Әйе, Саҗидә әлегә хәтле бик ачык хәтерли әле Гафияне. Телгә чая, эшкә уңган хатын иде у...
Әйе, Саҗидә әлегә хәтле бик ачык хәтерли әле Гафияне. Телгә чая, эшкә уңган хатын иде ул. Фермада алдынгы сыер савучы. Ире Мөдәррис — менә дигән механизатор. Бердәнбер уллары Рәфил үсеп килә. Гафия күңеленә сыя алмаган бәхеттән җырлап эшкә бара, җырлап эштән кайта. Тик шушы бәхетле көннәрендә артыннан бәла сагалап йөргәнен кем белсен соң?! Яратып, сөеп-сөелеп кавышкан тормыш пары Мөдәррис юл һәлакәтенә очрап вафат булгач, Гафия кайгысыннан айный алмады, эчәргә тотынды. Башта әз-мәз капкалаган хатынны хәмер сазлыгы тора-бара ныграк суыра барды. Туганнары, авылдашлары үгетләп тә, тиргәп тә карадылар. Тик Гафия аларны ишетмәде. Ачлы-туклы йөргән улы Рәфилне күршеләре кызганып ашатты. Гафиянең эчүенә түзә алмыйча, фермадан эштән чыгардылар. Ә хатын өйдәге әйберләрен сатып эчте. Күрше-күләннең кош-корты, мал-туары югала башлады. Халык моны гел исерек Гафиядән күрде. Бер кич Саҗидәнең һәрчак вакытында кайта торган олы сарыгы көтүдән кайтмады. Башка мал-туарын ашатып урыннарына япкач, хатын, сарыгын эзләп, әрәмәлеккә юнәлде. Кулына ипи кисәге тоткан Саҗидә, «бәч-бәч»ләп сарыгын чакыра-чакыра йөри торгач, аның борынына агачлар арасыннан төтен исе килеп бәрелде. Ботакларны күтәреп караса — Гафиянең үсмер малае Рәфил учак янында утыра. Якында гына сарык тиресе ята. Куаклар арасыннан чыгып килүче Саҗидәне күрү белән, Рәфил, кулындагы ит кисәген ташлап, әрәмәлеккә кереп качты. Ачуыннан, көчсезлегеннән ни кылырга белмәгән Саҗидә каракның артыннан елый-елый кычкырып калды: «Бугазыңа тыгылсын хәрам азык!» Тормыш арбасын ялгызы гына тарткан Саҗидәгә дә яшәү җиңел түгел иде. Чирле анасын карап, вакытында тормышка чыга алмады. Бер яклаучың, бер терәгең булмаса кыерсытырга, җәберләргә генә торалар. Менә бу каһәр суккыры Гафия малаен гына ал! Ундүрт яше тулып кына бара, инде кеше малына үрелә, ояты качкан нәрсә! Анасыннан этлеккә генә өйрәнеп үскән баладан ни көтәсе! Сарык тиресен кулына алып, Саҗидә Гафиягә керде. Тик идәндә сузылып яткан лаякыл исерек хатын аны ишетерлек хәлдә түгел иде. Саҗидә иртәгә иртән милиция чакыртырга карар кылды. Кемдер якларга тиештер бит аны Гафия малае кебекләрдән! Тик үз-үзенә күпме дәгъвалар китерсә дә, иртән аяклары аны тыңламады. Рәфилнең яманлык кылу ниятеннән түгел, ә ачлыктан кеше малына үрелгәнен Саҗидә яхшы аңлый иде. Бер сарыгы өчен кешене төрмә хәтле төрмәгә утыртырга булдыра алмады хатын. Йөрәге сулкылдап еласа да, намусы кушмады. Ул вакытта Саҗидә, бу бәхетсез балага карата изгелек кылам, дип тә уйламады. Бары тик кызганды ул ач малайны — шул гына. Гафия бераздан, начар сыйфатлы аракы эчеп, агуланып үлде. Рәфилне балалар йортына билгеләсәләр дә, ул аннан качып кайтты. Мәктәпкә йөрсә йөрде, йөрмәсә — юк. Сигезенче классны бетергәч тә Рәфил читкә чыгып китте һәм авылда ун елдан артык күренмәде. Егетнең кайдадыр Себердә яшәвен авыл халкы ишетеп белсә дә, аның турында артык кызыксынучы булмады. Саҗидәнең йөгерек бармаклары ашка токмач кисә, ә үзе Рәфил турындагы уйларыннан һаман да арына алмый. Бик иртә атасыз-анасыз калган малайның, бер ярдәмчесез, бер терәксез килеш юлдан язмыйча, тормыш сазлыгын ерып чыга алуы хатынның зиһенен һаман гаҗизләндерде. Киресенчә, бу бит авылдан чыгып киткән сыек буынлы, кыек юлга баса башлаган малай түгел, ә аягында нык торган, төрлесен татыган, чыныккан, хөрмәткә лаеклы ир-егет. Авыр язмышлы әнисен искә алып, иманлы ният белән кайтып килүе генә ни тора! Ишегалдында сарык бәэлдәвен ишетеп, Саҗидә уянып киткәндәй булды. Сыерыннан башка, сарык малы юк иде аның. Кешенеке кердеме икән? Үзалдына аптырап, ишегалдына чыккан Саҗидә гаҗәпләнеп басып калды. Капкадан түгәрәк мөгезле зур тәкә җитәкләгән Рәфил кереп килә иде. Егет тәкәне, арт санына суккалап, лапас астына куып кертте дә ни әйтергә белми торган Саҗидә апасы янына килеп басты. — Саҗидә апа, хәтерлисеңме, мин синең сарыгыңны урлап суйган идем. Син кичер инде мин ахмакны. Ә бу тәкә урланган мал түгел. Шул сарык өчен кабул итеп ал инде, зинһар?