Изгелек орлыгы (хикәя)
Изгелек орлыгы (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Район үзәгенә йомыш белән барган Саҗидә олы юл чатында Уфа автобусыннан төшеп калды да авылына юлын җәяү генә дәвам итте. Биш чакрымлык шушы араны күбесенчә җәяүләп үтәргә туры килә. Еллар буена йөри торгач, инде өйрәнелгән дә кебек. Шулай да, аркылы бәйләп, иңенә ике сумка асып кайтуы җиңел түгел. Дөнья булгач, барысы да кирәк. Авыл кибете товар ягыннан бай түгел. Менә шулай кирәк-ярак чыкса, район үзәгенә барып әйләнергә туры килә. Саҗидә алпан-тилпән атлап бераз барды да юл читендәге үләнгә утырды. Ике сумка тулы тимер-томыр авыр, иңне кисә. Җәйге кояш та, хәтсез күтәрелеп, һаваны кыздыра. Сулыш алулары авыр. Саҗидә, берәр атлы кеше күренмиме, дип, өмет белән артына борылып карады. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, артта беркем дә күренмәде. Хатын бераз тын алды да, авыр сумкаларын иңенә асып, тагын кузгалды. Берникадәр вакыттан Саҗидә, арттан килгән машина тавышын ишетеп, борылып карады. Кояшта ялтырап торган затлы машинага кул күтәрергә кыенсынды хатын. Кул күтәрсә дә, җилдереп килгән елкылдык машинаның бай хуҗасы утыртмас сыман тоелды. Саҗидә хәтта артыннан куып килгән машинаның маркасын да белә кебек. Авылда андый затлы машиналар сирәк күренсә дә, телевизор дигәннәре еш күрсәтә мондый матур джипларны. Хатын белә: байның да бае гына утырып йөри аларга. Саҗидә, тузан туздырып килгән машина арттан килеп бәрдермәсен өчен, юл читеннән атлады. Хатынны гаҗәпләндереп, машина аның янында шып туктады. Кара күзлек кигән егет ачык тәрәзә аша Саҗидәгә бертын төбәлеп торды да: «Саҗидә апа, саумысыз. Әйдә, утырыгыз», — дип ишекне ачты. Егетне таный алмый азапланган хатынның иңнәреннән авыр сумкаларын җәһәт кенә алды да тиз генә багажникка салды. Саҗидә йомшак утыргычка кереп утыргач, җай гына кузгалып киттеләр. Хатын үзен аптыраткан сорауны егеткә бирде: — Улым, танымыйм бит әле мин сине. Кем буласың соң? Кыска кара чәчле, көчле, матур гәүдәсенә килешле кием кигән ят егет кара күзлеген салды да Саҗидәгә карап елмайды: — Ә болай таныйсыңмы, Саҗидә апа? Хатын, нинди генә сабыр холыклы булмасын, гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: — Рәфил, балакаем, синме? Кит лә, булмас! Егеткә юлчы хатынны аптырата алуы мәзәк күренде, ахры, үзалдына көлеп куйды. Шулай да, бераздан карашы җитдиләнде. Хәтта кап-кара күзләрендә чак кына сизелерлек моң да чагылды кебек. — Әнинең елы җитә. Сәдака бирергә кирәк, — дип, егет авыр гына көрсенеп куйды. Саҗидә, Рәфилнең әнисен искә алып, өнсез калды. Исән чагында мәңге айный алмаган, баласының бар икәнлеген дә белмәгән, эчкечелеге аркасында авыл халкының үзәгенә үткән Гафия өчен дә «әни» дип өзелеп торучы бар икән... Менә бит дөнья... Тиз генә аңлармын димә аны... Саҗидәне ачлы-туклы үскән кыргый малайның төс-кыяфәт ягыннан гына түгел, ә үз-үзен тотышы ягыннан да танымаслык булып үзгәрүе гаҗәпләндерде. Бу итагатьле егеттә әти-әнисен иртә югалтып, дөнья җәберен җитәрлек татыган малайдан бернәрсә дә калмаган иде. Рәфил, авыр тынлыкны бүлеп, сүзне икенчегә боруны кирәк санады: — Саҗидә апа, нәрсә тутырдың сумкаларыңа? Әллә кирпеч төягәнсең инде, бигрәк авыр? Саҗидә дә, сүзнең башка юнәлеш алуына сөенеп, елмаеп җавап бирде: — Кадак төядем, балам. Ишек тоткасы, фәлән-фәсмәтән. Былтыр салган мунчаның алдын эшләтәсе бар быел. Рәфил, аңлашылды, дигәндәй, баш кына селкеп куйды. Шулай сөйләшеп кайта торгач, авыл очына да килеп җиттеләр. Рәфил Саҗидәне өенә хәтле китереп куйды да ун елдан артык бикле торган туган йортына юнәлде. Хатын, рәхмәтләр укып, аны чәй эчәргә керергә кыстап калды. Саҗидә, юлдан кайтып, тиз генә чәй эчеп алды да, суыткычтан ит алып, аш пешерергә куйды. Йозак эленгән йортына кайтып кергән Рәфилне аш пешереп каршы алучы юк. Аш өлгергәч тә илтеп ашатыр, Алла бирсә... Җитез бармаклары токмачка камыр баса, ә күңеле әллә кайда иде хатынның.