны кире урап була, дисәләр, Мәфрүзәсен бер генә тапкыр булса да күрер өчен кайтыр иде ул үткәннәргә. Күкрәгенә кысып рәхмәт әйтер өчен. Чирләп-чирләп йөрсә дә, карчыгы, йокыдан уянмыйча, тын гына китте дә барды. Әбүзәр карт гомере буена җыелган рәхмәтләрен дә әйтә алмый калды пар күгәрчененә. Карт мендәр астында яткан сары гәрәбә муенсаны бармаклары белән тотып карады. Карчыгының һәр йөрәк тибешен ишеткән муенса җылы иде. Урынында ята-ята тәне тишелеп беткән Гаптуш карт та начар йоклый иде. Аның газаплануына карап, Әбүзәр карт шәфкать туташын чакырды. Беразга гына булса да Гаптушны хастаханәгә салып, дәвалап алдылар. Аның мамыгы каткан каты матрасы өстенә Әбүзәр карт йомшак поролон алып җәйдерде. Әйе, биредә, картлар йортында, аларга җикерүче-акыручы, кагучы-сугучы юк. Шулай да ятим картларга артык рәхим-шәфкать күрсәтүче дә юк. Барысы да хезмәт хакы кысасында гына башкарыла. Ә хезмәт хакы монда, әлбәттә, аз. Бер кичне ул да "җегетләргә" ияреп, "кызлар янына кич чыкты". Дивар буенда тезелеп торган урындыкларга төрле яшьтәге, таяклы-таяксыз картлар, карчыклар утырган. "Җегет" буларак, Әбүзәр дә карчыкларда кызыксыну уятмый калмады. Ә ул үзе бер-берсен картлар йортында тапкан парлы карт белән карчыктан күзләрен алмады. Аларга хәтта кечкенә генә булса да аерым бүлмә бирелгән, һәм ике ярым-ярты кешедән гаилә кебегрәк нәрсә барлыкка килгән иде. Алар бергәләп ялгызлыкны – картлыкның иң зур дошманын җиңә алган. Соңлап туган бу гаилә картлар йортының уртак хезмәтенең бер матур күрсәткече булып тора. Алар турында гәзиткә дә язып чыктылар. Мәңге ашыгучы директор да алар белән исәнләшми үтми. Ни дисәң дә, күрсәткеч! Әбүзәр, үзенең игътибарын яуларга тырышкандай, тәтелдәп утырган карчыкка карап куйды. Әәә... Зәкия буласыңмы... Ярар... Тик син Зәкия шул, Мәфрүзә түгелсең... Мәфрүзә түгел син... Әкрен-әкрен генә булса да, шуышып булса да, көннәр үтә торды. Яңа ел кичәсе дә узды. Моңарчы авылыннан ерак китмәгән картның күңеле йортын сагынды. Ул, көннәр язга борылып, кышкы салкыннар йомшару белән, өенә кайтырга өметләнде. Беркөнне коридорда эленеп торган телефоннан Риммага шалтыратты. Тик, кул-аяклары талганчы басып торса да, телефон трубкасын алучы булмады. Икенче көнне ул тагын телефон янына килде. Римма трубкасын сүндереп куйган иде. Әбүзәр карт ут күршесе Раузаның